Ул узган елның иң популяр җырлары бәйгесенә нәтиҗә буларак оештырылучы “Татар җыры” фестивале. Монда тамашачылар тарафыннан узган елда иҗат ителгән җырларның иң популярлары билгеләнә һәм әлеге җырларның башкаручылары бүләкләнә. Шул уңайдан узган матбугат очрашуында журналистлар сорауларына “Барс - медия” ширкәтенең җитәкчесе Марат Гәрәев, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең җиәкчесе Илшат Әминов һәм «Татар җыры» фестивален сәхнәгә куючы режиссеры – Галиәсгар Камал исемендәге театр актеры, Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин җавап бирде.
Әйтергә кирәк, быел фестивальнең оештыру комитетына, төп оештыручы – «Барс - медиа» компанияләр группасына «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе кабат кушылды. Бу хакта матбугат очрашуында да сүз булды. Журналистлар бу вәзгыятькә аңлатма бирүне сорады. Яңа гасыр телерадиокомпания җитәкчесе Илшат Әминов болай дип җавап бирде:
“Барс – медиа” һәм Яңа гасыр арасындагы баштагы мөнәсәбәтләрне шартлы рәвештә аяусыз мәхәббәт, анары исә аерылышу, ә хәзер инде мәнфәгатьләр никахы төзелде дип әйтеп була. Әгәр дә бүгенге көндә “Барс – медиа”ның күп санлы музыкаль язмалары һәм татар эстрада юнәлешендә иң алдынгылардан булса, “Яңа гасыр” исә ул иҗади планнарны тормышка ашыру урны булып тора. Шуңа күрә тәҗрибә күрсәткәнчә, мәнфәгатьләр никахы нык һәм озын гөмерле булачак.”
Быел 2007 елның иң популяр җырлары башкаручыларын билгеләү 22 төрле номинациядә узачак. Һәр номинациядә 3 башкаручы көрәшә. Быел 5 яңа номинация өстәлде. Алар «Елның музыкаль ташкыны», «Татар җыры легендасы», «Елның иң яхшы автор-башкаручысы», «Иң яхшы рок-проект», «Иң яхшы рэп/хип-хоп/R’n’B-проект». Соңгы ике номинация – татар альтернатив музыкасы проектлары өчен.
Матбугат очрашуында “Яңа гасыр” хәбәрчесе җырчыларның сәхнә костюмнары турында сорау бирде. Сорауга исә фестивальне сәхнәгә куючы режиссер Илдар Хәйруллин җавап бирде.
“- Безнең хәбәрчеләр “Татар җыры” фестиваленә әзерләнә торган костюмнарны карап кайттылар. Һәм аларда бер дә милли төсмер юк диярлек.
- Татарстан Президенты бер матбугат очрашуында шул татар эстрадасы турында сүз кузгалгач, болай дип җавап биргән иде. Мин бик тә “Галиябануны” яратам ди. Ләкин ул җырларга бүгенге яшьләр клубларга җыеп булмый. Киемнәргә килгәндә дә яшьләр бүген казаки, камсул, түбәтәй,калфак кием йөри алмый бит инде. Бүгенге көндә дөнья күләм мәдәнияткә интеграция бара. Татар яшьләре үз казанында гына кайный алмый. Фестивальдә дә бер генә кеше хәл итми. Монда стилистлар, костюмерлар, рәссамнар һәм башка белгечләр бар. Әйе без аларны заманча киендерергә тырышабыз. Һаман түбәтәй, калфак белән булмый, бу эстрада.”
Әйтергә кирәк, бүгенге көндә техник җиһазлану һәм катнашучы йолдызлар составы буенча «Татар җыры» фестиваленә тиңнәр юк. Фестивальнең быелгы бюджеты 10 миллион сум чамасы булганлыктан ул Русиянең иң популяр музыкаль фестивальләреннән ким булмаска вәгъдә итә, ди оештыручылар. Ә менә журналистларның татар җырчыларының дөньякүләм танылган Евровиденье бәйгесенә кайчан чыгар микән дигән соравына Марат Гәрәев, татар эстрадасы әле бик яшь, шуңа бу турыда уйлау иртәрәк әле дип җавап бирде.
Ә менә Илшат Әминов исә татар җырының югары дәрәҗәгә күтәрелә алмавының сәбәбен болай дип аңлатты:
“Евровиденье системасы бик катлаулы һәм аның белән Мәскәүдәге музыкаль шоу-бизнесны кулларында тотучы төркемнәр идарә итә. Һәм әйтергә кирәк, аларның рөхсәтеннән башка без зур сәхнәләрдә чыгыш та ясый алмыйбыз. Безнең теләк бар иде, әмма безне кертмәделәр. Татар җыры Евровиденьега үтәр өчен әле безнең бик күп эшлисе бар.”
Оештыручылар сүзләренә караганда, концерт быел да, инде 8 ел рәттән Пирамида күңел ачу үзәгендә 2 көн дәвамында үтәчәк. 21 декабрь көнне яшь җырчылар һәм танылган эстрада артистлары катнашуында “Йолдызлар фабрикасы”, икенче көнне, 22 декабрьдә “Алтын барс” халык премиясен тапшыру тантанасы һәм Татар җыры 2007 лауреатлары катнашлыгында гала-концерт узачак. Фестивальнең бүләгенә килгәндә, елдагыча җиңүче җырчыларга югары бүләк итеп алтын, көмеш һәм бәллүр кулланып ясалган Алтын барс сыны тапшыралачак.