Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International Федерация шурасын урысча белмәүче мигрант балаларын мәктәпкә алуны тыя торган канунны кире кагарга чакыра


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Кичә, 11 декабрьдә, Русия думасы мигрант балаларын урыс телен белмәгән килеш мәктәпкә алуны тыю турында канун кабул итте. Канун 2025 елның 1 апреленнән гамәлгә керә.

Amnesty International хокук яклау оешмасы матбугат хәбәре чыгарды, анда ул Русия Федерация шурасын урыс телен белмәүче мигрант балаларын мәктәпкә укырга алуны тыя торган канунны кире кагарга чакыра.

Amnesty International-ның Русия вәкиле Наталья Звягина "бу канун өлгесе халыкара хокукны (аны Русия дә үтәргә тиеш) тупас бозып кына калмый, ил Конституциясен дә боза. Конституция дискриминацияне тыя һәм һәркемгә мәктәптә бушлай белем алу хокукын гарантияли", дип белдерде.

— Бу тупас рәвештә ксенофобия күрсәтү, бу дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде, — диде ул.

Звягина Русия думасы кабул иткән канун "йөзләгән мең баланы маргинальләштерә, аларны кирәкле булган белемне алу мөмкинлегеннән мәхрүм итәчәк, аларның абруен төшерәчәк һәм тормышта уңышка ирешү мөмкинлекләренә нык йогынты ясаячак", дип тә әйткән.

Матбугат хәбәрендә әйтелгәнчә, Русия хокук яклау җәмгыяте бу канун өлгесенә каршы чыга, чөнки бу "тигезсезлекне арттыра һәм болай да авыр шартларда яшәүче балалар өчен моның тискәре нәтиҗәләре булачак".

Кичә, 11 декабрьдә Русия думасы мигрант балаларын урыс телен белмәгән килеш мәктәпкә алуны тыю турында канун кабул итте. Канун 2025 елның 1 апреленнән гамәлгә керә.

Яңа канунга ярашлы, мәктәпкә укырга кергәнче балалар башта тест узарга тиеш. Аның ярдәмендә баланың телне белүе "белем алу өчен җитәрлек"ме икәнен ачыклаячаклар. Тест уздыру кагыйдәләрен Русия мәгариф министрлыгы билгеләячәк. Тест узу бушлай булачак дип ышандыралар. Моннан тыш, мәктәпкә укырга кергәнче мигрантларның балалары Русиядә канунлы яшиме икәнен тикшерәчәкләр.

Элегрәк Дума рәисе Вячеслав Володин эчке эшләр министрлыгы һәм мәграиф министрлыгы белешмәләренә таянып, узган уку елында Русиядә 200 меңнән артык мигрант баласы укыган, дип белдергән иде. Аларның "белем бирү програмын үзләштерүендә, яшьтәшләре һәм мөгаллимнәр белән аралашуында авырлыклар туа", диде ул.

Быел Русия мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына бер сыйныфка һәм бер төркемгә урысча начар белән торган өчтән дә артык мигрант балаларын алмаска тәкъдим иттеләр. Русия мәгариф министрлыгы төбәкләргә шундый киңәшләр җибәргән иде.

"Урыс телен начар белсәләр", ул чакта мондый балаларны укыту — "сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балаларны" укыткан кебек үк, җиңел эш түгел, дип чагыштыра министрлык. "Шуңа күрә бер сыйныфта (төркемдә) урыс телен начар белгән өчтән дә артык бала булмавына омтылырга кирәк", дип киңәш ителә.

Элегрәк Русия думасында мигрантларның балаларын мәктәпләрдә һәм бакчаларда түләүле укытуга күчерергә тәкъдим иттеләр. Мондый тәкъдимне депутат Ярослав Нилов ясады.

  • Русия түрәләре урыс теленнән имтихан кертергә кирәк булуын Русия мәктәпләрендәге укытучыларга авыр булуы белән аңлата. Мигрантлар үзләре исә баланы Русиядә мәктәпкә бирү элек тә авыр иде ди, аларга мәктәпләр тулы дип әйтеп, балаларын алудан баш тартканнар.
  • Моннан тыш, яшәү урынында теркәлү шартларының кырыслыгы аркасындәа балалары еллар буе белем ала алмаган мигрантлар да бар. Ә хәзерге яңа төзәтмәләр Русиядә белем алуны бөтенләй мөмкин булмастай итәчәк, дип саный алар.
  • 2019 елның гыйнварында Европа шурасының милли азчылыкларны яклау Конвенциясе Консультатив Комитеты Русияне милли сәясәте өчен тәнкыйтькә тотты. Белгечләр "урыс теленең өстенлеге", "милли азчылыкларның телләренә эффектив ярдәм булмау" турында борчылды.
  • Еропада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) Югары комиссары Ламберто Заньер 2018 елда Idel.Реалии белән әңгәмәсе вакытында Татарстанда татар теле урыс теле кебек үк дәүләт теле булып торса да, татарларның үз тел мәдәниятен өйрәнүгә мөмкинлекләре шактый чикләнгән дип белдерде. Заньер шулай ук Татарстанда БДИны бары урыс телендә генә биреп булуына "гаҗәпләнүен" әйтте.
  • "Такие дела" басмасы мәгълүматынча, Русиядә урыс теленнән кала үзләренең туган телләрендә белем алучы укучыларның саны 2016 елдан 2023 елга кадәр ике тапкырга кимегән. 38 телдә белем бирү тулысынча туктаган. Белгечләр фикеренчә, моңа туган телләр белән кызыксынуның кимүе дә, дәресләр санын киметү дә, укытучылар җитмәү кебек сәбәпләр дә йогынты ясаган.
  • Күптән түгел Русия президенты киңәшчесе, моңа кадәр Думада Татарстаннан сайланган депутат булып эшләгән Елена Ямпольская "урыс теле туган телең булмаса, Русия дә синең өчен Ватан түгел", дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG