Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан мөфтие булып кабат Айнур Биргалин сайланды


Айнур Биргалин
Айнур Биргалин

Ул мөфтият белән 2019 елдан җитәкчелек итә.

Бүген, 24 октябрьдә, Башкортстан Диния нәзарәте рәисе итеп хәзерге мөфти Айнур Биргалин сайланды. Мөфтиятнең IX Корылтаенда ул бердәнбер намзәт итеп чыгарылган иде.

Киләсе биш елда ул Диния нәзарәте белән җитәкчелек итәчәк. Үз чыгышында Биргалин Башкортстан җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Аның намзәтен Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та хуплады. Ул җыенга килеп, мөселманнарга Уфада озак елларга сузылган "Әр-Рәхим" мәчете төзелешен тәмамларга сүз бирде.

Айнур Биргалинга 35 яшь. Ул Башкортстанның Учалы районы Баттал авылында туган. Русия Үзәк диния нәзарәте каршындагы Русия ислам университетында, Мисырның Каһирә шәһәрендәге Әл-Әзһәр университетында белем ала. 2016 елда Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе һәм журналистикасы факультетын, "башкорт һәм гарәп телләре филологы-мөгалиме" белгечлеген тәмамлый. 2021 елда Башкортстан башлыгы каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясенә аспирантурага укырга керә. 2011 елдан Уфа шәһәренең төрле мәчетләрендә имамлык итә.

2019 елның октябрендә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәисе итеп сайлана.

Төзелеше күп елларга сузылган "Әр-Рәхим" мәчете белән бәйле низаглы хәлләр Биргалин чорында да дәвам итте. 2022 елның гыйнварында Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте "барлык имамнарга һәм мөфтияттә эшләүчеләргә фетнәгә китерердәй фикерләр белдермәскә, шул исәптән "Әр-Рәхим мәчете төзелеше белән сорауларга җавап бирмәскә" кушты. Мәчет төзелешендә зур алга китеш булмады.

Ул мөфти булган чорда мөфтият тирәсендә төрле низаглар булды. 2022 ел ахырыннан башлап мөфтият һәм Айнур Биргалин шәхсән үзе Диния нәзарәтенең элекке хезмәткәрләренә хезмәт хаклары түләнмәү белән бәйле ызгышларга, күпсанлы мәхкәмә утырышларында катнашты.

Айнур Биргалин Русиянең Украинага каршы сугышын актив рәвештә хуплап килә. Ул мобилизация үткәрүне яклый, хакимиятне хуплаучы митингларда, төбәк телевидениесендә һәм федераль телеканалларда чыгыш ясый, Европа, Америка һәм НАТОны — "мөнафикъ", "Русия һәм дин дошманнары" дип, ә Украина хакимиятләрен "фашистлар" дип атый.

Биргалин мөслимәләргә никабтан йөрүгә каршы чыкты. "Никаб күп кешеләрне куркыта, аларны исламнан читләштерә", диде ул.

Өйләнгән, биш баласы бар.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG