Читтә яшәүче татартелле даирә өчен яңа милли белешмә хезмәт күрсәтә башллады. Шунысы куанычлы: “Плюс Сабантуй плюс” дәүләтнеке түгел, димәк түрәләр теләгенә карап кына ябыла яки үзгәрә алмый. Базар һәм шәхесләр хәл итәчәк.
Белешмә татартелле даирә өчен булган хезмәт-сервис, басма, малларны рекламалый яки сата. Алар арасында соңгы арада күзгә сирәк чалына башлаган татар язучылары китаплары да, даими сатылучы популяр җырчыларның альбомнары да бар.
Мондый каталог татарга ник кирәк? Айлык газета формасында кыйммәтле кәгаздә һәм төсле буяулар белән чыгучы үзенә дә, башкаларга файда китерә аламы? Проект комга терәлмәсен өчен, кереме – матди файдасы булырмы? Әйтик каталогның соңгы битендә, уңайлы урында “Ирек мәйданы” газетасы рекламасы бирелгән. Бу газетаның хуҗасы, башка милли басмаларны да таратучы Раиф Усманов “Плюс Сабантуй плюс”та конкурент күрми. Ул үзара хезмәттәшлекне хуплый һәм аның Татарстаннан читтәге татар өчен мөһим булуын раслый.
“Дәүләт йөзләгән китап чыгара. Аны бик аз кеше генә белә. Шулай ук аеруча читтә күп газеталарны белмиләр. Монды каталогны ике куллап якларга кирәк. Аңа дәүләт тә ярдәм итсен иде. Белешмә татарны бергә туплый, аңа мәдәни хезмәт күрсәтә бит”
Айсылу Галиева исә “Ялкын” журналында бүлек мөдире, университетта журналистика факультетында да белем бирә. Ул читтәге татар арасында соңгы дистә елларда милли басмалар афәт булып тиражын киметте дип борчыла. Галиева да Усманов фикерен куәтли. “Каталог Татарстаннан читкә дә туган телдәге продуктларны яңадан таратуга булыша ала”.
Инде эш башланган. Каталог хуҗалары туган телне яхшы белмибез дип бүген үк радиога әңгәмә бирергә кыенсынды. Шулай да, алар искәртүенчә, “Плюс Сабантуй плюс” төбәкләргә дә китә башлаган.
Әйтик Раиф әфәнде акча түләгән, аның газетасын бастырып та таратканнар. Каталогның эшчәнлеге “Ирек мәйданы”на файда китерә башладымы?
“Хәзер үк әйтеп булмый. Бу эш дәвамчан булырмы, вакытлыча гына бер реклама компаниясеме, билгесез. Тик безнең читтә тиражлар арта. Моның нидән артуын төгәл әйтеп булмый шул”, - ди Раиф Усманов.
Ә “Ялкын” журналы белән бер аңлашылмаучанлык килеп чыккан. Басма игъланындагы “Ялкын” исемен ямьсез хәрефләр белән басканнар. Айсылу Галиева шуңа күрә: “Белешмәгә мәгълүмат бирүчеләр белән тыгызрак һәм төгәлрәк эшләргә кирәк”, - дип искәртә.
Әйе, катлаулы, мәшәкатъле эш. Шулай да Раиф Усманов мондый әбүнәле яки бушлай таратылучы белешмә-каталог киләчәктә үсеп китә ала ди. Алга киткән илләрдә яки Мәскәү кебек бай шәһәрләрдәге Интернет-кибетләр кебек эшли дә башлар дип өметләнә. Тик Пәрәвездәге татар чыганаклары яки хезмәтләре бүген уңыш казана алмый. Татар телле кешеләр Интернетка әлегә бик аз керә. “Татар кешесе асылда авылда яши. Алар Интернетка керми. Шуңа күрә әлегә кәгаз каталог та алар өчен бик файдалы,”- ди Усманов.