“Азатлык” радиосы “Яңа гасыр” каналы аша эфирга чыкканда аерым фирмалар яки шәхесләр эшчәнлеген турыдан-туры яктыртуда кыенлыклар да китереп чыгара иде. Әйтик, берәр аудио тәлинкә яисә башка товар турында хәбәр итү хәзерге мәгълүмат мохитендә реклама дип атала. Шуңа күрә, эстрада концертлары, төрле аудио-визуаль язмалар, китаплар турында бары тик акча түләп кенә сөйләргә мөмкин. “Азатлык” радиосы сәүдә нигезендә эшләми һәм түләү нигезендә мәгълүмат таратмый. Иҗтимагый-сәяси әһәмияте булган проектларга еш кына иганәче яки мәгълүмат таратучы да булмый. Бүгенге тапшурыбызда популяр эстрада җырчысы Илсөя Бәдретдинованың —“Әстәгъфирулла - Тыелган җыр -3” - дип аталган яңа альбомындагы бер җыр белән Римзил Вәли һәм Рөстәм Исхакый таныштыралар.
Римзил Вәли. Илсөя Бәдретдинова турында төрле фикерләр булырга мөмкин. Кайберәүләр ул консерваториядә укымаган, каен-миләш турында түгел, ә төрле җитешсезлекләр, сәясәт турында җырлый, дип шикләнеп карый. Татар фахишәсе - Алсу, эчкече ананың кечкенә баласы, мөстәкыйльлек көрәшенең аеныч хәле турындагы “Өметсез юл” җыры берәүләрне сискәндерсә, икенчеләрнең кызыксынуын арттырды. Чөнки татарда Владимир Высоцкий кебек җырчы авторлар юк дәрәҗәсендә. Намус авазы, хакыйкатьтне яклау халыкка тансык.
Бу кыен жанр, чөнки сәяси-социаль эчтәлекле протест җыры фельетон, гәҗит мәкаләсенә охшаш. Җырны тыңлагач, әдәби-музыкаль тәнкыйтьче түгел, ә прокурор яисә дәүләт эшлеклесе авторлардан конкрет фактлар һәм дәлилләр сорарга мөмкин. “Президентка хат” дигән мәгълүм җырда хәзерге авыл кара-куе төсләр белән тасвирлана. Кайберәүләр җыр авторы Илфак Шиһаповка авылдагы бу җитешсезлекләр өчен президент түгел, ә җирле үзидарә, район башлыгы иң күп дигәндә авыл хуҗалыгы министрлыгы җаваплылыгын әйткәннәр. Бу бәхәсләр әле дә тынмаган. “Президентка хат” җырында юлсызлык турында әйтелсә, хәзер инде чара да күрелә башладылар. Татарстанда быел юл төзүгә 15 млрд. сум акча бүленгән. Инвесторларның да авылга мөнәсәбәтен яхшыртырга кушканнар. Әмма барыбер авыл язмышы торган саен күңелне ачыттыра.
Әйдәгез, Азатлыкта шоу-бизнес һәм авыл темасы белән мавыгучы Рөстәм Исхакыйның бу җырлар туында фикерен тыңлыйк.
Рөстәм Исхакый. Әле генә табадан төшкән “Тыелган җыр -3 - Әстәгъфирулла” лазер тәлинкәсенең беренче җыры итеп “Хушлашу” әсәре куелган. Президентка хат формасында булмаса да, авыл темасы шактый моңсу куелган.
Римзил Вәли. Илфак Шиһапов тагын авыл турында җыр язгач Илсөягә тагын эләгер микән инде? “Азатлык” ул баланслы, гадел радио, ничек тә Татарстанның авыл хуҗалыгына яла якмаска иде бит. Неужели республикада авыллар шундый авыр хәлдә инде!?
Рөстәм Исхакый. Алай ук яман димәс идем. 90 елларда Татарстанда авыл хуҗалыгына бюджетның 25 проценты бирелде. Агрокомплекслар, мегафермалар төзелә. 5 миллион тонна икмәк җыеп, Краснодардан кала иң шәп игенчеләр булдык. Без дә бит һава торышы да Кубаньдагы ише түгел. Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда Татарстан авыллары төзегрәк. Күрше өлкәләрдә меңәр гектарларга икмәк чәчмиләр. Ләкин гомүми тенденция барыбер яхшыга түгел. Авыллар үзгәрә. Илсөянең “Хушлашу” җырын тыңлаганда мин авыл турында түгел, ә татар милләтенең оясы турында уйладым.
Римзил Вәли. Шулай итеп Рөстәм Исхакый, сәяси һәм икътисади бәяне биреп, Илсөя Бәдретдинованың “Әстәгъфирулла” исемле яңа альбомындагы “Хушлашу” җырына баланс тәэмин итте. Рәхим итеп авыл хуҗалыгы министрлыгы яисә район хакимиятләре дә тыңласын һәм Илфак белән Илсөягә рәнҗемәсен иде.
Рөстәм Исхакый. Римзил абый, бу дискта ЮХИДИ ягъни автоинспектор турындагы җыр да, сарыкларның үзләренә көтүче итеп бүрене сайлавы турында, кыз килеш картайган ветеран әбиләр турында җырлар да бар. Сәяси яктан караганда алар кемгәдер ошамаска мөмкин.
Римзил Вәли. Илфак белән Илсөянең элекке дисклары, “Тыелган җыр-1”, “Тыелган җыр-2”- дип аталсалар да, бөтенләй үк канун тәртәсеннән чыгып китмәгәннәр. Инде бу җырның эчтәлегенә баланс булды, әйдә без бу җырны тыңлыйк. Һәркем үзе йомгак ясасын.
Рөстәм Исхакый. Намус һәм хакыйкатне яклый торган җыр булгач, зыян булмас.
Римзил Вәли. Демократия һәм гражданлык җәмгыятенә бәйле җыр күчтәнәчләрен киләсе тапшыруларыбызда да сезгә ишеттереп торырбыз!
Хушлашу
Ильфак Шиһапов сүзләре һәм музыкасы
Исәнме син, туган авылым минем,
Сиңа кайттык тагын сагынып.
Җылы бәдрәф эзләп качсак та калага,
Яшибез без һаман сиңа табынып.
Җыр багышлый сиңа көяз егетләрең,
Сабантуйга кайта буяп иренен.
Һаман мактап шәһәр кибетләрен,
Синең кызлар ятлар килене.
Ә син әле исән икән,
Синең җылы яңгыр ява сибәләп,
Элек печән чапкан безнең болыннарны,
Никтер баскан әрсез тигәнәк.
Эчеп үлгән икән быел мескен Гариф,
Әминәләр күчеп киткәннәр…
Урамнарда юк бер җан иясе,
Әйтерсең лә агу сипкәннәр.
Авыл,
авыл,
туган авыл…
Авыл,
авыл,
туган авыл…
Көтү һаман чират белән икән,
Инде туктар диләр быелдан,
Без укыган мәктәп капкасына
Бикле диеп язып куелган.
Таудай булган авыл чүплегенә,
Кем ташлаган ватык гармунын?
Юкка чыккан безнең озын Җәмил,
Авылымның алып бар моңын.
Күптән мәрхүм күрше апаларның
Өен башка халык алган арзанга.
Заманының иң ак чиста йортын
Көйләгәннәр хәмер сатарга.
Яңа хуҗа килгән авыл кырларына,
Ауган корып ялгыз алмагач.
Томаланган безнең изге чишмә,
Су алырга кеше бармагач.
Авыл,
авыл,
туган авыл…
Авыл,
авыл,
туган авыл…
Күккә ашкан мәчет манарасы,
Бүген иман әйтә партком Сөләйман,
Чирле авыл калган кечерәеп,
Зират кына тагын зурайган.
Мин хушлашам танып гаебемне,
Бу зиратта минем бабалар,
Берәр кайчан кайтырсыз диеп,
Алар безне көтеп яталар.
Авыл,
авыл,
туган авыл…
Авыл,
авыл,
туган авыл…