Нобель комитеты физиология һәм медицина өлкәсендә бүләк ияләренең исемнәрен атады. 2024 елда бу бүләккә Виктор Эмброс һәм Гэри Равкун лаек дип табылды.
Бүләкне "микроРНК ачышы һәм аларның геннар экспрессиясендә пост-транскрицион көйләү ролен тикшерү" өчен бирәчәкләр.
МикроРНК – рибонуклеин кислотасының кыска молекулаларының аерым сыйныфы. РНК – башка молекулалар белән беррәттән күпчелек геннарның активлыгын билгели. Күп очракларда билгеле бер генның организмдагы теге яки бу күзәнәкләрдә актив булып-булмавы нәкъ менә микроРНКдан тора.
2023 елда медицина өлкәсендә Нобель бүләгенә маҗар галимәсе Каталин Карико һәм американ биохимигы Дрю Вайсман лаеклы дип табылды. Бүләк "COVID-19га каршы нәтиҗәле мРНК-вакциналар ясарга мөмкинлек биргән нуклеозид нигезләре модификациясенә кагылышлы ачышлар өчен" бирелгән иде.
- Физиология һәм медицина өлкәсендә җиңүчеләрне игълан итү Нобель атнасын ачып җибәрә. 8 октябрьдә – физика өлкәсендә, 9 октябрьдә – химия, 10 октябрьдә – әдәбият җиңүчеләре билгеле булачак. 11 октябрьдә Ослода дөнья бүләге җиңүчесен атаячаклар, ә 14 октябрьдә Нобель истәлегенә багышланган икътисад фәне өлкәсендәге бүләккә кем лаек булуы ачыкланачак.
- Һәр категориядә җиңүчеләргә каралган акчалар – 11 миллион швед кроны. Хәзерге курс белән бу бер миллионнан артык АКШ доллары.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум