Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 29 бала атасы сугышка киткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Иргә 57 яшь булуы әйтелә. Түрәләр аның сугышка китүен "патриотизм хисе" белән аңлата. Шул ук вакытта Вәлиевларның ике улы да хәзерге вакытта сугышта диелә.

Башкортстанда 29 бала атасы, Благовещенски районыннан Вахид Вәлиев контракт төзеп Украинадагы сугышка киткән. Бу хакта "Башинформ" яза.

Ир хатыны Ирина Вервельская белән бергә бу балаларны тәрбиягә алып үстергән диелә.

Иргә 57 яшь булуы искәртелә. Түрәләр аның сугышка китүен "патриотизм хисе" белән аңлата. Шул ук вакытта Вәлиевларның ике улы да хәзерге вакытта сугышта диелә.

"Башинформ" хәбәрендә бу гаиләнең республикада хөрмәтле булуы, 2021 елда "Ата-ана батырлыгы" дигән дәүләт бүләге алуы да искәртелә.

Быел Русиядә гаилә елы игълан ителде. Ә 8 июльдә Русиядә Гаилә көне үткән иде. Мобилизацияләнгәннәрнең хатыннарыннан оешкан "Путь домой" хәрәкәте хәрбиләрне сугыштан кайтаруны таләп итеп "Гаиләсез көн" дигән чара үткәрде.

"Гаилә елы, гаилә көне, гаилә парады, традицион гаилә кыйммәтләре. Нинди матур, купшы һәм ясалма сүзләр. Безнең хакимиятләрнең чын гаилә кыйммәтләре шундый: үз балалары иң яхшы тормышта яши, ә безнекеләр әтисез үсә", дип белдерде хәрәкәт әгъзалары.

Украинадагы сугышта катнашучы ихтыярилар һәм контракт белән киткән хәрбиләр кайчан мобилизацияләнгән яки Русия саклану министрлыгы белән кайчанга кадәр килешү төзегән булуларына да карамастан, сугыш бетмичә өйләренә кайтмаячак. Бу хакта блогерлар һәм Украинадагы сугыш турында язучы медиалар хезмәткәрләре белән очрашуда Русия президенты Владимир Путин әйтте. Путин игълан иткән "өлешчә" мобилизациянең тәмамлануы турында фәрман булмаганга, контрактчыларны өйләренә җибәрмәү өчен юридик мөмкинлек бар.

  • Күптән түгел Башкортстанда ДОСААФ идарәсе "Рекрут" проекты кысаларында Украинадагы сугышка ике ай эчендә 700 ләп кешене җибәрүе билгеле булды. Башкортстаннар идарәгә танышларын китерә, алары исә хәрби хезмәткә контракт төзи. Шуннан соң танышын китерүчеләргә 50 мең сум бирәләр.
  • Башкортстанның Сибай шәһәре мэры Азамат Юлдашбаев контракт төзеп Украинадагы сугышка китте. Аның белән бергә Сибай шәһәре һәм Хәйбулла районы хәрби комиссары Ринат Зәбиров, шулай ук Сибай депутаты Әхәт Асылбаев та сугышка киткән.
  • Сугыш башыннан диярлек төрле күзәтүчеләр һәм белгечләр Русиянең аерым төбәк һәм аерым милләт вәкилләренең күп үлүенә игътибар итә башлады. Дагыстаннан үлүчеләрнең күп булуы, бурят һәм калмык кебек халыкларның үлүчеләр арасында еш күренүе игътибарга алынды.
  • Соңгы айларда исә үлемнәрнең Башкортстан һәм Татарстаннан аеруча күп булуы күзгә ташлана. Медиазона" туплаган исемлекне карасак, Русия төбәкләрендә үлүчеләр саны ягыннан беренче урында Башкортстан бара. Татарстан бу исемлектә — дүртенче урында.
  • Ә Азатлык саннары "Медиазона" саннарыннан да күбрәк. Азатлык ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 2640, Башкортстаннан 2914 кеше һәлак булган. Бу журналистлар ачык чыганаклардан таба алган мәгълүмат кына, чынлыкта сан тагын да зуррак була ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG