Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айгөл Лайон: "Безнең азат булып яшәргә хакыбыз бар"


Башкорт активисты Айгөл Лайон
Башкорт активисты Айгөл Лайон

Эстониядә Азат милләтләр лигасының гамәлгә кую конгрессы узды. Анда барлыгы 12 халык вәкиле катнашты. Шул исәптән башкортлар һәм татарлар. Җыенда башкорт активисты Айгөл Лайон рәислек итте. Ул конгресста яңгыраган фикерләрне һәм Баймактагы хәлләр турында сөйләгәнен җиткерде.

4-6 апрельдә Эстониянең Отепя шәһәрендә Азат милләтләр Лигасының беренче конгрессы узды. Биредә төрле халыкларның милли хәрәкәтләре катнашты. Барлыгы — 12 халык вәкиле. Делегатлар саны исә 28 кеше иде. Биредә татар һәм башкорт оешмалары вәкилләре дә, эрзя, бурятлар һәм башкалар булды.

Конгрессны оештыручылар һәм анда катнашучылар бу чарада Азат милләтләр лигасының төп документларын эшләп бетереп, кабул итте. Җыен исеменнән Эстония парламентына мөрәҗәгать тә кабул ителде, резолюция өчен дә тавыш бирелде, Лиганың эш планы расланды.

"Бу — безнең беренче очрашуыбыз һәм без бөтен дөньяга урыс колонизаторларының богауларыннан ычкынырга теләвебезне белдерергә тиеш. Бәйсезлек — үзебезне саклап калуның соңгы мөмкинлеге. Без гаделлек, җаваплылык өчен", дип белдерде конгрессны ачканда Лиганың президенты Раджана Дугар-ДеПонте.

Белешмә: "Азат милләтләр лигасы"

Азат милләтләр лигасы — Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен, аның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформа. Русия халыкларының милли хәрәкәт вәкилләре тарафыннан 2022 елда оештырылды. Аңа башкорт, бурят, ингуш, калмык, татар, эрзя, удэгей активистлары керде.

Эстониядә өч көн дәвам иткән бу чарада активист, Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты әгъзасы Айгөл Лайон да катнашты. Активист Руслан Габбасов җыенда катнашмады. Аның сәлам хатын Лайон башкаларга яңгыратты. Утырышларда да Айгөл рәислек итте.

Азатлыкка ул Эстониягә булган сәяхәте, чит илләрдәге башкорт комитетының эшләре һәм аңа шәхсән башкортларның бәйсезлеге өчен көрәштә нәрсә авыр бирелгәне, илдә калган туганнары белән мөнәсәбәтләре һәм татар белән башкортлар эстоннардан нәрсәгә өйрәнә алуы турында сөйләде.

— Айгөл ханым, Азат милләтләр лигасы конгрессында катнашуыгыз беренче тапкыр булдымы? Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты исеменнән нинди чыгыш ясалды, нинди тәкъдимнәр яңгырады?

— Бу конгресс гомумән беренче җыен булды. Гамәлгә кую чарасы иде ул. Документлар язылып бетәргә, аларга төзәтмәләр кертелергә, тавыш бирергә, расларга кирәк иде. Лиганың нигезләмәсе, хартиясе, резолюциясе кебек мөһим документлар да кабул ителде. Эш күп иде чынында. Күбебез онлайн гына аралаша идек, ә бу күзгә-күз күрешеп аралашырга мөмкинлек тудырды.

Конгресска лиганың президенты Америкадан Раджана Дугар-ДеПонте килде. Эрзя халкының азатлыгы өчен көрәшүче милли хәрәкәт зур делегация белән килде. Сыресь Боляень бар иде. Азатлык өчен көрәшүче эрзялар Украинада күпләп яши, тулы автобус белән килгәннәр. Ингерманландия вәкиле Максим Кузахметов бар иде, Бурятия вәкилләре катнашты. Азат милләтләр лигасына Татар иҗтимагый үзәге, "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" төркеме, Украинадагы "Азатлык" татар милли хәрәкәте керә. Бу чарада Донбасс татарлары катнашты. Алар эрзялар белән бергә килде. "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" исеменнән Латвиядән Зөфәр Зәйнуллин катнашты. Башкортлардан үзем генә идем.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Минем мондый чарада беренче катнашуым. Бюрократик эшләр күп булды. Бу — мөһим эш. Өч көн башны күтәрмичә эшләдек чынында. Лига нигезләмәсендә Русиянең баскынлык сугышында Украина яклыбыз дип төгәл язылды. Русиянең таркалуы, деколонизация шартлары үтәлергә тиеш дип акка кара белән теркәп куелды.

Моннан тыш Эстония парламентына мөрәҗәгать кабул ителде. Украинаны яклаган кебек, Русиянең урыс булмаган, азатлыкка омтылган халыкларның проблемларын хәл итүдә актив катнашырга чакырдык. Чарага кадәр без Эстониянең тышкы эшләр министрлыгына бардык, анда берничә кеше генә, шул исәптән мин катнаштым.

— Бу очрашуда сүз нәрсә турында барды?

— Очрашу ике сәгатькә якын дәвам итте. Үзебезнең проблемнарны сөйләдек. Эстония ягы ниләр булдыра ала — шуларны сөйләде. Медиа тормышында активрак катнашырга тәкъдим иттеләр. Безне бик кызыксынып, игьтибар белән тыңладылар. Сезнең проблемнарны, халык ничек яши, ниләр кичерә, ни турында уйлый икәнен белмибез дип таныдылар. Әлегә кадәр Русия хакимиятенә каршы торган оппозиция шәхесләре белән генә аралашырга мәҗбүрбез диделәр, ә алар, билгеле, Русиядәге милли азчылык проблемнарын күтәрми. Алар үзләрен ачык тотты чынында, күбрәк сөйләгез, без урыс булмаган халыкларның ничек яшәгәнен тирәнрәк беләсебез килә диделәр. Чыннан да, кызыксынулары күренә иде, сорауларны да күп бирделәр.

Мин башкортлар турында сөйләдем, Баймактагы хәлләрне, 80ләп кеше төрмәләрдә утыра дидем. Ни өчен бу хәлләр барлыкка килгәнен дә аңлаттым. Тел турында сөйләдем, мәктәп, бакча, университет системыннан башкорт теле кысрыклап чыгарылганы һәм башкорт теле югалырга мөмкин булуын бәйнә-бәйнә сөйләдем.

Безне күрмәмешкә салышалар

Эстония Баймак хәлләрен ишетеп белә, әмма әлеге дә баягы урыс телле либерал медиасы күзлеге аша гына ишеткән. Ә алар башка призма белән бирде бит ул хәлләрне. Урамга чыгарга мәҗбүр булган башкортларны сепаратистлар, радикаллар дип сөйләделәр. Халыкның зар елавын аяк астына таптап, башкорт агай һәм апаларына, яшьләргә "маргиналлар" дип мөһер салынды. Гаделсез һәм теманы төптән белмичә ясалган гамәл булды. Гомумән, бәйсезлек өчен көрәшкән активистларны, безне, мисал өчен, шулай ук маргиналлар, игътибарга лаек булмаган кешеләр дип мыскыл итеп күрсәтү, тәкъдим итү бара, безне йә күрмәмешкә салышалар, йә акылдан язган кешеләр кебек шәрехлиләр дидем.

Эстоннар үзләре кайчандыр Совет Берлегендә милли азчылык булган халык, алар да "олы агай" астында яшәп күпне күрде. Шуңа да безнең хәлләрне, тел мәсьәләләрен дә, үзебезнең җирдә үзебезчә яши алмавыбызны, хокуксыз тормыш итәргә мәҗбүр булганны аңлыйлар дип саныйм.

— Шулай да соңгы елда милли азчылык мәсьәләсе, деколонизация проблемы, милләтләрнең бәйсезлек өчен көрәше темасы сүрелеп бара дигән хис кала. Европада да, Америкада да ул әллә ни кызыксыну уятмый башлады кебек. Сездә андый хис-тойгы бармы?

— Беренчедән, безне Европа дәүләте кабул итте, алар мәйдан бирде. Open Estonia foundation белән Uralic Center безгә зур ярдәм күрсәтте. Uralic Center җитәкчесе Оливер Лоодега зур рәхмәт, бөтенесе ялт итеп оештырылды. Бу да зур әйбер. Шуңа да безнең кебек фикер йөртүчеләр берсенә дә кызык түгел дип уйлау хаталы. Әмма теманың сүрелә баруы, беренче еллардагы кебек көнүзәгендә тормаганы белән килешәм.

Деколонизация темасы, чыннан да, басыла, йотыла бара. Беренчедән, ул темага төрле көчләр төрлечә сөйли һәм ул деколонизация темасында буталчыклар барлыкка килә. Кешеләр дә бутала.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Без, мисал өчен, Русия колонияләренең азат ителүе турында сөйлибез. Ә башка кайбер оешмаларның, алар урыс либерал оппозиция көчләренә якын, акчаны да шуннан суырып яталар, риторикасы безнекеннән тамырдан аерыла. Без бәйсезлек дибез, ә аларның максатлары — урыслар, Русия хакимияте колониаль караштан, фикердән арынырга тиеш. Белеп эшлиләрме, әллә юкмы, әллә махсусмы — әйтә алмыйм. Безнең идеяне алар башка якка бора, шул сәбәпле эш башка юнәлеш ала да куя. Бусы — бер.

Икенчедән, әйе, без читкә этәреләбез, чөнки безне күрмәмешкә салышалар, моның да объектив сәбәпләре бар. Урыс сәяси көчләрнең лоббилары куәтле эшли. Моны танырга кирәк. Аларның үз медиалары күп һәм алар көчле эшли. Аларга без кызык түгел, , читләштерә. Америка яки Европа хакимиятләре либераль урыс оппозициясен таный, чөнки шулай уңайлы һәм җиңел. Урыс оппозициясе арасында, чыннан да, танылган кешеләр шактый һәм дәүләтләргә алар белән эш итү кулайрак. Исемле кешеләр Русияне таркату турында сүз катмый, милли азчылыклар проблемнары алар өчен юк, Көнбатышка аларның Путинга каршы сөйләүләре дә җитә. Безгә авыр булачагын аңлыйбыз, Эстониядәге конгресс вакытында ул хакта сөйләшүләр күп булды.

— Бу уңайдан нинди эш юнәлеше билгеләнде?

— Урыс либерал көчләре башкортка гына түгел, теләсә нинди милли хәрәкәткә дә сәерләргә кебек карый. Алар үзләре колониаль карашлы кешеләр. Алар таркалмас бербөтен Русиягә ышана, ә безнең үзебезнең юлыбыз бар. Халыкка аңлату, агарту, төрле дәүләтләр хакимиятләре, парламентлары белән элемтәләр булдыру, очрашу, Русиянең милли азчылыклар проблемнарын сөйләү һәм бары тик Русия империясе юкка чыкса гына безнең исән кала алубызны аңлату.

— Көнбатыш бу идеяләргә ышанамы? Үзегез куйган максатлар никадәр тормышка ашарлык дип саныйсыз?

— Көнбатыш илләре ышанамы, юкмы — ул мөһим түгел. Иң әһәмиятлесе — безнең үз идеябезгә инану. Ул бәйсезлек эстоннар яки американнарга түгел, безгә кирәк беренче чиратта.

Бәйсезлеккә ышанам. Иртәгә булмас ул, бәлки соңрак та булыр, кем белә, бәлки, тагын 100 ел көтәргә туры килер, ә бәлки тиз дә булыр — белмим. Әмма бу рәвешле Русия империясенең яшәвенә ышанмыйм. Бөтен дөньяга куркыныч тудырган дәүләтнең тормышы озак дәвам итә алмый. Башкорт халкының азат булуына нәкъ менә бүген минем шәхсән тырышлык салуым кирәк. Без азат булып туганбыз, азат булып бәхетле яшәргә тулы хокукыбыз бар. Ул безгә Ходай тарафыннан бирелгән нигъмәт, аны тартып алырга, басарга беркемнең дә хакы юк.

Ярый килгәнмен әле бу конгресска дип куандым. Ике еллап бер-беребезне беләбез, Лига эшендә катнашучы америкалы активистларны танып беләм. Алар белән узган елны Америкада Әсир милләтләр атнасында Нью-Йоркта таныштык. Ә монда мин үземә эрзя, бурят халкын ачтым. Никадәр белемле һәм ихлас кешеләр дип сокланып карап тордым. Без ялгыз түгел, бергә көрәшәбез дип көч тоеп кайтып киттем. Мин үземдә дә көч сиздем. Илһам алдым. Алда безне көрәш көтә, ул авыр һәм озак та булырга мөмкин, әмма нинди генә авырлыклар булмасын, бу эшне ерып чыга алачакбыз дигән фикергә килдем.

— Азатлык темасын күтәргәндә, Башкортстанда, чит илләрдә булсын, башкорт милләте арасында бу темага кызыксыну барлыгын күрәсезме?

"Син — дошман һәм кабәхәт!" дип язучылар бар

— Мин социаль челтәрләрдә күп язам, язганнарга игътибар итмиләр дип әйтә алмыйм, әйе, ачыктан-ачык куәтләргә куркучылар шактый. Әмма аерым эндәшүчеләр, хат язучылар, сораулар бирүчеләр бар. "Рәхмәт, ичмасам, сез бу сүзләрне әйтәсез!" дип куәтләүчеләр дә бар. Анысына куанам. Сөйләшәм, теләктәшлек күрсәтәм. Кеше ялгыз хис итмәсен үзен дип телим. Хат язучылар арасында "Син — дошман һәм кабәхәт!" дип язучылар да бар. Андыйларга җавап бирмим.

Чит илдә күптән яшәүче башкортлар төрле, алар арасында куркучылар да бар. Берәр чара булса, анда Руслан Габбасов булуын икән яки аның катнашы булуын белсәләр, катнашмыйбыз диючеләр бар. Кемгәдер ошыймы, юкмы, Руслан Габбасов — бүген башкортның лидеры. Ул берсе дә алырга теләмәгән иң авыр йөкне, җаваплылыкны үз өстенә алды һәм башкорт өчен, Башкортстан өчен ихластан көрәшә. Кемдер тәти генә, чәй эчеп кенә яшәп була бит дип саный. Бу — аларның хакы. Ләкин Руслан Габбасов та, мин дә башкача уйлыйбыз һәм андый башкорт буласыбыз килми. Бәйсезлек өчен көрәшебезне мөһим дип саныйбыз. Без бүген хәлиткеч вазгыятьтә яшибез. Безнең башка юлны сайлау мөмкинлегебез юк. Башкортның хокукын кайгырту, аның өчен көрәш юлына рәхәттән генә кереп китмәдек бит. Без дә матур гына, тәти башкорт булып яши ала идек. Әмма башкортларны хокуксыз итү, аларны изү, төрмәләргә тыгуны тыныч кына күзәтеп яки телне яшереп утыра алмыйбыз. Юк андый хакыбыз.

Русия үзе безне аннан биздерер өчен күп тырышты, безне этеп чыгару өчен күп эшләде. Нәрсә көтәргә? Нишләргә кала безгә? Башкорт халкы хыялланган азатлык өчен көрәш хәзер бармаса, кайчан булырга тиеш соң ул? Украина сугышында бөтен башкорт ирләре үлеп беткәнне көтәргәме? Юк, шушы вакытта без үз сүзебезне әйтергә тиеш идек, әйттек тә һәм әйтәчәкбез.


— Курку бармы сездә? Гаиләгез ни ди бу эшчәнлегегезгә? Башкортстандагы туганнарыгызга басым булыр дигән курку бармы?

— Улым Нурисламның соңгы елларда башкортлыгы нык артты, башкорт булуы өчен горурлана. Ул да бу хәлләрне күзәтә, карый. Улым тулысынча минем яклы, эшчәнлегемне хуплый, "Әни, син булдырасың! Тырышыгыз инде!" дип мактап, куәтләп тора. Бу мине канатландыра. Кызым да һәрвакыт: "Мин — башкорт!" ди. Куанам, сөенәм. Бүгенге көрәшем алар хакына да, илдә калган башка башкорт балаларының киләчәге өчен дә бит.

Туганнарым өчен борчылмыйм. Алар Путинны ярата, Украинага каршы сугышка теләктәшлек күрсәтә, Русия җиңеп кайта дип саный, дога кыла. Без төрле тарафта. Әмма бу нигездә мин пыр тузып талашасым да, бәхәсләшәсем дә килми. Аралашмыйм. Алар өчен курыкмыйм, алар мине яклап әйтә торган кешеләр түгел.

— Шулай да, хатын-кыз буларак, бу йөк артык авыр булып тоелмыймы?

— Ә кайсы эш җиңел соң? Эшкә кушылганда, мин булмасам, тагын кем соң дип тотындым. Берара карыйм, Руслан Габбасов берүзе, ялгыз бәргәләнә дигән хис туды. Башкорт милли хәрәкәте бар ул, әмма аларны кешеләр белми, үзләре йөзләрен ачарга теләми, ачыктан-ачык сөйләми. Бер Габбасов Путинга каршы бәрә дә бәрә, башкортлар сугышка бармасын дип чыгыш ясый, әле тел, әле бәйсезлек, әле вәхши хакимият турында бәйнә-бәйнә аңлата.

Милли хәрәкәттә хатын-кызларның булуы балансны саклый

Габбасовтан өркүчеләр дә бар, ул берүзе генәмени дип уйлаучылар да шактый. Башкалар юк икән, димәк ул үзе генә шулай фикерли дип карар чыгара ала кеше. Ә мин хатын-кыз, ике бала әнисе, башкорт дөньясында азмы-күпме мине таныйлар. Габбасовның фикерләрен башкорт хатыны да хуплый икәнен күрсеннәр дип мин дә кушылдым. Милли хәрәкәттә хатын-кызларның булуы баланс сакларга да мөмкинлек бирә. Ирләр ниндидер әйберләрне игътибарсыз калдырырга мөмкин. Шуңа читтә кала алмадым, булдыра алмадым.

Бу конгресста да башлыча ирләр иде. Анда катнашучылар — үз милләтләренең белемле, акыллы, дәрәҗәле шәхесләре. Алар да балык кебек су уңаена гына йөзә алыр иде, әмма халыклары өчен үз фикерен үзгәртә алган. Йөрәк кушуы белән алар көрәш юлын сайлаган. Хатын-кызга кимсетеп карау юк, көндәшләр юк, бер-беребезне яклыйбыз, ярдәм итәргә тырышабыз.

— Башкорт милли хәрәкәте комитетына кушылучылар бармы?

— Теләктәшлек белдерүчеләр юк түгел, бар, әмма, әйтәм бит, үз исемнәрен атарга куркалар. Башкортстанда яшәүчеләргә бу эштә катнашу куркыныч. Баймак хәлләрен күрдек бит, богаулыйлар да куялар, төрмәгә тыгалар. Чит илдәге башкортларның да бер өлеше курка, чөнки һаман да Русиягә кайтып йөриселәре килә, анда туганнар, басым артыр дип шикләнәләр. Ул Русиягә кайтып йөрүне һич аңламыйм! Сугыш барганда, синең дәүләтең башка дәүләткә басып кереп, андагы кешеләрне изеп үтергәндә, кеше нинди йөрәк белән Русиягә кайтып, кунак булып йөри ала икән? Әхлакый яктан никадәр хәерле гамәл икән соң бу?

Мин үзем дә бу хәрәкәттә күптән дип әйтә алмыйм, әмма миннән соң да "сезнең белән булырга телим" дип кушылучылар булды. Без ялгыз дип уйларга кирәк түгел.

Иң мөһим эшебез — ул халыкны агарту. Аларга бүгенге хәлләрне аңлату, сөйләү. Пропаганда ялганын фаш итеп күрсәтергә тиешбез. Шуннан соң тагын да күбәя алабыз.

— Эстониядән нинди тәэсирләр белән кайттыгыз? Татар-башкортлар эстоннардан нәрсә өйрәнә ала?

— Мин бирегә килергә күптән хыялландым. Бу ил башкорт каһарманы Салават Юлаев тарихы белән бәйле. Ул шушында сөргенгә җибәрелеп һәлак була. Палдиски шәһәрендә аның һәйкәле бар. Аны эстоннар куйды, эстоннар аның исемен мәңгеләштерде. Мәктәп елларыннан ук шушында килеп аның һәйкәлен күрәсе килде. Шөкер, бу максатыма ирештем.

Конгресс Отепя шәһәрендә узды. Төрле кешеләр белән сөйләштем, безгә хезмәт күрсәткән гап-гади эшчеләр алар. Бик итәгатьле сөйләшәләр. Кибетләрдә дә аралаштым. Берсе белән сүз катып сөйләшеп киттек, Салават Юлаевны белә булып чыкты. Күңелем тулды. Мәктәптә укыганда аның турында сөйлиләр иде дип аңлатты.

Эстониядә криминал юк икән, бик тыныч

Башкала Таллин урыс шәһәре булып чыкты. Гаҗәпләндем. Биредә яшәүчеләрнең 30 процентын урыслар тәшкил итә икән. Шәһәрне гиздем, музейларын карап йөрдем. Бик пөхтә шәһәр, яшәгән урыннарны яраталар, өйләре кебек тәртиптә тоталар. Тыныч, ипле халык. Таллинда күзгә чалынган күренеш мондый булды — урамда йөрим, балалар үзләре генә мәктәптән кайта, каядыр бара, паркларда да үзләре генә уйный. Әти-әниләр юк. Шаккатым. Без ияртеп йөрибез, озатабыз, каршы алабыз бит. Эстониядә криминал юк икән, бик тыныч. Балаларны ияртеп, саклап йөрү юк. Сокландырды, гаҗәеп күренеш бит!

Өйрәнерлек әйбер күп ул чынында. Аларның узган юлы — безнең киләчәк. Эстоннар атышсыз, үтерешсез яулады бәйсезлеген. Әмма бу хыялга ирешер өчен бөтен халык бердәм булды, үҗәт булды. Урысларны илләреннән кумадылар, илдә яшәп калыр өчен мөмкинлекләр тудырдылар, аларга интеграцияләнергә ярдәм иттеләр. Эстоннар бәйсезлеген яулап, үзләренчә яшәп яталар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG