Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ел башыннан Русиядән 30 мең чит ил ватандашын депортацияләгәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Йөз мең чит ил ватандашына Русиягә керү тыелган.

Ел башыннан Русиядән 30 меңнән артык чит ил ватандашын депортацияләгәннәр. Бу былтыргыдан ике тапкыр күбрәк. Йөз мең чит ил ватандашына Русиягә керү тыелган. Бу исә узган ел белән чагыштырганда 55 процентка артыграк, дип җиткерде Русия эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.

Былтыр ел буена Русиядән 110 меңгә якын чит ил ватандашын депортацияләгән булганнар.

2023 елда чит ил ватандашларына ике миллионнан артык беркетмә төзелгән булган, ә быел аларның саны хәзерге вакытка 700 меңләп, дигән вәкил.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә. былтыргы белән чагыштырганда чит ил ватандашлары кылган аеруча авыр җинаятьләрнең саны 21 процентка кимегән.

Кичә, 18 июньдә Русия думасы беренче укылышта миграция өлкәсендә контрольне кырыслатучы һәм полициянең вәкаләтләрен арттыручы канун өлгеләре җыелмасы кабул итте. Документка ярашлы, аерым алганда полициягә Русиядән чит ил ватандашларын куып чыгарырга рөхсәт ителәчәк. Хәзерге вакытта бу карарны бары тик мәхкәмә генә яки мигрант илгә кергән чакта хокук бозган булса - чик буе хезмәте генә кабул итә ала.

Шулай ук канун өлгесе депортацияләү карары чыгарылган яки яшәү өчен рөхсәте гамәлдән чыгарылган, әмма һаман да Русиядән китмәгән чит ил ватандашларына да яңа тәртипләр кертә. Алар машина йөртә, кредитлар ала, Русия буйлап ирекле йөри, өйләнешә, банкларда хисаплар ача алмаячак.

  • Быел мартта "Крокус Сити Холлда" теракттан соң аны башкаруда һәм оештыруда катнашуда шикләнелгән тугыз кеше сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары. Әлеге вакыйгадан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды. Хокук яклаучы Валентина Чупик теракттан соң Русиядәге мигрантларны кысрыклаулары турында 8,5 мең мөрәҗәгать килде дип белдерде.
  • "Крокус"тагы теракттан соң Татарстанда полиция мигрантларны тикшереп апрель уртасына кадәр 566 рейд үткәргән иде. Татарстан мәхкәмә департаменты идарәсе белешмәләренә күрә, 2024 елның 25 мартыннан 10 апреленә кадәр Татарстан мәхкәмәләре чит ил ватандашларын депортацияләү турында 248 карар кабул иткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG