Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белгородка 40тан артык дрон һөҗүм иткән, яраланган кешеләр бар


Белгород өлкәсенә ясалган һөҗүм нәтиҗәләре
Белгород өлкәсенә ясалган һөҗүм нәтиҗәләре

Белгород шәһәренә булган пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше яраланган. Ул хакта "Пепел" Telegram-каналы хәбәр итә.

Өлкәнең губернаторы Вячеслав Гладков 18 яшьлек егетнең яраланганын раслады.

Пилотсыз очкыч килеп төшү сәбәпле "Белгород-Арена" янында урнашкан сәүдә үзәгенең фасады яна башлаган, дип яза "Пепел".

Краснояружски районында исә ике мини-автобус миналарга эләккән, шартлаулар аркасында 5 кеше зыян күргән дип хәбәр итте төрле Telegram-каналлар. Mash язуынча зыян күрүчеләр - "Краснояружский бройлер" оешмасы хезмәткәрләре. Соңрак губернатор Гладков автобусның шартлаганын раслады, әмма өч кеше зыян күрде дип белдерде.

Русиянең саклану министрлыгы төнлә Белгород өлкәсендә 41 дрон бәреп төшерелгән дип хәбәр итте. Пилотсыз очкычлар шулай ук Брянски, Курски һәм Орёл өлкәләрендә дә юк ителгән диелде.

Соңрак Курски өлкәсен җитәкләүче Александр Хинштейн төбәккә булган дрон һөҗүме нәтиҗәсендә биш кешенең яраланганын хәбәр итте.

Русия сугышын яклаучы блогерлар Украинаның кораллы көчләре сишәмбе иртән Белгород өлкәсенә Украинаның Сумы өлкәсе ягыннан бәреп керергә тырышкан дип яза. Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков Украина чигендә вазгыятьне "катлаулы" дип тасвирлый. Аның сүзләренчә, украиннар актив рәвештә Краснояружски районына атып тора. Кайбер Telegram-каналлар "Краснояружски районында һөҗүм активлаша" дип яза.

Рәсми рәвештә бу сугыш хәрәкәтләре турында Русия хәрбиләре дә, Украина хәрбиләре дә берни дәшмәде әле.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG