2026 елда Казан Ислам дөньясының мәдәни башкаласы булачак. Әлеге карарны Җиддәдә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары кабул иткән. Бу хакта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
"Безнең өчен бу дөньяны мәдәниятебез һәм гореф-гадәтләребез белән таныштыру өчен яхшы мөмкинлек", дип язды ул Telegram-каналында.
Миңнеханов Җиддәдә Ислам дөньясы мәдәният министрларының 13нче конференциясендә катнашты. Анда ел саен Ислам дөньясының мәдәни башкаласын сайлыйлар. Казан үзен 2026 елга тәкъдим итте. Быел исә бу дәрәҗәгә Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәре лаек дип табылды.
- Ислам хезмәттәшлеге оешмасы — мөселман илләрен берләштерүче халыкара оешма. Анда Якын көнчыгыш, Африка, Азия һәм Европаның бер өлешеннән 57 дәүләт керә. Оешманың максаты мөселман дөньясының мәнфәгатьләрен яклау, икътисади, мәдәни һәм фәнни хезмәттәшлекне үстерү. Баш фатиры Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә урнашкан.
- Былтыр Казанда "Русия — Ислам дөньясы: KazanForum" җыены үткән иде. Ул Русиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүче илләр белән хезмәттәшлек итүе өчен кулланыла торган төп мәйданчык булып тора. Анда дөньядагы күп илләрдә, шул исәптән Русиядә дә террорчы дип табылган "Талибан" вәкилләре төркеме дә катнашты.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум