Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хезмәттәшләре атып үтергән дүрт Башкортстан хәрбиен "хәрби бурыч үтәгәндә үлде" дип җирләгәннәр


Иллюстратви фото
Иллюстратви фото

Былтыр көз Башкортстанның "Ватан" ихтыяри отряды җитәкчесен отрядтагы өч хәрбине үтерүдә шикләнеп кулга алулары билгеле булды.

Башкортстанның Украинадагы сугышка җибәрелгән "Ватан" батальонының хезмәттәшләре тарафыннан атып үтерелгән дүрт хәрбиен "махсус хәрби операция каһарманнары" дип җирләгәннәр. Бу хакта "Медиазона" җиткерә.

Игорь Поповны, Салават Рәфыйковны, Айдар Әхтәрҗановны һәм Илшат Нәбиуллинны хәрби бурычларын үтәгән чакта һәлак булучылар дип күмгәннәр.

Былтыр көз Башкортстанның "Ватан" ихтыяри отряды җитәкчесен отрядтагы өч хәрбине үтерүдә шикләнеп кулга алулары билгеле булды. Ул чакта BAZA Telegram-каналы Башкортстаннан Украинадагы сугышка киткән өч хәрбине: 33 яшьлек Илнар Н., 29 яшьлек Салават Р. һәм 25 яшьлек Айдар Ә.-ны сентябрь башында хәрби бүлекчәләреннән ерак түгел генә урман полосасында үле килеш тапканнар, дип җиткерде.

Беренчел мәгълүматларга күрә, аларны башка бер үтерүнең шаһите булган өчен үтергән булулары бар. Егетләрнең 21 августта үлүе ачыкланган, аларны шул ук көнне Луһански полициясе эзли башлаган.

Хәрбиләрнең җәсәдләре өстенә гранатлар куйганнар соңрак яндырганнар, дип сөйләгән иде тикшерүчеләр мәрхүмнәрнең туганнарына. Шулай ук тикшерүчеләр әйтүенчә, мәрхүмнәр "Артист" кушаматлы башка бер сугышчыны үтерүләрен күреп торган булырга мөмкин, алардан шуңа күрә котылган булулары бар.

Мәрхүмнәр "Ватан" ихтыярилар отрядында хезмәт иткән булган. Отрядның "Самурай" кушаматлы җитәкчесе Рамил Ү. һәм аның машина йөртүчесе тоткарланган, аларның хәрбиләрне үтерүдә катнашы бар дип шикләнәләр, дип язган иде басма.

Шул ук вакытта "Вот так" басмасы бу вакыйгаларның шаһите белән сөйләшкән һәм шаһит аңа үзе белгәннәрне сөйләгән. Шаһит сүзләренчә, 2023 елда "Артист" бергә хезмәт иткән хәрбине кыйный башлаган, чөнки аннан аракы исе килүен сизгән. Моңа җавап итеп бу хәрби "Артист"ны атып үтергән. Берничә көннән "Ватан" ихтыяри отряды җитәкчесе - "Самурай" кушаматлы Рамил Үлмәсбаев бу үтерүнең шаһитләрен "алып атарга булган".

"Алар безне атарга алып китте. Кем ничек булдыра ала, шулай коралландык та сакланырга әзерләндек. Тик алар башка лагерьга китте. Андагылар да сакланган, әмма "Самурай" гранатометтан аткан, кешеләр кайсы кая чапкан. Ул үтерүне күреп торган өч егетне тота алган. Аларның тезләренә аткан, лом белән кыйный башлаган. Ломның очы белән һәрберсенең эчләрен актарган. Шуннан аларны әле исән килеш УАЗ багажнигына салып каядыр алып киткәннәр", дип сөйләгән басма чыганагы.

Baza һәм "Вот Так" язмаларында һәлак булучыларның фамилияләре күрсәтелмәгән иде. Тик "Медиазона" мирас эшләре реестры һәм некрологлар базасы аша аларның шәхесләрен ачыклый алган. Некрологларда бу хәрбиләрнең ничек үлүе язылмаган диелә.

  • Былтыр 12 апрельдә Башкортстанда оешкан "Ватан" ихтыярилар отрядын Украинадагы сугышка озатканнар иде. Ул - республиканың Мәскәү башлаган сугышка ярдәм итү өчен төзегән күпсанлы хәрби төркемнәренең берсе генә.
  • Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышуы һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлата.
  • Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 1837 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG