Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владимир Путин тарафдарлары җыен уздырды


Путин Лужникида чыгыш ясый
Путин Лужникида чыгыш ясый
Чәршәмбе көнне Мәскәүнең Лужники спорт комплексында Русия Президенты Владимир Путинны яклап Гомумрусия җыены узды. Әлеге чарада Путин үзе дә катнашты һәм ялкынлы чыгыш ясады. Моңа кадәр Путин тарафдарлары зурлап 15 ноябрь көнне Тверьдә җыелган инде. Ул чакта “Путин тарафдарлары” хәрәкәтнең беренче җыены үтте. Әлеге хәрәкәт яңа гына оешса да тиз арада үсеш алды.
Төбәкләрдән вәкилләр чакырыла, Путинны яклап төрле җыеннар уза. Дәүләт яклавыннан башка гына тиз арада мондый чараларны уздыру, билгеле мөмкин түгел. Мәскәүдә үткән җыен да алдан оештырылганлыгы белән җәлеп итте.
Русия Президеты Владимир Путинның чәршәмбе көнне үзен яклап уздырылган Гомумрусия җыенында катнашуы, андагы ялкынлы чыгышы, 5 меңгә якын халыкның оешкан төстә шигарьләр кычкырып торуы Совет заманындагы җыелышларны хәтерләтте. Мәскәүнең Лужники спорт комплексында оештырылган бу җыенда Путин килгәнче 70-80нче еллар көйләр яңгырады, аерым алганда Комсомол җырлары ишетелде, Русиянең төрле төбәкләреннәни килгән вәкилләр “Тула – Путин өчен”, “Ямал төбәге Путин өчен” дигән шигарьләр тотып торды. Бу җыен алдан оештырылганлыгы белән җәлеп итте. Тиешле җирдә кайбер кешеләр оешкан төстә күмәк кычкырулар оештырды. Сәхнә зурлап Русия байрагы рәвешендә ясалган иде. “Путинның җиңүе – Русиянең җиңүе”, “Без Русиягә ышанабыз” кебек язулар чат саен игътибарга ташланды.
Президент Путин алдан фаразланганча сайлаулар турында сөйләде, аерым алганда Бердәм Русия фиркәсе өчен тавыш бирергә чакырды. Владимир Путин:
Бирегә барлык төбәк вәкилләре җыелган. Төрле яшьтәге төрле һөнәр кешеләре, төрле карашта булганнар. Без бүген бергә Бердәм Русияне яклар өчен җыелдык.
Путин үз чыгышында декабрьдәге думага сайлаулар киләсе елның мартында узачак Русия Президенты сайлаулары белән бәйле булуын әйтте. Владимир Путин:
2 декабрь көнне Русия Дәүләт Думасына узачак сайлаулар илнең киләчәге өчен бик мөһим. Бу яңа Парламентның Русия үсеш ала барган чорда, инде билгеләнгән илкүләм проектларны тормышка ашыруы белән генә бәйле түгел. Иң мөһиме бу сайлаулар Русия илбашы сайлаулары алдыннан берничә ай алда гына уза. Әгәр декабрьдә җиңүләр булса, бу инде мартта Русия Президентын сайлауларда да җиңү дигән сүз.
Мәскәүнең Лужники спорт комплексында җыенда Путин халыкны иң борчыган мәсьәләгә тукталды. Ул социаль хәлнең яхшыруын, хезмәт хакларының 3 тапкырга күтәрелүен , үлүчеләргә караганда туучылар санының соңгы елда артуын әйтте. Киләчәктә болай барсак Русиянең икътисади хәле зур үсеш алачак диде Русия Президенты:
Әгәр Русиядә хәзерге үсеш юнәлеше дәвам итсә - икътисад шулай алга барса, 10 ел өчендә Русия икътисади яктан үсеш алган 5леккә керергә мөмкин. Һәм без моны эшлиячәкбез.
Владимир Путин киләсе айларда дәүләтнең җитәкчелеге тулысынча яңарачак. Һәм бу яңару тиешле рәвешле узсын өчен, ягъни Президент белән Парламент бергәләп файдалы эшли алсын өчен безгә бары җиңү кирәк дип белдерде. Путин турыдан-туры “Бердәм Русия” өчен тавыш бирергә чакырды.
Путин тарафдарлары хәрәкәте вәкилләре хәзер Русиянең һәрбер төбәгендә бар. Ул оешмаларның күпчелеге җирле хакимият ярдәмендә оеша.
XS
SM
MD
LG