Accessibility links

Кайнар хәбәр

AP: "Алабуга" ялган юл белән Африка хатын-кызларын дроннар җыярга яллый


AP белән сөйләшкән Африка хатын-кызлары аерым алганда 12 сәгатьлек эш көненә зарланган, хезмәт хакы күләме турындагы вәгъдәләрнең ялган икәнлеген әйткән.

Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасы яшь Африка хатын-кызларын пилотсыз очкычлар җитештерү заводына эшкә җыя. Кызлар ялганга һәм начар шартларга зарлана. Бу хакта "Алабуга"ның документларын өйрәнеп һәм анда яшәүчеләр белән сөйләшеп, Associated Press яза.

Alabuga Start дигән релокация програмында Африка гына түгел, 88 илдән хатын-кызларга җыештыручы, эшче, машина йөртүче, официант булып эшләргә, 60 мең сумнан башланган хезмәт хакы түләргә тәкъдим итәләр. Хроник авырулары булмаган 18-22 яшьлек кызларга Русиягә кадәр бушлай билет, һостелда яшәү һәм медицина иминиятләштерүе вәгъдә ителә.

Тик Русия Украинадагы сугышта куллана торган дроннар җитештерүче заводта эшләячәкләрен кайберләре Татарстанга килеп җиткәч кенә белеп ала, диелә. AP белән сөйләшкән Африка хатын-кызлары 12 сәгатьлек эш көненә, гел күзәтү астында булуларына зарланган. Укытачаклары турындагы, хезмәт хакы күләме турындагы вәгъдәләрнең ялган икәнлеген әйткән. Тәндә кычыта торган таплар чыгаручы химикатлар белән эшләүгә зарланган.

Басма әңгәмәдәшләренең берсе очкыч билетлары, торак, медицина хезмәте күрсәтү, урыс теле дәресләре өчен чыгымнарны хезмәт хакыбыздан алып калалар дигән. Шулай ук Русиягә кертелгән чикләүләр аркасында аларга өйләренә акча җибәрү дә авырлашкан. Африка хатын-кызлары "коллыкта кебек, аларга ишәккә булган мөнәсәбәт", дип сөйләгән басма әңгәмәдәшчесе.

Күбесе хезмәт шартлары белән канәгать түгел, әмма бу эшкә шатланучылар һәм гаиләсенә 150 доллар акча да җибәрә алуына сөенүчеләр дә бар диелә.

Associated Press тапкан "Алабуга" документларында Африка эшчеләрен кимсетә торган сүз белән атаганнар.

Шулай ук, документлардан күренгәнчә, чит ил ватандашларын нигездә дроннарның кысасын (каркас) җыю һәм аларны буяу эшләренә җәлеп итәләр. Бу елның беренче яртысында Alabuga Start програмы нигезендә Русиягә 182 хатын-кыз килгән, дип хәбәр ителә програмның Telegram-каналында.

Русия тышкы эшләр министрлыгы, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Алабуга" баш мөдире Тимур Шаһиваәлиев АР-ның эшчеләр зары турындагы сорауларына җавап бирмәгән. Ватандашлары "Алабуга"га ялланган 22 илнең күпчелеге басма сорауларына җавап бирмәгән яки "бу мәсьәлә белән шөгыльләнәчәген" әйткән.

Угандада "Алабуга"га эшкә яллаучылар хәтта балалар йортларына килгән. Уганда Мәскәүдәге илчелеге аша борчу белдерде.

БМО Югары комиссарының вәкиле Равина Шамдасани әйтүенчә, әгәр дә кызларны алдау юлы белән, хезмәтләреннән файдалану өчен яллыйлар икән, Русиянең гамәлләре - "кеше белән сәүдә итү критерийларына туры килә ала".

  • Элегрәк Русия Татарстанның "Алабуга"икътисади зонасында иран дроннары җыярга меңнән артык Африка хатын-кызын яллаган, дип хәбәр ителгән иде. Алабугадагы заводка эшче көчләрне нигездә Угандадан китергәннәр диелә. 2023 ел башында икътисади зона вәкилләре илнең башкаласы Кампалага килгән, анда җирле студент кызлар белән әңгәмә үткәргәннәр.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Дроннарны "Алабуга Политех" көллияте студентлары җыя, диелә тикшеренүдә. Уку йортында бер меңләп кеше белем ала, шуларның берничә йөзен шушы эшкә җәлеп иткәннәр дип ышандыра журналистлар.
  • Студентлар берничә тәүлек йокламыйча эшлибез, ашамыйбыз диярлек, дип сөйли. Әмма дрон җыюдан баш тартырга ярамый, дип искәртәләр. Эшләре өчен түләнә: журналистлар мәгълүматынча, аена 30-40 мең сум алалар.
  • "Idel.Реалии" исә "Алабуга Политех"та укыган студентларның аналарын тапты, алар белән сөйләште. "Яшүсмерләр респираторлар киеп 15 сәгать буена эшли дә эшли ", дип сөйләгән иде басма әңгәмәдәшләреннән берсе.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG