Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортларның борынгы архитектурасы нинди булган?


Уфаның бер почмагында борынгы Башкорт шәһәрен табу буенча казыну эшләре
Уфаның бер почмагында борынгы Башкорт шәһәрен табу буенча казыну эшләре

23 гыйнварьда, Башкортстан архитекторлары берлегенең 70-еллыгы тантаналы шартларда билгеләнде. Юбилей чарасында Мортаза Рәхимов та катнашты.

Уфаның Мостай Кәрим исемендәге Яшьләр театрында Башкортстан архитекторлары берлегенең 70-еллыгы тантаналы шартларда билгеләнде. Юбилей чарасында Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның, республиканың башка иң югары түрәләренең катнашуы, республиканың бүгенге җитәкчелегенең генә түгел, ә, гомумән, башкорт элитасының архитектура мәсьәләләренә аерым игътибар бирүе турында сөйли, дияргә була.
Моның үз сәбәпләре бар. Соңгы елларда, бигрәк тә татарлар нигез салган Казан каласының 1000-еллыгы ифрат тантаналы шартларда билгеләнгәннән соң, татарларны үзләренең тарихи көндәшләре дип санаучы һәм татарлар белән ярышучы башкорт зыялылары һәм дәүләт эшлеклеләре арасында, борынгы заманнарда шәһәрләр салу, милли архитектура өлкәсендә дә татарлардан калышмауны, өстенрәк икәнлекне “исбатлау” юнәлешендә хәрәкәт көчәйде.

Башкортстанның Чишмә районында урнашкан, борынгы болгар архитектурасы үрнәкләре булган Тура хан, Хөсәен-бәк кәшәнәләре (зыяраттагы мавзолейлар) башкорт архитектурасы ядькәрләре, дип игълан ителде. Казанның 1000-еллыгыннан соң Башкортстан президенты үткәргән махсус киңәшмәдә, Уфаның Казаннан борынгырак шәһәр икәнлеген һәм аңа башкортлар нигез салганлыгын исбатлау мәсьәләсе карала. Коммунизм төзегән чордагы: Партия сказала - Надо! И народ ответил – Есть! (Партия Кирәк! дип әйтте, халык – Эшләрбез! диде) дигән әйтемдәгечә, бу киңәшмәдән соң, башкорт галимнәре җиң сызганып (һәм хөкүмәттән бирелгән акчага илһамланып) бу юнәлештә эшли башладылар.

Республика матбугатын башкорт галимнәренең, гомумән, халкы өчен янып йөрүчеләрнең башкортларның үтә дә борынгы һәм мәдәниятле халык булганлыгы, легендар арийларның алманнар түгел, ә башкорт икәнлеге, 4000 еллар элек башкортларның Идел белән Иртеш арасында 70 тән артык шәһәрләр салганлыклары турындагы язмалары басты. Билгеле башкорт археологы, Башкортстан Фәннәр академиясының вице-президенты Нияз Мәҗитов Башкортстанның мәгълүмат чаралары аша Уфаны 1500 – 3000 еллар элек башкортлар төзегән, башкортлар үз ирекләре белән урысларга кушылганчы бүгенге Уфа Башкорт дип аталган, дип чыкты һәм, республика бюджетыннан бүленгән 10 миллионнан сумнан артык акчага таянып, Уфаның бер почмагында борынгы Башкорт шәһәрен табу буенча казыну эшләрен дә җәелдереп җибәрде. Нияз Мәќитов әйтүенчә, казыну эшләре өстәмә чыгымнар таләп итә һәм ул дистәләрчә елларга сузылачак

2005 елның октябрендә, башкорт архитекторлары республика телевидениесендәге “Аркаим” дигән тапшыруда катнашып, архитектура сәнгатенең бик борынгы заманнарда башкортларда туганлыгы турында фикер алыштылар. Тапшыруны алып баручы Азамат Юлдашбаевның:
Без бүген танырга тиешбез: архитектура әгәр дә кайдадыр барлыкка килгән дисәләр, ул антик дәвердә, антик дөньяда – Римда, Италиядә түгел, ә безнең башкорт җирендә барлыкка килгән беренче архитектура. Шул ук Тәгәрмәч-калабыз исбатлап тора бит моны, - дип белдерүен җөпләп, Башкортстан архитекторлар берлеге рәисе Урал Ураксин, Юлдашбаев искә алган Тәгәрмәч-каланың архитектур камиллеген санап китте.
Менә шундый “фәнни” атмосферада, республиканың мәгълүмат чараларында фәкать башкортларның бөеклеген “исбатлаучыларга” гына сүз бирелү шартларында, башкорт халкының дөнья цивилизациясендә тоткан әйдәүче ролен раслап мәктәп дәреслекләре языла, балаларга укытыла. Бу хәлдән кем ота соң? Анысын төгәл генә әйтүе авыр, әмма кем отылганын ачык итеп әйтеп була – ул башкорт милләте. Чын тарихны, чын мәдәни биеклекне матур әкияткә алыштыру – башкортларны чын тарихтан мәхрүм итүгә генә китерә.
XS
SM
MD
LG