Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Пруфы" интернет басмасы нәшере Рәүфә Рәхимовага гаскәрне "кимсетү" турында ачылган эшне мәхкәмә карый башлаган


Рәүфә Рәхимова
Рәүфә Рәхимова

Мәхкәмә утырышы кичә, 18 сентябрьдә башланган. Утырышны Рәхимованың чит илдә булуы сәбәпле 4 октябрьгә күчергәннәр.

Кичә, 18 сентябрьдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовның туганнан туган сеңлесе, "Пруфы" интернет басмасы нәшере Рәүфә Рәхимовага ачылган административ эшне карый башлаган. Аны Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат таратуда гаеплиләр (Административ хокук бозулар кодексының 20.3.3 маддәсе, 1 өлеше).

Рәхимованың адвокаты үтенече белән, эшне карауны 4 октябрьгә күчергәннәр. Бу Рәүфә Рәхимованың чит илдә ялда булуы белән бәйле диелә.

Рәүфә Рәхимовага административ эш ачылуы турында әле 22 августта ук хакимият яклы Telegram-каналлар, әйтик "Оперсводки РБ" һәм "Техас Хабирова" хәбәр иткән иде. "Техас Хабирова" каналы аны шушы ук хәбәрендә Баймактагы халык җыенын яктыртуда, башкорт активистларын хуплауда да гаепләп язды.

Рәхимова үзенә яудырылган гаепләүләргә җавап итеп "шәхсән мин һәм редакция канун боза торган берни дә эшләмәдек" диде.

Башкортстанның "Пруфы" басмасы быел гыйнварда республика хакимиятләренең басымы турында җиткергән иде. Басма журналисты Рамил Рәхмәтов шул хакта укучыларга видеомөрәҗәгать чыгарды.

"Безгә Куштауны яклар өчен халыкны күтәрергә булышуыбызны гафу итә алмыйлар. Хакимиятне безнең гел авырта торган сөялләргә баскалап торуыбыз, әйберләрне үз исемнәре белән атавыбыз әрнетә", ди видеомөрәҗәгатендә Рамил Рәхмәтов.

Аның әйтүенчә, Башкортстан хакимиятләре басманы "мәхкәмә дәгъваларына күмә", "социаль челтәрләрдә журналистларга каныга", аларның туганнарын эштән җибәрә.

"Әгәр без булмасак, башкорт хакимиятенең коррупциягә бирелгән өлеше үзен бөтенләй ирекле хис итәчәк. Аларга беркем сүз белән дә, эш белән дә комачаулый алмаячак. Кычкырып тора торган җинаятьләргә прокуратураның, тикшерү оешмаларының игътибарын беркем җәлеп итмәячәк", диелә мөрәҗәгатьтә.

  • "Пруфы" басмасын бер ел элек вафат булган Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовның туганнан туган сеңлесе Рәүфә Рәхимова оештырды.
  • Элегрәк ул "Про Уфу" дип атала иде, 2021 елның апрелендә генә "Пруфы"га үзгәрттеләр. Басма Башкортстандагы иң популяр бәйсез басмаларның берсе булып санала һәм үзендә чыккан язмалар өчен берничә тапкыр республика хакимиятләре басымына дучар булды.
  • 2018 елда Башкортстанның элеккеге башлыгы Рөстәм Хәмитовның хатыны Гөлшат Хәмитова үзенең намусы һәм абруен яклап басманы мәхкәмәгә биргән иде.
  • 2019 елда "Про Уфу" журналистлары редакциягә Башкортстан хакимияте тарафыннан сәяси басым бара дип белдерде. Республиканың министрлыклары һәм кайбер оешмаларында сайтка керү томалана, сайтның үзенә вакыт-вакыт "көчле DDOS-һөҗүм" ясала диелде.
  • 2020 елда "Про Уфу" медиасы хуҗасына, редакциягә һәм аның аерым журналистларына каршы Башкортстан түрәләре берничә шикаять бирде. Аерым алганда, Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесе Александр Сидякин, "Башинформ" мөдирләр шурасының элекке рәисе Ростислав Морзагулов, Русия президенты каршында Башкортстан вәкиллеге хезмәткәре Азат Казакбаев "Про Уфу"да чыккан материаллардан соң үзләренең намусын һәм абруен яклау турында шикаятьләр юллады.
  • Русия куәт оешмалары һәм мәхкәмәләре сугышка каршы караш дип табылырдай яки Украинаны хуплау дип бәйләп булырдай теләсә нинди гамәлне һәм сүзләрне гаскәрне "кимсетү" дип саный. Бу маддә нигезендә, мәсәлән, Украина президенты Владимир Зеленский турында күргән төшен сөйләгән өчен Чита егетен штрафка тарттылар.
  • Гаскәрне "кимсетү" маддәсе 2022 елның мартында гамәлгә кертте. Гражданнар өчен штраф күләме - иң күбе 100 мең сум, вазифаи затларга - 300 мең сум, юридик затларга - бер миллион сум. Гаскәрне бер ел эчендә тагын бер тапкыр "дискредитацияләү"дән соң Русия куәт оешмалары Җинять кодексының 280.3нче мадәсе нигезендә җинаять эше ачарга мөмкин.
  • Азатлык Татарстанда гаскәрне "кимсетү"дә гаепләнүчеләр турында даими язып тора. Аерым алганда Түбән Камада, Чаллыда, Казандагы очраклар турында хәбәр ителде.
  • Башкортстанда да мондый очраклар турында даими хәбәр ителә. Әйтик Иглин районара мәхкәмәсе 75 яшьлек Зәйнулла Гаджиевны армияне "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты һәм 100 мең сум штраф салды.
    Уфадагы мәхкәмә сугышка каршы постлары өчен Дмитрий Шаталинга 30 мең сум штраф салган иде.
  • Башкортстанда әләкләү очраклары да булып тора. Былтыр июнь аенда башкортларны Украинага "урыс дөньясы өчен сугышырга" җибәрүгә каршы чыккан кызны полиция тикшерде. Бу фикерне башка бер кулланучы күреп калган һәм моны гаскәрне "кимсетү" дип кабул итеп, кыз өстеннән полициягә әләк язган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG