Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан республикасы көне уңаеннан чит илләрдә яшәүче башкортлар протест чараларына чыкты


Вильнюстагы чара
Вильнюстагы чара

Чит илләрдәге башкортлар хәзерге рәсми Республика көненең чынлыкта Башкортстан дәүләт суверенитеты турындагы декларация игълан ителгән көн булуы турында искә төшерде. 

Бүген, 11 октябрьдә Страсбургта (Франция), Лос-Анджелеста һәм Сакраментода (АКШ), Анталиядә (Төркия), Астанада (Казакъстан), Вильнюста (Литва) башкорт, татар, казакъ активистларының Башкортстан республикасы көненә багышланган ялгыз пикетлары үтте.

Шул рәвешле чит илләрдәге башкортлар хәзерге рәсми Республика көненең чынлыкта Башкортстан дәүләт суверенитеты турындагы декларация игълан ителгән көн булуы турында искә төшерде.

"Бүген, 11 октябрьдә Башкорт милли хәрәкәтенең чит илдәге комитеты чакыруы белән туган республикалары язмышына битараф булмаучы бөтен дөньядагы Башкортстан ватандашлары протест чараларына чыкты. Алар бүген Башкортстанның хокуксыз, коллыкка төшкән, кан белән ясак түләүче колония икәнен хәтерләтте. Кызганыч, башкорт хакимиятләре бәйрәм итә торган сувенир бәйрәм - республикада яшәүчеләрдән көлү ул. Башкортларга халык буларак котылып калу, республикаларын һәм аның байлыкларын саклау өчен бердәнбер мөмкинлек - Русиядән аерылу процессын башлап, үзләренең бәйсез дәүләтләрен кору!" - дип җиткерә Башкортстан милли хәрәкәтенең чит илдәге комитеты.

  • 1990 елның 11 октябрендә Башкортстан Югары Шурасы республиканың суверенитеты турында декларация кабул иткән иде. Шуннан бирле бу көн республика һәм суверенитет бәйрәме буларак бәйрәм ителеп килде.
  • Быел исә бер төркем башкорт активисты 11 октябрьне Республика түгел, ә "колония көне" дип билгеләп узарга чакырды. Мәсәлән, эшен читтә алып барган "Башкорт милли комитеты" дигән оешма бу көнне шулай атап, игътибарны Башкортстанның бүгенге хәленә юнәлттерергә тели.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG