Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта Русия төрмәләрендә утыручы сәяси тоткыннарны искә алдылар


Күргәзмәдә Айрат Дилмөхәммәтовка багышланган плакат
Күргәзмәдә Айрат Дилмөхәммәтовка багышланган плакат

"Путинның чын тоткыннары" дип аталган күргәзмәдә Фаил Алсынов, Айрат Дилмөхәмәтов, Пәрвиназ Әбүзарова һәм башкалар телгә алынган. Шулай ук "Баймак эше" нигезендә хөкем ителүчеләр, төрмәләргә утыртылган кырымтатарлары турында сөйләнгән.

Канада һәм АКШта Русия төрмәләрендә утыручы сәяси тоткыннарны искә алу, Русиянең асаба халыклары турында сөйләүгә багышланган махсус проект тәмамланган. Соңгы чараларның берсе 6 апрельдә АКШның Лос-Анжелес шәһәрендә узган.

"Путинның чын тоткыннары" дип аталган күргәзмәдә башкорт активистлары Фаил Алсынов, Айрат Дилмөхәмәтов, Татарстанда кулга алынган блогер Парвина Әбүзарова һәм башкалар телгә алынган. Шулай ук "Баймак эше" нигезендә хөкем ителүчеләр, төрмәләргә утыртылган кырымтатарлары турында сөйләнгән.

Күргәзмә Лос-Анжелеста оештырылган һәм ул эшен берничә көн дәвам итәчәк. Аны Башкорт комитеты Украинаның империягә каршы көрәшүче оешмасы (Антиимперский блок народов - АБН) белән берлектә уздырылган. Бу хакта Азатлык Радиосына Башкорт милли комитет әгъзасы Айгөл Лайон хәбәр итте.

Күргәзмә ачылышында дистәдән артык кеше катнашкан. Күпчелеге - Лос-Анжелеста яшәүче татарлар, башкортлар һәм украиннар.

"Русиядә төрмәләрендә сәяси тоткыннар бихисап. Үз фикерләре өчен төрмәгә утыртылган йөзләгән башкорт, татар, кырымтатары ирекләрәненнән мәхрүм ителеп, гаиләләреннән аерылды. "Баймак эше" нигезендә кешеләргә төрмә "срок"ларын бирү дәвам итә.

Азмы-күпме, әмма барыбер соңгы вакытта Русиядә яшәүче асаба халыкларның проблемнары турында ешрак ишетелә, ешрак алар турында сөйләнелә. Украиннар беренче булып безнең тоткыннар турында сөйли башлады. Теле, мәдәнияте, дине, милләт булып сакланып калуы өчен көрәшүче кешеләрне яклап сүзләребез, аларга ярдәмебез мөһим", — диде Айгөл Лайон.

Күргәзмәдәге плакатларның берсе
Күргәзмәдәге плакатларның берсе

Күргәзмәдә катнашкан Украинаның империягә каршы көрәшүче халыклар оешмасының башлыгы Олег Медуница Русиядә 50 меңнән артык сәяси тоткын бар дип белдерде.

"Русиядә 50 меңгә якын сәяси тоткын бар һәм аларның саны арта, репрессия конвейры туктамыйча эшли. Баймак эше нигезендә хөкем чыгарулар дәвам итә. Югыйсә алар бернинди дә җинаять кылмаган кешеләр. Мин Америка бу кешеләр турында белергә тиеш дип саныйм. Кайчандыр себер лагерьләренә сөрелгән кешеләрне Америка коткарарырга көч куйган булса, диссидентларны үзендә кабул итсә, әле дә бу эшне башкарып була", — дигән ул.

Күргәзмә Америка һәм Канаданың 10 шәһәрендә, шул исәптән Нью-Йоркта да узган, моңа кадәр ул Вилюнюста, Стокһолмда оештырылды.

Айрат Дилмөхәмәтов ФСБ тарафыннан 2019 елның мартында тоткарланды. Ул экстремизм һәм террорчылык матдәләре нигезендә гаепләнде. 2020 елның 24 августында Дилмөхәммәтовка тугыз ел кырыс тәртипле колония хөкеме бирелде.

2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.

Парвина (паспортында Парвинахан) Әбүзәрова "Дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлек кылуга чакыру" маддәсе нигезендә гаепләнеп, өч елга колониягә утыртылды. Тикшерү фикеренчә, Әбүзәрова социаль челтәрләрдә Украина сугышында катнашучы Русия хәрбиләрен дезертирлыкка чакырган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG