Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда прокуратураның коррупциягә каршы тикшерүеннән соң 65 полиция хезмәткәрен җаваплылыкка тартканнар


Башкортстан эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе Александр Прядко
Башкортстан эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе Александр Прядко

Башкортстан эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе Александр Прядкога прокурор кисәтүе бирелгән.

Башкортстанның ЮХИДИ идарәсендә коррупциягә каршы канунның үтәлешен тикшергәннәр. Тикшерүдән соң прокуратура эчке эшләр министры Александр Прядкога кисәтү ясаган. Бу хакта Башкортстан прокуратурасы хәбәр итте.

ЮХИДИ идарәсен тикшергәч, биредә эшләүче хезмәткәрләрнең керемнәре турында дөрес булмаган мәгълүматлар бирүе, машина йөртү таныклыклары тапшырганда һәм аларны алмаштырганда, транспорт чараларын теркәгәндә үз бурычларына битараф булуы ачыкланган.

Моннан тыш ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләренә һәм туганнарына дәүләт хезмәтләре күрсәткән, машина йөртүчеләр ришвәт тәкъдим иткән чакта бу хакта җитәкчеләренә хәбәр итмәгән диелә.

Тикшерү нәтиҗәләренә күрә, ЮХИДИдә эшләүче 65 вазифаи затны дисциплинар җаваплылыкка тартканнар, шул исәптән берсен ышанычны югалту сәбәпле эштән куганнар.

РБК мәгълүматынча, эштән җибәрелгән хезмәткәр - Әлшәй районының ЮХИДИ бүлекчәсенең элекке җитәкчесе. 2024 елның июлендә 52 яшьлек ирне вазифаи вәкаләтләрен арттыруда гаепле дип тапканнар. Тикшерү фаразынча, ул ике елдан артык читтә бизнес белән шөгыльләнгән - юлчылар ташу хезмәте күрсәткән. Моның өчен "Газель" сатып алган, аны үзенең танышына рәсмиләштергән, танышы исә аңа эшләгән акчаларны биреп барган диелә. Мәхкәмә гаепләнүчене дүрт елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG