Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Башкортстанның кайбер галимнәре, аеруча башкорт халкы тарихын өйрәнүче галимнәр Уфа шәһәренең әле рәсми аталучы яшеннән күпкә борынгырак шәһәр булуы турында сүз куерта башлаган иде. Ул хакта кайбер гәзитләрдә мәкаләләр дә һәрдаим басылып килде. Әлеге шаукым берара тукталып торганнан соң, менә тагын бу юнәлештә елгыр эш башланды.
Танылган галим Нияз Мәҗитов киләсе атнада, 17 июль көнне, Уфада алып барылган археологик тикшеренүләр урынында, журналистлар өчен матбугат очрашуы оештырачак. Казыну эшләре алып барылган җирдә, ачык һавада үтәчәк бу очрашуда Нияз Мәҗитов үзләренең сенсация дәрәҗәсендәге яңа ачышлары хакында бәян итәчәген белдерде. “Безнең Уфа үзәгендәге казыну эшләре барышындагы яңа табышларыбыз Уфаның бик борынгы шәһәр булуына өстәмә дәлилләр китерде”, - ди Нияз Мәҗитов.
Мәгълүм ки, өч ел элек рәсми төстә Уфаның 430 еллык юбилее билгеләнгән иде. Әмма башкорт галимнәре фикеренчә, Уфага кимендә 1 мең ел бар. Ә профессор, Нияз Мәҗитов Уфага хәтта 1 мең ярым – 2 мең ел да булырга мөмкин дип белдерә. Нияз Мәҗитов Казан шәһәренең 1 мең еллык юбилеен тантаналы билгеләүдә Татарстан югары җитәкчеләренең дә зур тырышлыгы булуын әйтә.
“Татарстан Республикасы җитәкчеләре милләт хәстәре белән яши. Казанның мең еллыгын исбат итүдә шушы шәһәрнең мэры Камил Исхаков та, башкалар да үзләренең зур өлешен кертте. Ә без Башкортстан хакимиятләренә Уфаның борынгылыгын тикшерү һәм исбат итү эшләрен ныклап башларга кирәк дигән тәкъдим белән күптән инде мөрәҗәгать итеп килсәк тә, алар моңа әлегә бик аз игътибар бирә», - ди Мәҗитов әфәнде. Ләкин аның зарлануы бик урынлы да түгел кебек. Чөнки шушы елга гына да Уфада археология тикшеренүләре алып бару өчен, Башкортстан Хөкүмәте 10 миллион сум акча бүлгән.