Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт телен уку әсбабыннан Русия төбәкләрендә 8,5 мең кеше файдаланган


Башкорт теле дәресе (архив фотосы)
Башкорт теле дәресе (архив фотосы)

Башкортстанда башкорт телен өйрәнү әсбабы әзерләнгән иде. Аны филологлар, методистлар һәм програмчылар язган.

Әсбапны Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды эшләгән. Ул Башкортстан башлыгы гранты ярдәмендә башкарылган. "Башкорт теле: яңа караш 2.0" әсбабы телне яшьләр һәм олыларга өйрәтү мөмкинлеге бирә. Әлеге әсбапны Уфада бушлай курсларда да кулланганнар.

Курсларда бу әсбапны файдаланган укытучы Ләлә Сафина укучыларда телгә карата зур кызыксыну уята алуларын сөйләгән.

Шулай ук телне өйрәнүдә мобиль кушымта да эшләнгән. Аның аша телне башлангыч дәрәҗәдә белүчеләрдән алып яхшы сөйләшүчеләргә кадәр өйрәнергә мөмкин. Бу әсбап өчен 10 видеоклип төшерелде, алар материалны үзләштерүгә ярдәм итә.

Әсбаптан Русия төбәкләрендә 8,5 мең кеше файдаланган.

Соңгы дүрт елда Башкортстан башлыгының гранты ярдәмендә телне популярлаштыру һәм аны заманча тормышка кертү белән бәйле 16 проект тормышка ашырылган, дип хәбәр ителә.

Быел Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның телләр грантының 90 проценты башкорт телен саклау һәм үстерүгә тотылуы билгеле булды. Махсус татар теленә багышланган бер проект та булмады. Аның каравы, Азатлык Радиосы исәпләренә караганда, 50 млн сумлык бюджеты булган грантның 10 миллионы турыдан-туры татарга каршы корылган проектка биреләчәге ачыкланды.

• 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.

• Ул вакытта урыс телен укытуга зыян килүгә ишарә ясалды. Шул ук елны мәктәпләрдә татар теле дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.

• Шул ук елны Мәскәү басымы белән Башкортстан мәктәпләрендә башкорт телен һәркемгә укыту тукталганнан соң, республикада ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.

• Моңа кадәр Башкортстан башлыгы Радий Хәбировтан мәктәпләрдә башкорт теле дәресләрен арттыруны сорадылар. Уфа районындагы мәктәпләрдә туган телне өйрәнүгә 0,5 сәгать бирелүе, шул рәвешле балаларның ана телләрен өйрәнүгә хокуклары бозылуы әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG