Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Русия империясе байрагы белән фотога төшкән егетләрнең гафу үтенүеннән соң тикшерү башланган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Социаль челтәрләрдә егетләрнең гафу үтенүе аларга басым ясаганнан соң чыккан дигән хәбәрләр таралды. Бу хәл Украинадагы сугышны хуплаучы Z-пабликларның ачуын чыгарган.

Күптән түгел интернеттагы бер төркемдә дүрт егетнең (алар Бөрьян районыннан диелә) Русия империясе байрагы белән төшкән фотосы чыккан. Бу хәл аерым башкорт активистлары тарафыннан тәнкыйтьләнгән.

"Маңкортлар шулай итеп Зәки Вәлидинең туган көнен котлаган. Бу байрак астында дистәләгән мең башкортны кискәннәр, ә алар горур рәвештә аның белән фотога төшә. Оятсызлар! Олы агайлар алар белән әңгәмә уздырыр дип өметләнәм", дип ачу белдергән аларның фотосын уртаклашучы. Ул егетләрнең кем булуын белүчеләрнең үзенә хәбәр итүен сораган.

Шуннан соң фотодагы егетләрнең гафу үтенгән видеосы чыкты. Берсе "бу байракның ни аңлатуын белмәдек" ди.

Соңрак әлеге гафу үтенү видеолары - егетләрне көч куллану белән куркыту нәтиҗәсендә чыккан дигән хәбәрләр таралды, дип җиткерә "Аспекты". Әлеге яңалыкка Украинадагы сугышны хуплаучы Z-пабликлар да битараф калмаган.

"Башкортстанда башкорт егетләре империя байрагы белән фотога төшкән. Тик аларны тотып алып, гафу үтенергә мәҗбүр иткән җирле нацилар да табылган. Бу гамәлләр, әлеге байрак астында башкортларны кискәннәр дип әйтү милләтара дошманлык уята", дип язган ММА сугышчысы Макс Дивнич.

"Русия империясе – безнең тарих. Русиянең күпчелек төбәкләре, шул исәптән Себер белән Кавказ да бабаларыбызның батырлыгы аркасында илнең бер өлеше була алган", дип искәртүчеләр дә табылган.

Әлеге хәл Русия тикшерү комитетында кызыксыну уяткан. Алар тикшерү башлаган. Аның рәисе Александр Бастрыкин Башкортстан тикшерү комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ильяс Мәсәллимовка булган хәлләрне ачыклап, нәтиҗәләрен җиткерергә кушкан.

Башкортстанның тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта әлеге хәлне тикшерү бара, шул исәптән Русиядә тыелган экстремистик оешма әгъзалары тарафыннан Башкортстан республикасында яшәүчеләргә канунсыз гамәлләр кылу турындагы мәгълүмат тикшерелә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG