Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Агентство": Русиянең урта мәктәпләрендә яңа уку елында пропагандага бирелгән вакыт ике тапкырга артачак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сәгатьләрнең саны артуы урта белем мәктәпләрендә Владимир Мединский язган тарих дәреслекләре буенча укый башлауга бәйле. Моннан тыш җәмгыять белемен укыткан мөгаллимнәргә яңа махсус киңәшләр бирелгән.

Русия мәктәпләрендә "Кремль идеяләрен пропагандалау" өчен бүленгән сәгатьләрнең саны бу уку елында ике тапкырга артачак һәм 1300 сәгать булачак. Моны "Агентство" басмасы ачыклаган.

Үзенең тикшеренүендә басма балаларга укытыла торган кайсы фәннәрдә "Кремль карашларын алга сөрә торган" дәресләр дә булачагын санап чыгарган. Бу дәресләрдә төрле мәсьәләләр каралачак — Украинадагы сугышка кадәр тарих та, "дөрес кыйммәтләр" турындагы сөйләшүләр дә. Шуннан соң журналистлар мәктәп програмында шушындый дәресләрнең күпме урынны алып торуын санап чыгарган.

"Кремль идеясе пропагандасы"на журналистлар "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр", "Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре" (элеккеге ОБЖ дәресе), "Тарих", "Русия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре", "Җәмгыять белеме" кебек фәннәрне керткән.

Исәпләүләрдән күренгәнчә, 2024-2025нче уку елында 11 мең сәгатьлек укыту програмының (урта мәктәпләрдәге барлык сыйныфларга белем бирү өчен бирелгән вакыт шуның кадәр) 1300 сәгатендә пропаганда алып барылырга мөмкин. Шул ук вакытта бу пропаганданың күләме төрле сыйныфта төрлечә булырга мөмкин, дип искәртә басма.

Медиа әйтүенчә, сәгатьләрнең саны артуы урта белем мәктәпләрендә Владимир Мединский язган тарих дәреслекләре буенча укый башлауга бәйле. Моннан тыш җәмгыять белемен укыткан мөгаллимнәргә яңа махсус киңәшләр бирелгән.

Түрәләр укытучыларга җәмгыять белеме дәресләрендә Русиядәге сәяси корылышны, күп балалы гаиләләренең өстенлеге һәм Көнбатышның деструктив идеологиясе турында сөйләргә киңәш иткән. Моңа гына 272 сәгать вакыт бүленәчәк. Киләсе елда хакимият бу дәресне "Русиянең дөньяда иң яхшы ил" булуын исбатлаучы курска әйләндерергә тели.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң хакимият мәктәп програмына зур үзгәрешләр кертә. Моны түрәләр "көнбатыш тәэсирен юкка чыгару" дип аңлата, ватанпәрвәрлек арттыру сылтавы белән Русия пропагандасы киң җәелә.
  • Мисал өчен, мәктәпләрдә "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дигән дәресләр кертелде. Мәгариф миниcтрлыгы карарында әйтелгәнчә, бу дәресне "мәктәп укучыларында Ватанга мәхәббәт, илең өчен горурлык, ватанпәрвәрлек формалаштыру" өчен үткәрәләр. Мәктәпләргә бу дәресләрне Русия Украинага бәреп кергәннән соң берничә ай узгач керттеләр.
  • Русия Украинага башлаган сугыш аркасында укытучылар пропаганда солдатларына әверелде. Алар балаларга чит дәүләтне басып алуны коткару операциясе дип ялганлый, Украина җирләре Русия биләмәләре дип ышандырырга тырыша, укучылар белән беррәттән сафка басып, гимннар җырлап, патриот булырга өйрәтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG