Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт һәм татар милли хәрәкәтләре активистлары Эрдоганнан Русиядәге сәяси тоткыннарны азат итәргә булышуын сорый


Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган
Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган

Шулай ук алар Русиядә мөселманнарның кысрыклануына һәм эзәрлекләнүенә зарлана.

"Азат милләтләр лигасы" Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга видеомөрәҗәгать һәм петиция чыгарды.

Алар аны "төрки дөнья лидеры гына түгел, бөтен мөселман өммәтенең яклаучысы" буларак Русиядәге мөселманнарның "авыр хәленә игътибар итәргә" чакыра.

Русиядәге "20 миллионнан артык мөселманнар арасында мигрантлар гына түгел, Идел буе һәм Кавказның асаба халыклары да бар, алар системлы рәвештә кысрыклана" ди мөрәҗәгать авторлары.

Төрки хатын-кызларны урамда мыскыл итүләре, ир-атларны нигезсез рәвештә экстремизмда гаепләүләре мисал итеп китерелә. "Ислам нормаларын үтәү - эзәрлекләүләргә сәбәп була", дип искәртә алар.

Шулай ук видеомөрәҗәгатьтә Русиядәге мәчетләрне даими тикшерүләре, тентүләре, яңа мәчетләр төзүне томалаулары, Ислам әдәбиятының тыелган әдәбиятлар исемлегенә кертелүе, Русия хакимияте кушканнарны үтәүдән баш тартучы дин әһелләренең чит илгә качарга мәҗбүр булуы сөйләнә.

"Русия төрмәләрендә уйлап чыгарылган гаепләүләр белән татар һәм башкорт зыялылары утыра. Бу эзәрлекләүләрнең иң югары ноктасы - "Баймак эше" булды", дип аңлата "Азат милләтләр лигасы".

Алар әлеге кешеләрнең барысын да яклап чыгуны сорый. Петициядә исә Эрдоганның 22-24 октябрьдә Казанда узачак БРИКС җыенына килгәч, "абруе һәм йогынтысыннан файдаланып", Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итүе сорала. Мөрәҗәгать авторлары Эрдоганның яшь галим Азат Мифтаховны, сәясәтче Айрат Дилмөхәммәтовны, Башкорт сәяси мөһаҗире Руслан Габбасовның энесе Рөстәм Фәрәретдиновны һәм "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрне азат итү тәкъдиме белән чыгуын сорый.

"Сезне Казандагы җыенга чакырулары - ярдәм итәр өчен уңышлы форсат, шул рәвешле Русиянең Төркиягә мөнәсәбәте ни кадәр эчкерсез икәнлеген сынау мөмкинлеге дә булып тора", диелә петициядә.

  • Былтыр Русия баш прокуроры Русия баш прокуратурасы Литвада теркәлгән "Азат милләтләр лигасы" ("Free Nations League") хәрәкәтен теләнмәгән оешмалар дип таныды. Прокуратура аны фетнәчел шигарьләр белән чыгыш ясый һәм Русиянең конституцион корылышына, иминлегенә куркыныч тудыра, дип искәртте.
  • "Азат милләтләр лигасы"2022 елның язында булдырылды. Ул Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен, аның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформа. Лигага башкорт, бурят, ингуш, калмык, татар, эрзя, удэгей активистлары керде.
  • Казанда БРИКС җыены 22-24 октябрьдә үтәчәк. Анда 24 дәүләтнең башлыгы килер дип көтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG