Русия хәрбиләре Курски өлкәсендә әсир төшкән тугыз украинны атып үтергән, дип ышандыра Украинаның Deepstate тикшеренү проекты. Аналитиклар мәгълүматынча, бу хәл 10 октябрьдә Зелёный Шлях бистәсе янында булган. Проект украин хәрбиләренә сылтана, шулай ук үтерү урыныда төшерелгән дип ышандырып, фотолар чыгара.
Проект язуынча, украин хәрбиләре үзләрен тылда дип уйлаган һәм Русия солдатлары килеп чыгуын көтмәгән булган. Шулай да Русия солдатлары аларны атыш белән каршылаган. Кораллары беткәч, украиннар әсир төшкән. Русияләр аларны коралсызландырган, чишенергә кушкан һәм атып үтергән диелә. Deepstate чыгарган фотоларда эчке киемнәренә кадәр чишендерелгән, җирдә яткан кешеләр күренә.
Украинаның кеше хокуклары вәкиле Дмитрий Лубинец Русия хәрбиләренең бу гамәлен Женеваның әсирләргә мөнәсәбәт конвенциясен тупас бозу дип атады, ә Русияне "сугышның бөтен кагыйдәләрен һәм гадәтләрен боза торган террорчы-ил" дип атады. Ул бу хәлне тикшерүне һәм аңа бәя бирүне сорап БМОга һәм Кызыл хач халыкара комитетынамөрәҗәгать итте.
Халыкара һуманитар хокукка ярашлы, әсир һәм әсир төшүче солдатларны үтерү — сугыш җинаяте булып тора.
Русия ягы әсирләрне атып үтерү турындагы хәбәрләргә фикер белдермәде.
- Украина әсирләрен үтерү, аларны җәфалау, рәхимсез мөнәсәбәт күрсәтү очраклары турындагы хәбәрләр даими булып тора. Быел октябрь башында Украина баш прокуроры Донецки өлкәсендә украин әсирен күпләп үтерү очрагы турында белдерде.
- Андрей Костин әйтүенчә, Покровски районының Николаевка һәм Сухой Яр бистәләре янында Русия хәрбиләре әсирлеккә алынган 16 украин хәрбиен үтергән.
- Былтыр мартта да Украина Русия хәрбиләрен украин әсирен атып үтерүдә гаепләгән иде.
- БМО мониторинг миссиясенең 1 октябрьдә чыккан хисабында Русия әсирлегенә эләккә украин хәрбиләренең даими рәвештә җәфалау һәм мәрхәмәтсез мөнәсәбәткә дучар булуы әйтелә. "Киң таралган ысуллар" арасында кыйнау, электр тогы белән бәрү, йокыдан мәхрүм итүләр атала.
- Элегрәк БМО мониторинг миссиясенең Киевтагы кеше хокуклары мәсьәләсендә вәкиле Даниэль Белл белдергәнчә, Русиядә 95% украин әсире җәфалауга дучар ителә дип белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум