Accessibility links

 
Фәрит Мөхәммәтшин урысча белмәүче мигрант балаларын мәктәпкә алмау турындагы федераль канунны тәнкыйтьләп чыкты
Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшин урысча белмәүче мигрант балаларын мәктәпкә алмау турындагы федераль канунны тәнкыйтьләп чыкты


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

"Әгәр мәктәпкә алмыйча, урамда калдырсак, аларны хулиган яшьләр эләктереп алачак", ди ул. Былтыр 11 декабрьдә Русия Думасы мигрант балаларын урыс телен белмәгән килеш мәктәпкә алуны тыю турында канун кабул итте. Ул 2025 елның 1 апреленнән гамәлгә керә.

Урыс телен белмәгән өчен мигрант балаларын мәктәпкә алудан баш тарту аларның хулиганнарга иярүенә китерергә мөмкин. Бу хакта Тукай районында узган йомгаклау җыелышында Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте, дип яза "Бизнес Online".

"Мигрантларга бәйле сораулар бар. Әйе, ата-аналары килә, фабрика-ширкәтләргә эшкә урнаша, эшли башлый, аралашу теле буларак, азмы-күпме урысча белә. Аннан соң алар янына гаиләләре, балалары килә, урысча берни белмиләр, әмма мәктәпкә укырга керергә кирәк. Хәзер бу проблемны федераль үзәк тә карый, без алар белән бераз әйткәләштек. Чөнки әгәр мәктәпкә алмыйча, урамда калдырсак, аларны хулиганлык кылучы яшьләр эләктереп алачак. Бу мәсьәләдә уйлаячакбыз", дигән ул.

Мөхәммәтшин хәзерге вакытта Татарстанда 110 мең мигрант булуын әйткән. "Мигрантлар күп, алардан башка булдыра алмыйбыз, икътисад эш урыннарының буш тормавын таләп итә", дигән.

Шул ук вакытта Татарстан оешмаларына эшчеләр җитми, әмма Русиядә дә, төбәкләрдә дә туучылар саны кимегән.

Мөхәммәтшин республикада демографияне арттырырга кирәклеген әйткән һәм "мигрантлар белән генә икътисадны тотып торуы җиңел түгел", дип белдергән.

Былтыр 11 декабрьдә Русия думасы мигрант балаларын урыс телен белмәгән килеш мәктәпкә алуны тыю турында канун кабул итте. Канун 2025 елның 1 апреленнән гамәлгә керә.

Яңа канунга ярашлы, мәктәпкә укырга кергәнче балалар башта тест узарга тиеш. Аның ярдәмендә баланың телне белүе "белем алу өчен җитәрлек"ме икәнен ачыклаячаклар. Тест уздыру кагыйдәләрен Русия мәгариф министрлыгы билгеләячәк. Тест узу бушлай булачак дип ышандыралар. Моннан тыш, мәктәпкә укырга кергәнче мигрантларның балалары Русиядә канунлы яшиме икәнен тикшерәчәкләр.

Элегрәк Дума рәисе Вячеслав Володин эчке эшләр министрлыгы һәм мәграиф министрлыгы белешмәләренә таянып, узган уку елында Русиядә 200 меңнән артык мигрант баласы укыган, дип белдергән иде. Аларның "белем бирү програмын үзләштерүендә, яшьтәшләре һәм мөгаллимнәр белән аралашуында авырлыклар туа", диде ул.

2024-2025 елгы уку елында Русия мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына бер сыйныфка һәм бер төркемгә урысча начар белән торган өчтән дә артык мигрант балаларын алмаска тәкъдим иттеләр. Русия мәгариф министрлыгы төбәкләргә шундый киңәшләр җибәргән иде.

"Урыс телен начар белсәләр", ул чакта мондый балаларны укыту — "сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балаларны" укыткан кебек үк, җиңел эш түгел, дип чагыштыра министрлык. "Шуңа күрә бер сыйныфта (төркемдә) урыс телен начар белгән өчтән дә артык бала булмавына омтылырга кирәк", дип киңәш ителә.

  • Моңарчы Amnesty International хокук яклау оешмасы Русия Федерация шурасын урыс телен белмәүче мигрант балаларын мәктәпкә укырга алуны тыя торган канунны кире кагарга чакырган иде.
  • Amnesty International-ның Русия вәкиле Наталья Звягина "бу канун өлгесе халыкара хокукны (аны Русия дә үтәргә тиеш) тупас бозып кына калмый, ил Конституциясен дә боза. Конституция дискриминацияне тыя һәм һәркемгә мәктәптә бушлай белем алу хокукын гарантияли", дип белдерде.
  • Русия түрәләре урыс теленнән имтихан кертергә кирәк булуын Русия мәктәпләрендәге укытучыларга авыр булуы белән аңлата. Мигрантлар үзләре исә баланы Русиядә мәктәпкә бирү элек тә авыр иде ди, аларга мәктәпләр тулы дип әйтеп, балаларын алудан баш тартканнар.
  • Моннан тыш, яшәү урынында теркәлү шартларының кырыслыгы аркасындәа балалары еллар буе белем ала алмаган мигрантлар да бар. Ә хәзерге яңа канун Русиядә белем алуны бөтенләй мөмкин булмастай итәчәк, дип саный алар.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG