Европа берлегенең тышкы эшләр министрлары Русиягә 15нче чикләүләр җыелмасын раслады. Бу чикләүләргә Русия, Кытай һәм Төньяк Кореядән 54 кеше белән 30 оешма керде.
Европа берлеге шурасы хәбәрендә әйтелгәнчә, бу чаралар элекгрәк кабул ителгән санкцияләрне "соры флот"ярдәмендә урап узуларына каршы көрәшү өчен.
Чикләүләр исемлегенә өченче илләрнең 52 көймәсе кертелгән. Алар Русиянең энергетика тармагын тотып торырга мөмкинлек бирә һәм Русия гаскәре өчен хәрби техника ташуга катнашлары бар диелә.
Чикләүләр Русиянең диңгездә нефть продуктлары һәм нефть ташучы саклану һәм көймә йөреше ширкәтләренә юнәлдерелгән. Кытай ширкәтләренә чикләүләр беренче тапкыр кертелә. Европа берлеге белешмәләренә күрә, алар Русиягә пилотсыз очкычлар өчен кирәк-яраклар бирә.
Чикләүләр исемлегенә Мордовия башлыгы Артем Здунов, җырчы Лариса Долина, Русия хәрбиләре. "Газпром" хезмәткәрләре, Кытай эшкуарлары, шулай ук Төньяк Кореянең баш штабы җитәкчесе урынбасары Ким Ён Бок белән саклану министры Но Кван Чхоль кергән, дип искәртә "Настоящее время".
Аерым алганда, Здунов Украинадан балаларны алып чыгуда һәм хәзерге вакытта чикләүләрдә булган "Беренчеләр хәрәкәте" белән элемтәләрдә гаепләнә. Долина - Русия саклану министрлыгы канаты астында узучы пропаганда чараларында катнашуда.
"Ютэйр" һава ширкәтенә дә чикләүләр кертелгән. Европа берлеге мәгълүматынча, ширкәт хәрбиләрне Украинаның басып алынган җирләренә һәм хәрби хәрәкәтләр барган урыннарга илткән. Чикләүләр исемлегендә "Упырь" дронын җитештерүче "Уралдронзавод" та бар.
Чикләүләр исемлегенә Кытай белән Һонконг ширкәтләре, алар белән бәйле эшкуарлар да кергән. Аларны Русия җитештерә торган "Гарпия-3" пилотсыз очкычлары өчен моторлар җибәрүдә , шулай ук Европа берлеге керткән чикләүләрне урап узып, "Шахед-136" иран дронының моторы конструкциясен яхшырту эшләре алып баруда гаеплиләр.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум