Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда генерал Шәйморатов турындагы мультфильмга тагын 37 миллион сумга якын акча бүлеп бирәләр


Миңлегали Шәйморатов. Иллюстратив фото
Миңлегали Шәйморатов. Иллюстратив фото

Моңарчы 26 миллион сум биргәннәр иде инде. Русия Украинага бәреп кергәннән бирле Башкортстанда Шәйморатов исеме бик еш телгә алына.

Башкортстанда "Башкортостан" дәүләт киностудиясе Икенче дөнья сугышында катнашкан генерал Миңлегали Шәйморатов турында "Генерал Шәйморатов" мультфильмы төшерүгә 36,8 миллион сум бүлеп бирә. Дәүләткә сатып алулар сайтында әйтелгәнчә, мультфильм "башкорт халкының батыр үткәне хикәяләренә" нигезләнгән булырга тиеш.

Моңа кадәр дә бу мультфильмга 26 миллион сум биргәннәр иде инде. Анимацион фильмдагы вакыйгалар музейда башланып китә, анда экскурсиягә балалар килгән була. Өлкән яшьтәге гид аларга хикәяләр сөйли, ахырдан бу кешенең генерал Шәйморатов улы булуы ачыклана, дип сөйләгәннәр иде.

"Генерал Шәйморатов" - 47 миллион сумга төшерелгән "Төньяк амурлары" мультфильмының дәвамы булачак. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "Төньк амурлары" мультфильмын – Башкортстанда ясалган һәм бөтен ил кинотеатрларында күрсәтеләчәк беренче анимация фильмы дип әйткән иде. "Коммерсантъ" искәртүенчә, карауга чыгарылгач, "Төньяк амурлары" 5,1 млн сум гына акча эшли алган, чыгымнар капланмаган.

"Төньяк амурлары" дип 1812 елгы сугышта катнашкан башкорт яугирләрен атыйлар. Ук-җәя белән коралланган башкорт солдатларына мондый атаманы шулай ук сугышта катнашкан урыс шагыйре Денис Давыдов бирә. Бу мультфильм 1812 елгы Русия-Франция сугышының 200 еллыгы уңаеннан төшерелде.

  • Русия Украинага бәреп кергәннән бирле Башкортстанда Шәйморатов исеме бик еш телгә алына.
  • Республикада Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына җибәрү өчен Шәйморатов исемендәге батальон төзелде. Кайбер белгечләр аны төзүне дә Радий Хәбиров тәкъдим иткән дигән иде.
  • 2022 елда сентябрьдә Уфада Донбасстагы референдумнарны хуплап "Шәйморатов дәвамчылары үзләренекен ташламый" митинг-концерт та уздырдылар.
  • Башкортстан мәктәпләрендә генерал Шәйморатов исемендәге сыйныфлар ачылды. Сыйныфларга иң алдынгы укучыларны сайлап алганнар, аларны уен коралларында уйнарга, көрәшергә өйрәтәчәкләр, хәрби әзерлек тә биреләчәк.
  • 2022 елда Башкортстанда 11 октябрь – Республика көнендә генерал Шәйморатовка һәйкәл ачылган иде. Журналистлар аны республика һәм шәһәр бюджетына бер миллиард сумнан артыкка төшкән дип исәпләп чыгарды.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG