Окружная венчурная ярмарка, бу сүзтезмә гади халыкка әллә аңлашылып бетмәсә дә, Казанда шундый зур чара уза дип шау килде бүген, Татар җәмәгатьчелеге. Гади тел белән әйткәндә, шәһәрнең Корстон күңел ачу үзәгендә, чын мәгънәсендә ярминкә узды дисәк тә була. Тик монда гадәттәгечә, ит, бәрәңге җиләк-җимеш белән сату түгел, ә яңа технология җиһазларын, билгеле бер ширкәтләрнең казанышлары тәкъдим ителде. Төп макстан инвестор - ягъни акча белән тәэмин итүчене табу, чөнки шул очракта гына яңа фикерләр тормышка ашырыла ала.
Безнең республикада яңа технологияләр өлкәсендәге эшләр барсы да тәртиптә. Чит илдән килгән кунакларга “Идея” технопаркын күрсәтергә, анда урнашкан бик уңайлы Монтенегро ресторанында төшке аш артында сөйләшергә ярата безнең җитәкчелек. Инде берничә ел Татарстан технопаркы турында шулкадәр күп сөйләнде, аның менә дигән оешма икәнен халык та аңлый башлады хәтта. Алай да соңгы вакытта сөйләшеп кенә эш чыкмаганын җитәкчелек аңлый башлады. Яңа технологияләр өлкәсендә эшли алырлык белгечләр укытырга кирәклеге дә ачыкланды. Чәршәмбе узган бу утырышта да әлеге мәсьәлә төп урынны биләде. Яңа технолгияләр белән мәгариф арасындагы элемтәләрне ныгытыр өчен Татарстан башкаласына бу җыелышка хәтта Русия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, Русиянең туры һәм венчур инвестицияләү ассоциациясе башкарма комитеты Альбина Никконец кебек җитәкчеләр дә катнашкан иде. Татарстан ягыннан биредә Премьнистр Рөстәм Миңнеханов, аның беренче урынбасары Равил Моратов, яңа мәгариф һәм фән министры наил Валеев чыгыш ясады. Җыелышта Венчур ярминкәсенең ахәмияте турында премьер министр Рөстәм Миңнеханов менә ни диде.
Ике ел элек без бу ярминкәне ике елга бер оештырырга дип сөйләшкән идек, бүгенге көндә яңа килешүгә килдек, аны ел саен үткәрергә. Әйтелеп китте ул региональ ярминкә түгел, Казан ярминкәсе булачак дип, ләкин шуңа да карамастан монда бөтен илләрдән катнашучылар җыелачак. Без хәзер инфраструктура төзедек, бер караганда бөтен әйбер бар ә эчтәлеге әле төгәл түгел, шуңа күрә безгә хәзер специалистларны, яшьләрне, студентларны укытырга кирәк, менә шундый үзәк төзергә килештек. Әлбәттә бу чара ел саен үткәрелә торган булгач, монда күп кенә проектлар Татарстан, Русия күләмендә, чит илдән дә без күп проектларны эзлиячәкбез. Әлбәттә моны нәтиҗәсе тиз генә була алмый, бу бит әле идея, аны эшкә күчерер өчен вакыт кирәк әле. Ел саен ярминкә булса, укытырга, өйрәтергә курслар булса, аның нәтиҗәсе уңай булачак.Ярминкә кысаларында бернисә юнәлеш эшләп килде. Алар Татарстанга инвесторлар җәлеп итү, Шәхси һәм дәүләт оешмалары арасындагы мөнәсәбәтне җайга салу, кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләренә карады. Утырышлар барышында шулай ук Татарстан җитәкчелеге белән б Русиянең туры һәм венчур инвестицияләү ассоциациясе башкарма комитеты арасында уртак хезмәт турында килешүләр төзелде. Әлеге килешүнең юнәлешләре турында әлеге ассоциация җитәкчесе Альбина Никконец болай диде.
Биредә берничә юнәлеш бар. Бу Татарстанда яңа технологияләр үсеше заманасында венчур-инвестицияләр өлкәсендәге эшмәкәрлекне арттыру, Татарстан хокумәте белән бергәлектә кадрлар әзерләү үзәген булдыру. Ярминкә исеменә карата исә, киләчәктә аны Казан венчур ярминкәсе дип үзгәртергә теләк бар. Моннан соң ул Казанда булган, аның исемле ярминкә булачак. Тагын бер моһим юнәлеш инвесторларны җәлеп итер өчен ширкәтләрне әзерләү. Бу ярминкәдә узганы белән чагыштырганда күпкә көчлерәк ширкәтләр җыелган, димәк бу чараның киләчәге өметле дигән сүз. Әлеге чарага Русия, Бөек Британия, Америка кушма штатлары, Австиря, Вьетнам, Германия, Италия, Мисыр, Казахстан, Швейцария кебек илләрдән катнашучылар бар иде. Биредә 50 якын инвестиция ширкәтләре үзләренең тоуарларын тәкъдим итте.
Гадел Галәметдин.