Ара-тирә башкортча да сораулар яңгырады. Радий Хәбиров аларга урысча гына җавап кайтарды.
3 декабрьдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "турыдан-туры сөйләшү" ("туры линия") үткәрде һәм журналистларның, җәмәгатьчелекнең сорауларына җавап бирде. Дүрт сәгатьтән артык барган бу чарада 65 сорау яңгырады. Рәсми матбугат барлыгы 9 мең мөрәҗәгать килүен хәбәр итте. Белгечләр "турыдан-туры сөйләшү"дә сораулар алдан килештерелгән һәм Баймак вакыйгалары кебек тыелган темаларга кермәскә кушылган иде дип саный.
"Турыдан-туры сөйләшү"не Башкортстанның дәүләт телеканаллары, социаль челтәрләр күрсәтте. Очрашу, нигездә, урыс телендә генә барды, шулай да ара-тирә башкортча да сораулар яңгырады. Радий Хәбиров аларга урысча гына җавап кайтарды. Күпчелек сораулар социаль тармакларга кагылды: кайдадыр пандус юк, трамвайлар яңартылмый, кайбер авылларда су юк һәм башкалар. Әмма төп тема Башкортстанның сугыш өчен эшләвенә бәйле иде. Бу уңайдан сугышта катнашучылар да очрашуга чакырылган иде.
Башкортстаннан сугышта "берничә дистә мең кеше" катнаша
Радий Хәбиров "турыдан-туры сөйләшү"дә сүзне Русиянең Украинадагы сугышында Башкортстанның нинди өлеш кертүе турында сөйләүдән башлады. Мәсәлән, ул республикадан "берничә мең дистә" кеше сугышуын әйтте (Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Башкортстаннан — кимендә 3 676 кеше һәлак булган). Хәбиров Владимир Путинның республика белән яхшы таныш булуы турында да аерым сөйләде.
Хәбиров читтән дошман эзли
Радий Хәбиров үзенең вазифадан алынуы турындагы "имеш-мимешләр" һәм Мәскәүнең басымы турындагы сорауларга җавап бирде. Ул Башкортстан башлыгы вазифасыннан китмәячәген, өч айга сузылган хөкүмәт раслануын якын арада хәл ителәчәген әйтте һәм куәт оешмаларының Башкортстан рәсмиләренә басымы булуын кире какты.
Үзенең дошманы дип ул "Зеленский режимын" атады. Аны вазифадан алыначагы турында сүз йөртүчеләрне ул "тотрыклылыкны какшатырга теләүчеләр" диде.
"Әр-Рәхим" мәчетен 4 елда төзеп бетерергә сүз бирде
Очрашуда "Әр-Рәхим" җәмигъ мәчете язмышы турында да сорадылар. 2007 елда төзелә башлаган гыйбадәт йортында күп еллар эшләр алып барылмады. Ике ел элек Хәбиров моңа акча юк диде.
Бу юлы ул берничә миллиард сум табарга кирәклеген әйтте. Мәчет дүрт елдан төзелеп бетәчәк дип ышандырды. Быел манаралар ясалып бетәчәк, киләсе елда — коммуникацияләр эшләнеп, җылылык биреләчәк диде.
Салават Юлаев һәйкәленә — акча юк, Мидхәт Шакировка — бар
Салават Юлаев һәйкәле турында да сүз булды. Хәбиров аның авариягә җитәрдәй хәлдә булуын, аерым алганда, каркасында коррозия башлануын әйтте. Әмма әлегә бюджетта моңа акча табылмаган. Киләсе елда финанслар эзләнәчәк, аннан 1,5 елда реконструкция үткәреләчәк. Төзекләндерү вакытында һәйкәлне урыныннан алып торачаклар.
Ә менә 1967-87 елларда Башкортстан өлкә комитетының беренче секретаре Мидхәт Шакировка һәйкәл куюга 50 млн сум табылган. Аны белгечләр республикада башкортлаштыруны киң җәелдергән җитәкчеләрнең берсе дип атый.
"Башкорт милләтен таркату омтылышы бар"
Радий Хәбировтан 12-14 декабрьдә узачак Дөнья башкорт корылтае турында сорадылар. Ул "башкорт милләтен читтән торып таркату омтылышы бар" диде. Аныңча, башкортларны таркатып булмый, милләтнең күпчелеге башка милләтләр белән "безнең илне саклый".
"Хәбиров үзен Путинның солдаты итеп күрсәтте"
Минемчә, аларга бу турыда сорау бирмәскә кушылган
— Очрашу өлешчә алдан режиссерланган иде, — дип саный "Аспекты" басмасына нигез салучы, хәзерге вакытта чит илдә яшәүче журналист Руслан Вәлиев. — Шартлыча бәйсез журналистлар үзләре планлаштырган сорауларны да бирә алды дип уйлыйм. Мин үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам, Башкортстан башлыгы идарәсенең эчке сәясәт бүлеге кимендә кайбер журналистларның планнары, нәрсә сораячаклары турында алдан белешкәндер. Элекке хезмәттәшләрем белән сөйләшмәдем, әмма шулай булгандыр дип уйлыйм. Шул сәбәпле Баймак вакыйгалары турында беркем дә сорамагандыр. Минемчә, аларга бу турыда сорау бирмәскә кушылган.
Вәлиев фикеренчә, Хәбиров үзен "Мәскәү Кирмәненең һәм шәхсән Путинның солдаты итеп күрсәтте". "Турыдан-туры сөйләшү"дә яңалык булмады ди ул.
— Ул (Хәбиров) кайбер проблемнар һәм кыенлыклар турында әйтте — бу аның үзе алып барган сәясәтенең җиңелүенә сылтау табу, яки үзенә күрә индульгенция ясау (христиан динендә гөнаһ өчен җәзадан вакытлыча азат ителү) булып тора.
"Ул үзенә ошаган сорауларны бирдерде"
Сәясәт белгече Андрей Потылицын үзенең YouТube-каналында "турыдан-туры сөйләшү" тулысынча алдан әзерләнгән сораулардан торды дип белдерде.
Минемчә, сораулар 100 процентка алдан өйдә әзерләнелгән иде. Бу юлы бернинди көтелмәгән әйбер булмады.
— Минемчә, сораулар 100 процентка алдан өйдә әзерләнелгән иде, — диде ул. — Бу юлы бернинди көтелмәгән әйбер булмады. Хәбиров хөкүмәтнең расланмавы турында фикер алышырга теләмәгәндер, ләкин бу шулкадәр көн кадагында торган мәсьәлә ки — аның хакында сөйләми мөмкин түгел иде. Кайбер сорауларны бөтенләй аңламады һәм ул куәт оешмаларына үзенең дошман түгеллеген әйтә башлады, гәрчә сорау башка мәсьәләгә кагылды.
Потылицын фикеренчә, очрашуда көнүзәк тема — Украинадагы сугыш иде. Бу сорауга даими төстә гел әйләнеп кайттылар ди ул. Хәбиров Башкортстаннан "берничә дистә мең кеше"нең сугышта катнашуы турында әйтүе теркәп калырга кирәк диде.
— Хәбиров алып баручыларны гел бүлдереп, экранда язылган сорауларны сайлап алды. Ул үзенә ошаган сорауларны бирүне сорады. Мин мондый формат белән беренче очрашам, — ди Потылицын.
Хәбировның үзен Зеленский дошманы дип атаса да, сәясәт белгече бу аның "бердәнбер дошманы гына түгел" дип белдерде һәм республикада аның оппонентлары күп булуына ишарәләде.
Андрей Потылицын Хәбировның башкорт милләтен "таркатырга теләү омтылышы" турында сүзләренә игътибар итте.
— Бу темада Хәбировның бар да начар. Радий Фәрит улы нәкъ менә башкортлар белән сүзгә килде. Моны эшләү бик авыр бит, чөнки башкортлар гадәттә үз кешесенә якынлаша. Хәбиров исә башкортлар белән талашты. Бу Корылтай ничек тәмамланыр һәм анда чит илдән башкортлар килерме — бик кызык һәм мөһим сорау, — диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум