Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ана-Ватан һәйкәленең "оят җирләрен каплауны" сораган Башкортстан активистын бер елга мәҗбүри эшләргә хөкем иткәннәр


Волгогрдтагы һәйкәл
Волгогрдтагы һәйкәл

Ул "нацизмны аклауда" гаепле дип табылган. Прокурор аны ике елга утыртуны сораган иде.

Бүген, 22 октябрьдә Волгоградтагы мәхкәмә Ана-Ватан һәйкәленең "оят җирләрен каплауны" сораган Башкортстан активисты Рәсүл Ахияретдиновны бер елга мәҗбүри эшләргә хөкем иткән. Ул "нацизмны аклауда" (Җинаять кодексының 354.1 маддәсе) гаепле дип табылган. Бу хакта ОВД-инфо хәбәр итте. Шулай ук аңа ике ел буе интернетта постлар чыгарырга ярамаячак.

Прокурор активистны ике елга колония-яшәүлеккә җибәрүне һәм аңа дүрт ел буе интернетта постлар чыгаруны тыюны сораган иде.

Ир гаебен тулысынча таныган, шуңа күрә аңа ачылган җинаять эшен дәлилләр китерми генә карадылар, бүген беренче утырыш булды.
Мәхкәмә алдыннан активист утырышны журналистлар өчен ябык итүне сорамакчы иде.

Быел февральдә Рәсүл Ахияретдинов Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырган иде. Ул Волгоградтагы Ана-ватан һәйкәленең "оят җирләрен каплауны" сорады.

"Мөселман дин әһелләре, Русия православ чиркәве руханилары һәм Волгоградта яшәүчеләр белән аралашканнан соң бер генә кеше дә аның мондый кыяфәттә булуыннан канәгать түгел дигән фикергә киләм. Мондый мәсьәләләр төбәк дәрәҗәсендә хәл ителмәвен аңлыйм, шуңа ил президентына мөрәҗәгать итәм", дигән иде видеода Ахияретдинов.

Ахияретдиновның бу видеосы чыкканнан соң, Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин бу видеоны тикшерергә кушты. Русия тикшерү комитеты мәгълүмат үзәге фикеренчә, Ахияретдинов сүзләрендә "кешеләрнең дини хисләрен мыскыл итү" ята.

Бу хәлләрдән соң активист социаль челтәрләрдән мөрәҗәгатен сөртеп куйды һәм бу сүзләре өчен гафу үтенде.

  • Былтыр июль аенда Ана-ватан һәйкәленең күкрәген "кытыклап" видео төшергәне өчен блогер кызга "җирләү урыннарын мәсхәрәләү" турында җинаять эше ачылды.
  • 2018 елда Башкортстан егете Рәсүл Ахияретдинов татар атларын җигеп Болгардан Мәккәгә хаҗ сәфәренә чыккан иде. Теләге – изге җирләргә барып җитү, хаҗ кылу, татар атын дөньяга таныту иде. Тик ул максатына яртылаш кына иреште – атлар Әстерханда калды, Рәсүл үзе, хаҗи булып, туган якларына әйләнеп кайтты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG