Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт теленнән онлайн-олимпиадада 41,5 мең кеше катнашкан, шуларның 1,5 меңе — диалект нигезендә тест биргән


Архив фотосы
Архив фотосы

Катнашучылар саны былтыргыдан 1,5 тапкырга күбрәк.

Башкорт теленнән узган онлайн-олимпиада нәтиҗәләре билгеле булды. Бу хакта Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды хәбәр итә.

Олимпиада 9-11 октябрьдә узды. Катнашучыларга олимпиаданың рәсми сайтында өч дәрәҗәнең берсен сайлап, тест үтә алган. Олимпиада Башкортстан башлыгы гранты ярдәмендә тормышка ашырылган.

Олимпиадада барлыгы 41 567 кеше катнашкан. Башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр өчен тестны 23 714 кеше биргән. Башкорт телен иркен белүчеләр өчен дәрәҗәне 16 335 кеше, "башкорт теле диалектлары" дигән юнәлешне 1 518 кеше сайлаган.

Олимпиадада Уфа, Чакмагыш, Бәләбәй һәм Туймазы районнары халкы актив катнашкан диелә хәбәрдә. Моннан тыш, тест бирүчеләр арасында Чиләбе, Самар, Оренбур, Татарстан, шулай ук Мәскәү, Сургут, Нижневартовски, Вязьма һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән вәкилләр булган. Үзбәкстан, Төркия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүчеләр дә катнашкан диелә.

Һәр катнашучы үз җыйган баллары күрсәтелгән сертификат бирелгән. Алар дөрес җавапларны олимпиада сайтыннан мөстәкыйль төстә тикшерә алды.

Башкорт теле буенча онлайн-олимпиада беренче тапкыр 2023 елның октябрендә узды. Ул вакытта анда Русиянең 67 төбәгеннән һәм 23 илдән 27 614 кеше катнашты.

Соңгы елларда Башкортстанда татар теле башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалекты" дигән төшенчәне дә кулланышка кертеп җибәрде. Рәсми оешмалар да моны куллана. 2020 елдан "диалект"тан диктантлар оештырыла.

Татар галимнәре моны уйдырма дип саный. Алар башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектында" башкорт теле үзенчәлекләре юк дип белдерә.

Быел Башкортстан башлыгы гранты җиңүчеләр арасында өлешчә татар теленә бәйле бер күптелле (татар, башкорт, инглиз телләре) проект кына булды. Аның каравы, Азатлык Радиосы исәпләренә караганда, 50 млн сумлык бюджеты булган грантның 10 миллионы турыдан-туры татарга каршы корылган проектларга бирелде. Сүз башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалекты" турында бара.

Русиядә 2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, Русиядә 1,57 млн башкорт яши дип санала. Башка халыкларның саны күпләп кимегәндә, башкортлар нибары 12,6 меңгә азайды. Башкортлар нигездә Башкортстанда гына артты — якынча 96 мең кешегә. Татарлар республикада 34 меңгә кимеде.

Җанисәп белән бәйле каршылыклы сораулар бигрәк тә Башкортстан һәм Татарстанда туды. Соңгы елларда Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәйде. Башкортстан галимнәренең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG