Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бүген Башкортстандагы хокук бозуларны теркәп бару кирәк”


Руслан Габбасов
Руслан Габбасов

Мөһаҗир башкортлар чит илдә кеше хокукларын яклау үзәге булдырды. Омбудсмен БМО, Европа парламент, халыкара мәхкәмәләр белән эшләячәк.

Башкорт омбудсмены республикадагы кеше хокуклары бозылуны теркәп барачак һәм үз чиратында халыкара оешмаларга, мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итәчәк

30 ноябрьдә онлайн режимында Чит илдәге башкорт милли хәрәкәтенең чираттан тыш Корылтаенда Башкортстанда яшәүчеләрнең кеше хокукларын яклау институты булдырылды. Башкорт омбудсмены республикадагы кеше хокуклары бозылуны теркәп барачак һәм үз чиратында халыкара оешмаларга, мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итәчәк. Милли хәрәкәт фикеренчә, бу "Путин режимы җимерелгәннән соң гаеплеләрне җаваплылыкка тартыр өчен" эшләнә. Яңа үзәк башкорт халкын гына түгел, Башкортстанда яшәүче башка халыкларның — татарның, урысның, чуашның да хокукын якларга әзер булуын әйтә.

Оештыручылар сүзләренчә, Корылтайда дөньяның төрле кыйтгаларыннан вәкилләр катнашкан: АКШ, Германия, Литва, Төркия, Казакъстан, Канада, Польша, Көньяк Корея, Франция, Кыпрыс, Греция, Англия, Испания. Җәмгысе — 30лап активист.

Корылтай Башкортстанда кеше хокуклары торышын тәнкыйтьләгән һәм дәүләт институтларына ышанычсызлык белдергән. Баймак вакыйгалары шуның бер күренеше булып тора диелгән. Русиянең Кеше хокукларын яклау конвенциясеннән чыгуы искәртелгән. Шул сәбәпле Корылтай мөстәкыйль хокук яклау үзәген һәм халыкара хокук яклау оешмаларында башкорт халкы исеменнән эш итәчәк омбудсмен вазифасын булдыру турында карар кабул иткән.

Корылтай омбудсмен вазифасына милли хәрәкәт активисты, Азат милләтләр Лигасы вәкиле Айгөл Лайон өчен тавыш биргән. Күптән түгел ул Канада парламентында Башкортстан да, Татарстан да аерым дәүләт булып оешырга тиеш, дип башкортча чыгыш ясады.

Яңа үзәк башкорт халкын гына түгел, Башкортстанда яшәүче башка халыкларның — татарның, урысның, чуашның да хокукын якларга әзер булуын әйтә

"Башкорт милли сәяси үзәге"нә нигез салган сәяси мөһаҗир Руслан Габбасов Азатлык Радиосына сөйләвенчә, башкорт халкының хокукларын яклау үзәген булдыруга ихтыяҗ күптән бар. Хәзерге вакытта Башкортстанда кеше хокуклары омбудсмены вазифаларын элекке эчке эшләр министры Михаил Закомалдин били. "Ул ялган эшләр белән пачкалап кешеләрне утыртты", ди Габбасов. Аныңча, Баймак вакыйгалары Башкортстанда халыкның хокуклары якланмавын ачык күрсәткән.

Рифат Даутовны үтергәннән соң, аны беркем дә тикшермәде. Тагын бер кешене үз-үзенә кул салу хәленә җиткерделәр, кешеләрне җәзаладылар, умыртка сөяген сындырдылар — болар да тикшерелмәде. Кеше хокуклары комиссиясе тоткарланучылар янына килеп үз гаепләрен танырга чакырып йөрде. Ул гомумән мондый эш белән шөгыльләнергә тиеш түгел. Баймак вакыйгалары Башкортстанда кеше хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау бөтенләй юклыгын күрсәтте, — ди Руслан Габбасов.

Баймак эше

2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.

Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.

Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

"Аспекты" белешмәләренә күрә, "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган.

БМО махсус хисапчысының Русиядә кеше хокуклары өлкәсендәге вазгыять турында әзерләгән хисабына Баймактагы вакыйгалар да кергән.

Омбудсмен халыкара мәйданнарда рәсми төстә башкорт халкының хокукларын яклый алачак

Башкортстанда кеше хокуклары бозылуын Куштау вакыйгалары да күрсәтте. "Хакимият үз гаебен таныганнан соң да кешеләрне кыйнаучыларны да, гаделсез хөкем чыгарган хөкемдарларны да җәзага тартмады", ди Габбасов.

Башкортстанда яшәүчеләрнең хокукын Русиядә яклап булмау сәбәпле, бу эш белән чит илләрдә генә шөгыльләнергә кала ди ул. "Русиядә чын-чынлап хокук яклап йөрүчене йә утырталар, йә үтерәләр", ди ул.

— Без халыкара омбудсменнар берләшмәсе барлыгы турында белдек, — ди ул. — Омбудсмен аерым илдән генә түгел, халыктан да була ала икән. Шуңа да безгә Корылтай уздырып, башкорт халкы исеменнән омбудсмен сайларга тәкъдим ителде. Ул халыкара мәйданнарда рәсми төстә башкорт халкының хокукларын яклый алачак. Без Башкортстанда башкорт халкы гына яшәмәвен беләбез, шуңа да ул һәркемне — татарларны, урысларны, чуашларны, мариларны һәм башка халыкларны яклаячак. Омбудсмен БМО (Берләшкән милләтләр оешмасы), Европа парламенты белән эшләячәк.

Руслан Габбасов сөйләвенчә, чит илдәге башкорт милли хәрәкәтенә мөрәҗәгать итүчеләр күп булган. Бу — Русиядән качып китүчеләр һәм Русиядә калып та төрле эзәрлекләүгә дучар булучылар.

— Яңа омбудсмен беренче чиратта Башкортстандагы хокуксызлык очракларын теркәп һәм җыеп барачак, — ди ул яңа хокук яклау үзәге хакында. — Бу проблемнар һәм җинаятьләр турында халыкара мәйданнарда сөйләп тору мөһим. Режим җимерелгәннән соң эзәрлекләп йөрүче кешеләрне җаваплылыкка тартырга кирәк. Халыкара оешмаларга һәм мәхкәмәләргә дә мөрәҗәгать итәчәкбез. Алга таба халыкара мәйданнарда Башкортстандагы хокук бозу фактлары турында сөйләячәкбез, Русиянең чит илдәге вәкилләре белән очрашуда да сораулар бирәчәкбез, — дип өстәде Габбасов.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG