Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар гәзите авырткан аякны дәвалыймы?


“Безнең гәзит”нең соңгы санында гәзитнең баш мөхәррире Илфат Файзрахманов үткән сайлау алды кампаниясенә нәтиҗә ясый. “Дәверләр алышына, яки тырмага басмыйбызмы?” дигән баш мәкаләсендә ул болай яза:

“Ә инде сайлау алды компаниясенең соңгысына килгәндә, чынлап та пычрак булды ул. Канун нигезендә, сайлау алды агитациясе тукталыгач, кемнеке ничектер, әмма минем колагым рәхәтләнеп, чистарып киткәндәй булды. Мин генә түгел, күпләр җенләнде бу пропагандага. Артыгы китте шул, сару кайный башлады. Артык майлы партия булды бугай бу. Ә майны күп ашау үтләтә.” – дип яза Илфат Файзрахманов.

Ул шулай ук сайлау көнендә, аның һәм кызының исеме сайлау исемлегендә булмавы турында, башка бик күп кеше әйткән шикаятьне белдерә.

“Мәдәни җомга” гәзите дә, үткән сайлауларга туктала. “Нәтиҗәләр көтелгәнчә булды” дигән язмасында гәзит хезмәткәре Фоат Уразай болай ди:

“Думаның V нче чакырылышына кабаттан шул бер үк фиркаләр үтте (биредә “Гадел Русия”нең сул сайлаучыларга исәп тотып махсус оештырылганын истән чыгармыйк). Шулай итеп исемнәре төрле булса да, зурдан алганда, парламентта бүген державниклардан торган бер партияле система урнашты дияргә мөмкин.” – дип яза “Мәдәни җомга” гәзите.

“Шәһри Казан” гәзите “Дүртенче хакимият кем кулында?” дигән язма белән игътибарны татар матбугатының хәленә юнәлтә. Гәзит хәбәрче шул хактагы сөйләшүгә “Ватаным татарстан” һәм “Ирек Мәйданы” гәзитләре мөхәррирләрен чакырган. “Журналистика бүген 4нче хакимиятме?” дигән сорауга рәсми “Ватаным Татарстан” гәзите мөхәррире Минназыйм Сәфәров:

“Аның өчен хакмиятнең эшенә бәя бирерлек, аның кимчелекләрен төзәтә белерлек дәрәҗәдә компетентлы булу сорала”, дип җавап бирә. Хосусый басма, “Ирек мәйданы”гәзите баш мөхәррире Раиф Усманов исә шул ук сорауга: “Юк шул! Аеруча татар матбугаты. Моңа татар теленең чын дәүләт теле булмавы, түрәләрнең татар матбугатын укымавы, кыю язмаларның аз булуы комачаулый” - дип әйтә.

“Безнең гәзит” басмасы “Күрәзәчегә барма” дигән шәлкемен дәвам итеп, сихерчеләр, гадәти булмаган табиплар турында сөйләшүне дәвам итә. Анда татар басмаларының укучыларга үтемле сүз белән түгел, башкача тәэсир итүе турында языла. Мәсәлән, аяклары авырткан кешегә бер дәвалаучы өшкертелгән “Татарстан яшьләре” гәзитен аягына бәйләп йокларга киңәш иткән. Иртән торса, аяклары буяудан кап-кара булган, ә гәзит теткләнеп беткән. Авыру кичкә кадәр аякларын гәзит буяуыннан юып маташкан. Ул әлеге эш белән башка бәйләнмгән. "Экстрасенс, сихерче, аферистларга ышанабыз, могҗиза көтәбез һәм алданабыз", дип яза “Безнең гәҗит”.

“Шәһри Казан” да өмет, ышану темасын күтәрә. Аның җомга санында “Могҗиза көтә күңел”дигән язма басылып чыкты. Менә шулай исемләнгән мәкаләсендә гәзит, Казанда яңа ел чыршыларының куела башлавын билгеләп үтә. “Аяк астында шыгыр-шыгыр килгән ак кар, чана-чаңгы өстерәп өс-башы юешләнеп беткән, чыр-чу килеп, карда тәгәрәшкән балалар һәм яшел чыршылар әнә шулай күңелне кытыклап, Яңа елның кул сузымы ераклыкта гына икәнен искәртеп тора,” дип яза “Шәһри Казан”.
XS
SM
MD
LG