Татарстан шәһәрләреннән килгән яшьләрне “Бердәм Русия” фиркасе активистлары, яки шул партиягә бәйле булган кешеләр белән очрашуга дип җыймаганнар. Аларны тәҗрибә тупларга, дәресләр алырга чакырганнар. “Нью Медиа” гамәли дәресләре Казан читендәге “Байтик” исемле җәйләүдә башланып китте. Алар үзара радио тапшыру, телевизион сюжет ясау, газета чыгару ярышында да катнашты.
Бер төркемнәре татартелле яшьләрдән тора иде. Аларга татарча газета чыгару мәсьәләсе куелган. Газета өчен исеме нинди булуы мөһим дип алар “Яңа буын”, “Дәрья”, “Иртәгә” дигән исемнәр хакында фикер алышты. Бу дәресләр беренче көнне булды. Аларга “Иртәгә” ошамады. Иртәгә исә аларны сәяси дәресләр көтә иде.
Катнашучылар шулай ук яшьләр министры Марат Бариев белән дә аралашты. 2003 елда Русия Думасына сайлаулар вакытында Бариев “Бердәм Русия” фиркасенең Татарстандагы сайлау оештыру буенча җаваплысы булган иде. Шул вакытта Думага яшьләр министрлыгында эшләгән яки якын торган Илдар Гыйлметдинов, Әнбәр Кәрмиев узды. Бу юлы исә алар министрлыгы фатыйхасы белән шактый яшь булган Алина Кабаева, Виктория Черкесова Думага сайланды.
25 яшьлек депутат Виктория Черкесова да очрашуга үзе килде. Семинарда ул Татарстанда “аерым яшьләр сәясәте” барлыгын искәртте. Әйтик, башка өлкәләрдә карьера өчен “Яшь гвардия” атлы “Бердәм Русия”неке саналучы берлектән булу кирәк икән. Ә Черкесова әйтүенчә, Татарстанда депутат булу өчен “Гвардия”неке булу мәҗбүри булу шарт түгел. Башка оешмадан да депутат булып сайланып була. Виктория да Татарстан студентлары лигасы хуҗасы булган. Шундый ук мөмкинлек Яшьләр иҗтимагый палатасы исемле оешмада да бар. Бу турыда инде Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары Римма Ратиникова белән очрашу вакытында әйтелде.
Әйтик Илдар Берхеев Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе. Ул запаста торучы депутат. “Татарстаннан сайланган 15 думалы депутат бар. Тормыш дәвам итә. Алар хөкүмәт эшенә күчсә, яки башка сәбәп булып китеп барса, Берхеев депутат булачак”, ди Римма Ратиникова.
Әйе, Илдар Берхеев әлегә Татарстан исемлеге аша “Бердәм Русия” ярдәме белән эләккән 15 кеше арасында юк. Шул унбишнең берсе үлсә яки төрмәгә утыртылса аңа кәнәфи тәтиячәк. Шулай ук бер депутат чит ил патшасына кияүгә чыгып китсә, яки берсе бала табу йортына китешли мандатыннан ваз кичсә дә Берхеев Думага уза ала. Мондый мөмкинлек теориядә бар. Ә чынбарлыкта исә яшь журналистлар гамәли семинарда Думадан Виктория Черкесова һәм Дәүләт Шурасыннан Римма Ратникова белән аралашты.
“Яшьләр сәясәт белән кызыксынмый дип әйтү дөрес түгел. Менә монда да шактый кызыклы сораулар бирделәр. Алар ихластан кызыксына. Гражданлык позициялары бар. Без министрлык белән күптән инде талантлы яшьләрне үстерү өлкәсендә эшлибез. “Алтын каләм” кебек фестивальләребез бар. Журналистлар берлеге дә бу эштә теләп катнаша. Бу семинар - яңа ысул. Нәтиҗәсе уңышлы булыр дип уйлыйм.”
Римма Ратникова шулай ук аларга Бердәм Русия фиркасе турында да тәфсилләп сөйләде. Ул дәүләтнең идарә тармаклары турында искәртте. "Беренчесе: канун чыгаручылар - без. Икенчесе: башкарма идарә. Өченчесе: мәхкәмәләр. Шулар эшен тәэмин итүчеләр”. Ратникова: “Матбугатны исә дүртенче хакимият дип тә атыйлар”, дип өстәде. Ягъни, журналистлар көчен тануын әйтте. Римма Ратникова каләм ияләренең хакимият белән халык арасында күпер булуын тели. Ул, Татарстанда оппозиция дә бар, демократия дә бар, сүз иреге дә бар дип исәпли.