Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татар җыры - 2007” фестиваленең лауреатлары билгеле булды


“Татар җыры” фестивале логотибы
“Татар җыры” фестивале логотибы

21-22 декабрь көннәрендә Казанда чираттагы “Татар жыры” фестивале узды. Гадәттәгечә әлеге җыр фестивале “Пирамида” күңел-ачу үзәгендә үтте.


Татар эстрадасы тормышының иң зур һәм мөһим чараларының берсе булган “Татар җыры” фестивале ике көн генә үткәрелүенә карамастан, быел да бик купшы, тантаналы һәм үзенчәлекле итеп оештырылды.

Татар эстрадасы тормышында иң әһәмиятле ел вакыйгасы - "Татар җыры" фестивале быел сигезенче тапкыр үтте. Татар концетлары арасында иң дәрәҗәлесенә әверелгән “Татар җыры” фестивале быел да тамашачыларның игътибарын җәлеп итте. Билет бәяләре 500 сумнан башлап ике мең сумнан да кыйбатрак булса да, халык, акчасын җәлләмичә, зал тутырып килгән. Республика президенты Минтимер Шәймиев, хөкүмәт җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, район җитәкчеләре, төрле министрлык һәм зур ширкәт вәкилләре тамаша кылды. Алар белән бергә ял итәргә яшьләр, урта буын кешеләре, әби – бабайлар да килгән иде.

Фестивальнең беренче көнендә “Йолдызлар фабрикасы” проектының финал концерты узды. Бу көн көтелмәгән дуэтларга, яңа исемнәргә, таныш хитларга һәм өр-яңа җырларга бай булды. Сәхнәдә яшьләр инде танылган артистлар белән дуэтта җырлады. Өч ел дәвамында эшләп килгән әлеге проект күп кенә яшьләргә зур сәхнәдә беренче адымнарын ясарга ярдәм итте. Әйтик, кайчандыр фабрикант булган Салават Миңнеханов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Ирке, Илдар Әхмәтов, Румия Фәтхетдинова инде бүген популяр җырчылар һәм алтын барска лаек булучылар арасында. Әлеге проект эшчәнлеген танылган җырчы Хәния Фәрхи һәм Айдар Галимов та уңай бәяли:

“ - Бу проектка мин уңай карыйм. Чөнки иң мөһиме яшьләрнең зур сәхнәгә чыгу мөмкинлеге бар. Бик күп яшьләр тартыла хәзер сәхнәгә, ул бик матур, яхшы күренеш. Тырышлары алга китәчәк, кемдер үзен сынап карый да, төшеп тә кала. Ансы да гадәти хәл. Менә мин өч ел элек Иркәне алып чыккан идем, ул бик матур старт алып китте. Быел Фәннүр исемле егет белән чыктым. Әйтерсең, без аның белән бик күптәннән дуэтта җырлаган шикелле хис иттем. Җырласын яшьләр, алмашлар килсеннәр.

- Минем белүемчә аларны 700 кеше арасыннан сайлап алганнар, шуңа оештыручылар ялгышмагандыр дип уйлыйм. Тик шунсын әйтергә кирәк, әле бу фестивальдә катнаштың да, инде йолдыз булдың дип уйлау дөрес түгел. Әле бу беренче адым, әле бик күп эшлисе бар. Алар сәхнәдә үз йөзләрен тапсыннар иде.”

Ә менә 22 декабрь кичендә “Татар җыры-2007” Халыкара эстрада фестиваленең гала-концертында агымдагы елда яңгыраган иң популяр татар җырлары һәм җырчыларына "Алтын барс"лар тапшырылды. Быел аларның саны 22 гә җитте. Менә икенче ел рәттән бүләкләү, ел дәвамында популяр җырлар юнәлеше буенча түгел, ә 18 төрле номинация буенча үтте. Алар 2007 елның иң яхшы җыры, ел ачышы, иң яхшы альбом, иң халыкчан җырчы, иң яхшы җырчы, иң яхшы клип, иң яхшы дуэт исемнәренә бүленгән иде. Һәр номинациядә өчәр җырчы көч сынашты. Шулай ук быел 5 яңа наминация дә булдырылган иде. Алар елның музыкаль ташкыны, татар җыры легендасы, иң популяр автор башкаручы, иң яхшы рок проект, иң яхшы рэп проект.

“Рок проектында” җиңү яулаган Илсия Бәдретдинова өчен бу көтелмәгән яңалык булган:
“Бер нәрсә дә көтелмәгән иде. Безгә бирелер дип һич уйламаган идем. Икенчедән алты ел элек язылган җырны сайларлар дип уйламаган идек. Мин яхшы җырым “Уйлану” җыры дип санамыйм. Безнең бик кәттә җырлар бар, чынлап торып рок җырлар бар. Ләкин ничек кенә булмасын, Татарстанда берничә рок проект эшләп килгәндә мине сайлап алганнар икән һәм Алтын барс премиясен биргәннәр икән, рәхмәттән башка сүз юк. ”

Әйтергә кирәк, әле узган ел гына “Йолдызлар фабрикасы” нда катнашкан Алинә Сафиуллина быел инде “Ел ачышы” наминациясенәдә Алтын барска лаек булды. Ул үзенең шатлык хисләре белән “Азатлык” радиосы белән дә уртаклашты.
“Узган ел мин Салават Фәтхетдинов белән җырлаган идем. Һәм быел алтын барс алгач бик шатландым һәм бераз каушау булды. Үткән ел фабрикант булгач, бер ел эчендә мондый уңышка ирешүем өчен бик зур рәхмәт әйтәсем килә чын татар моңын яратып яшәүче тамашачыларыбызга.”

Ә менә “Иң яхшы автор-башкаручы” номинациясендә Зөлфәт Хәким моннан 15 ел элек язылган Нәрсә булды сина бүген җыры белән Алтын барска лаек булды. Әйтергә кирәк, гадәттә Алтын барс фестивале гала концертының иң соңгы башкаручысы һәрвакыт бер үк була иде. Иң мәшһүр, иң дәрәҗәле җырчы сыйфатында сәхнәгә Салават Фәтхетдинов чыгып концертка нокта куя иде. Бу юлы ноктаны куючы Зөлфәт Хәким булды. Ул җырның шигъри һәм фәлсәфи мәгънәсе, милли рухы эстраданың заманча ритмыны, биюләргә, матур киемнәргә караганда әһәмиятлерәк булуын раслады. Зөлфәт Хәким башкарган җырлар элекке еллрада иҗат ителгән булса да, алар әле бүген дә популяр.
“Бу җырларны мин инде 15 ел элек язган идем, бик шатланып башкардым, тамашачы һаман да әле ул җырларны ярата икән. ”

Быел Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов һәм Хәния Фәрхи сигезенче тапкыр барс сыннарына лаек булды. Инде 8 ел рәттән Татар җыры сәхнәсендә чыгыш ясасалар да дулкынлану хисләрен алар да яшермәде.
“ -Алтын барс алу икенче елга әзерлекләргә бик күп көч бирә. Мин аның белән бик горурланам. Бирсен ходай киләсе елларда да җырларым халык күңелендә урын алсын иде.
- Уйлап карасаң, инде 8 нче тапкыр ияләшеп, арып та бетергә мөмкин булып иде. Аллага шөкер, яңа хисләр, эмоцияләр табыла. Мин уңа шатланам. Мин аны санап та барсыйм, әле күпкә азрактыр дип уйлаган идем. Вакыт тиз үтә икән.”
Фестиваль исә гадәттәгечә, концертта катнашкан җырчылар күмәкләшеп Татар җыры гимнын башкару белән тәмамланды.



XS
SM
MD
LG