Мобилизациядән качып Финляндиягә качучы русияләргә сыену урыны бирүдән баш тарта башлаганнар. Бу хакта Satakieli басмасы яза. Моңа "Агентство" игътибар иткән.
Сугышка җибәрүләреннән куркып Финляндиядән сыену урыны сораган русияләргә баш тартулар ноябрьдә килә башлаган. Бу хакта "Агентство"га "Аңлы баш тартучылар хәрәкәте"нең (Движение сознательных отказчиков" юридик бүлеге башлыгы Артем Клыга сөйләгән. Аңа кадәр сыену урыны сораучыларга гаризаларының каралуы ничек баруы турында мәгълүмат бирмәгәннәр.
Initiative for Resistance and Dialogues Rу хокук яклау оешмасы вәкиле Никита Кириллов хәбәр итүенчә, соңгы ике айда кимендә биш русиялегә сыену урыны бирмәгәннәр. Satakieli-га шундый тагын ике очрак турында билгеле.
Басма язуынча, 2022 елның языннан башлап Финляндиядән сыену урынын Русиянең барлыгы меңләп ватандашы сораган. Күптән түгел озак вакытлар көткәннән соң аларның берьюлы берничәсенә сыену бирүдән баш тарту турында җиткергәннәр. Сыену сораганда бу кешеләр барысы да үзләрен Украинадагы сугышка мобилизацияләргә мөмкин булуларын сәбәп итеп күрсәткән.
Кириллов фикеренчә, фин хакимиятләре моны Русиядә "өлешчә мобилизация"нең тәмамланган диярлек булуы һәм сыену сораучыларга берни дә янамавы белән аңлата.
Кириллов 2024 елда Финляндиядә русияләргә сыену урыны бирелгән очракларны анализлап караган. Аның әйтүенчә, фронтка мәҗбүри җибәрелү куркынычы янаган бер генә кешегә дә сыену урыны бирмәгәннәр. Хәзерге вакытта Финляндиядә мобилизацияләнү яки гаскәргә чакырылу куркынычы булу аркасында сыену сораган 500ләп русияле кала бирә, ди ул. "Аларның 30лап проценты белән әле беренче әңгәмә дә узмаган, ә 60-70 процентының гаризасы һаман карала", ди Кириллов.
Хокук яклаучылар әйтүенчә, 2024 елда Финляндиядә сыенуны мобилизация белән бәйле булмаган сәбәпләр аркасында сораучыларга биргәннәр. Мәсәлән сәяси эшчәнлекләре белән бәйле сораучыларга.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, русияләр күпләп илдән китә башлады, "өлешчә" мобилизация игълан ителгәннән соң күчеп китүчеләр саны тагы да артты.
- Беренче дулкында китүчеләр башлыча Төркия, Грузия, Европа илләрен, Израилне сайлады. Журналистлар, хокук яклаучылар, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, иҗади интеллигенция – Рига, Вильнюс, Тбилиси, Ереван, Берлин кебек шәһәрләргә күпләп китте. Европа илләре әле ул вакытта Русиядән килүчеләргә капкаларын япмаган иде, кем тели, шулар килә, урнаша алды. Ул вакытта Татарстан белән Башкорстаннан да, Русиянең башка төбәкләрендә яшәүче татарлар да Русиядән китү ягын кайгыртты. Күп түгел, әмма бар иде. Татар белән башкортның беренче агымы Төркиягә юл тотты.
- Мөһаҗирлекнең икенче дулкыны исә Путинның "өлешчә мобилизация" игълан итүеннән соң, сентябрь аенда барлыкка килде. Ике-өч көндә сугышка эләгү һәм чикләр ябылу куркынычы татар белән башкортларны Казакъстан, Кыргызстанга китәргә мәҗбүр итте. Китүчеләрнең зур өлеше Төркиягә китүне хуп күрде.
- 2023 елда исә мөһаҗирлек дулкыны үзгәрешләр кичерде. Виза чикләүләре аркасында кемдер яшәү рөхсәте ала алмыйча кире кайтырга мәҗбүр булды, кемдер башка илләргә күчте.
- 2022 елдан башлап Русиядән күчеп киткән һәм кире кайтмаган кешеләрнең саны - кимендә 666 мең, диелә The Bell басмасы тикшеренүендә. Тикшеренү 70кә якын илнең миграция һәм статистика белешмәләренә нигезләнгән. Журналистлар мәгълүматынча, бу кешеләрнең күпчелеге вакытлы яшәүгә рөхсәт (ВНЖ), озак мөддәтле визалар яки сыену урыны сорап мөрәҗәгать иткән.
- Русия хакимиятләре Украинада сугыш башлангач күчеп китүчеләрнең саны турында мәгълүмат бирми, тик аларның күбесе кире кайтты дип ышандыра. Алар нигездә Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) чик буе хезмәте белешмәләренә генә нигезләнә, ә анда чикне үтеп чыгуларның саны гына күрсәтелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум