Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әдәбият өлкәсендә Нобель бүләгенә Кореядан Хан Ган лаек дип табылды


Хан Ган
Хан Ган

Нобель комитеты карарында Хан Ганга бүләкне "тарихи яраларга каршы торучы һәм кеше гомеренең нәфислеген фаш итүче тирән шигъри проза" өчен бирүләре әйтелә.

Бүген, 10 октябрьдә, Стокһолмдә әдәбият өлкәсендә Нобель бүләгенә лаек дип табылган шәхеснең исемен атадылар. Ул - Көньяк Кореядан язучы Хан Ган. Көньяк Кореянең әдәбият өлкәсендә беренче тапкыр Нобель бүләге алган язучысы булды.

Нобель комитеты карарында Хан Ганга бүләкне "тарихи яраларга каршы торучы һәм кеше гомеренең нәфислеген фаш итүче тирән шигъри проза" өчен бирүләре әйтелә.

Хан Ган - прозаик, эссе язучы, элегрәк шигырьләр дә язган. Кореядан читтә аңа "Ветегариан хатын-кыз" исемле романы танылу китергән. 2016 елда бу әсәре өчен ул Халыкара Букер бүләге алды

Бу роман урыс теленә дә тәрҗемә ителгән.

Нобель бүләге тарихында әдәбият өлкәсендә Нобель бүләген 121 кеше алган, шуларның 18 е - хатын-кызлар. Табигый фәннәрдән аермалы буларак (ул өлкәләрдә бүләкне берничә галимгә берьюлы да еш бирәләр), әдәбият өлкәсендә Нобель бүләге дүрт тапкыр гына бирелгән, соңгысы - 1974 елда.

  • 7 октябрьдә физиология һәм медицина өлкәсендә бүләк ияләренең исемнәре аталды. 2024 елда бу бүләккә Виктор Эмброс һәм Гэри Равкун лаек дип табылды. Бүләкне аларга "микроРНК ачышы һәм аларның геннар экспрессиясендә пост-транскрицион көйләү ролен тикшерү" өчен бирәчәкләр.
  • 8 октябрьдә билгеле булганча, физика өлкәсендә 2024 елгы Нобель бүләге ясалма нейрон челтәрләр кулланып, машиналарны өйрәтүдәге ачышлары һәм уйлап табулары өчен АКШтан Джон Һопфилдка һәм Канададан Джеффри Һинтонга бирелә.
  • 9 октябрьдә Химия өлкәсендә 2024 елгы Нобель бүләге аксымнарның компьютер дизайны һәм аларның өч үлчәмле структурасын алдан күргән өчен АКШтан Дэвид Бейкерга, Британиядән Демис Һассабис һәм Джон Джамперга бирелде.
  • 11 октябрьдә Ослода дөнья бүләге җиңүчесен атаячаклар, ә 14 октябрьдә Нобель истәлегенә багышланган икътисад фәне өлкәсендәге бүләккә кем лаек булуы ачыкланачак.
  • Һәр категориядә җиңүчеләргә каралган акчалар – 11 миллион швед кроны. Хәзерге курс белән бу бер миллионнан артык АКШ доллары.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG