Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Авыллар бушап калачак". Татарстанда терлек саны 5%ка кимегән


Архив фотосы
Архив фотосы

Терлек булмаса, авыл бетә, ди рәсмиләр.

2024 елда Татарстан фермерлары мөгезле эре терлек санын 28 мең башка киметкән. Шәхси хуҗалыкларда исә, сыерлар саны 9 меңгә азайган. Бу авыл халкының юкка чыгуына китерәчәк, диде Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы киңәшмәсендә.

"Без халыкны югалтабыз. Әгәр дә эш һәм терлек булмаса, авыл җирлекләре бик нык бушап калачак", диде ул.

Шәхси хуҗалыкларда да хәлләр авыр. "9 мең сыер югалттык", диде Миңнеханов. Аеруча, Балтач, Аксубай, Чүпрәле, Тәтеш, Нурлат районнарында терлек кими. "Бу гаиләләрнең керемнәренә йогынты ясый", дип өстәде ул.

Миңнеханов моның сәбәпләрен атамады, ләкин савым сыеры асраучыларга субсидия арттырырга сүз бирде.

Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров сүзләренчә, бары 11 районда гына мал-туарны арттыра алганнар. Республиканың эре һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында терлекләр 28 мең башка кимегән.

Шул ук вакытта Татарстан авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакы түбән булып кала. Былтыр ул 57 мең сумнан артып киткән. Бу Татарстандагы уртача хезмәт хакыннан якынча 15 меңгә азрак.

2024 елның 9 аенда Татарстанда сыер асраучы фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар саны кимегән, дип хәбәр ителгән иде. Бу сөткә булган бәяләр һәм терлекне асрау чыгымнары белән бәйле, дип аңлаткан иде Татарстан муниципаль берәмлекләр берләшмәсе рәисе Әкъзам Гобәйдуллин. Ул крестьян-фермер хуҗалыгы, шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү програмнарын үзгәртергә чакырды.

Авыл хуҗалыгы тармагында проблемнар 2022 елда Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң кискенләште. Татарстан авыл хуҗалыгы тармагы чит ил техникасына бәйле булып кала. Мәсәлән, сыер саву җиһазлары — 100%ка импорт тауар булып санала, дип сөйләгән иде Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров.

Элегрәк Зәй районындагы фермер Марат Зыятдинов Азатлык Радиосына санкцияләр терлекче фермерларга үз йогынтысын ясады дигән иде.

"Бездә бит күп сөт бирә торган сыерлар юк, аларны Нидерландтан, Маҗарстаннан кертәләр иде. Минем бер танышым да чикләүләр ныклап керер алдыннан көчкә Маҗарстаннан сыерлар кайтартып кала алды", диде ул.

Элегрәк сыер асрау чыгымнары артты, сөт бәяләре төште дип Азатлык Радиосына сөйләгәннәр иде шәхси хуҗалыкларда.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG