Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә сәяси сыену сораган Роберт Газыймуллин: "Русиягә кайтсам, мине төрмәгә утыртачаклар"


Роберт Газыймуллин
Роберт Газыймуллин

Тумышы белән Башкортстаннан 56 яшьлек Роберт Газыймуллин Германиядән сәяси сыену сораган. Русиядә аны экстремистлар исемлегенә керткәннәр. Германиягә киткәнче ул Мисыр һәм Украинада яшәп алган. Ни сәбәпле Русиягә кайта алмавын Газыймуллин Азатлык Радиосына сөйләде.

— Мин 1968 елда Уфада тудым. Урта мәктәптән соң кулинар училищены бетердем, аннан армиядә хезмәт иттем. Аннан соң Уфада "Россия" кунакханәсендә якынча биш ел пешекче булып эшләдем. Минем сеңлем мәдрәсәне бетергән егеткә кияүгә чыкты, Булат Сәмигуллин исемле бу егет Тәлгать Таҗетдиннең ярдәмчесе булып эшләде. Аның артыннан мин дә ислам дине белән кызыксынып киттем, кияү белән намаз укый башладым, үземә намаз укучы мөселман хатынны таптым. Аннан балалар туа башлады. Бу вакытта миңа 26-28 яшьләр тирәсе иде. Без мәчеткә йөрдек.

Дингә тирәнрәк кергән саен, андагы җитәкчелекнең өммәткә ничек караганын күрәсең. Шулар арасында күңелсез әйберләр дә булды — хәмер кулланганын да күрдек. Башта, бәлки, болай рөхсәт ителәдер дип тә уйладым. Аннан Коръәндә ярамый дип язылган, дип төрле сораулар туа башлады.

— Хәмер кулланучылар — мәчеткә йөрүчеләрме, руханилармы?

Алар безгә Сөгуд Гарәбстанында бүләк ителгән китапларны сата булып чыкты

— Уфада мәчеттәге рухани җитәкчеләр. Гыйбадәт йортына килүчеләр арасында, табигый ки, төрле кешеләр бар. Берсе берни белми, ә белмәгән кешегә нинди дәгъва була ала — мин үзем шундый булдым. Мәсәлән, Тәлгать Таҗетдин. Аны шулай ук исергән килеш күргәнем булды, ул үзен ямьсез тотты. Миңа "ул чирли, тегеләй-болай" диделәр. Мин тирәнгә китеп тормадым, үзем белән шөгыльләндем, әмма барыбер ниндидер юшкын калды.

Аннары мин хаҗга бардым, 1998 елда Сөгуд Гарәбстаны патшасы чакыруы белән бушлай хаҗ сәфәре оештырдылар. Анда күрдем — безне каршы алган мөселманнар бөтенләй башка иде: алар ачык, безгә бүләкләр, китаплар таратты. Бездәгеләр һәм мондагылар белән булган аерманы күрдем. Безнең белән хаҗга патша бушка биргән юллама белән түләп баручыларны да очраттым. Минем өчен бу шок иде. Ягъни бушлай хаҗ сәфәрен ул вакытта инде сата башлаганнар иде. Бу — бик ямьсез күренеш. Ничек алдыгыз, дип сораштырдык — алар бу кешедән, бу кешедән дип күрсәттеләр. Дин башлыклары бушлай хаҗ сәфәрләрен бирелгән юлламаны сата булып чыкты. Алар бу ачыкланыр дип көтмәгәндер.

Кайткач, алар безгә Сөгуд Гарәбстанында бүләк ителгән китапларны сата булып чыкты. Кыйбат кына бәягә. Ары таба дөрес булмаган гамәлләре тагын да күбрәк чыга башлады, без инде дәшми кала алмадык.

Әмма мондый ачыктан-ачык әйтүче кешеләр, әлбәттә, ачуларын китерә — без канәгатьсезлек белдерә, турысын әйтә башлагач, эзәрлекләүләр башланды: безгә сәлам дә бирми башладылар, йөзләренә чыга иде. Руханиларның хаталарын күрүче — мин үзем ялгызым гына түгел, минем кебек кешеләр тагын да бар иде һәм без ничектер бергәләштек, үзара аралаша, табигатькә чыга башладык. Елгада йөзүләр оештыра идек. Танышлар аша гаилә корып җибәрүчеләр дә булды. Уртак кызыксынулары булган дусларга әйләндек дияргә була. Бер төркем буларак оештык. Вакыт уза торды, шулай ун ел үтте. Ул вакытта ук инде безне кыса башлаганнар иде.

— Ничек итеп һәм кемнәр эзәрлекләде?

Мин икенче хатыным һәм биш бала белән Мисырга күчендем

— Ул вакытта "Газель" йөртә идем, еш кына туктаталар һәм тикшерәләр иде. Үземә каршы ниндидер хәрәкәт барганын сиздем. Шуннан Уфадан Мисырга күченергә булдым. Ул вакытта минем беренче хатынымнан — өч бала, аның белән аерылдым, икенче хатынымнан биш бала бар иде. Мин икенче хатыным һәм биш бала белән Мисырга күчендем. Беренче хатынымнан бер улым инде анда яши иде. Шул ук вакытта Русиягә кайтып-килеп йөрдем. Аннан соң тагын ике бала туды, аларны табарга да Русиягә кайттык. Кайтып йөрсәк тә, башлыча Мисырда яшәдек.

Ни өчен нәкъ Мисырга күченергә булдыгыз?

— Беренчедән, миңа гарәп теленең үзен өйрәнүе кызык иде. Балаларым да гарәп телен белсен, ана сөте белән керсен дип теләдем. Яшем баргач, бөтен өмет балаларда иде. Уфада фатирны арендага бирә идек, мин сәүдә белән дә шөгыльләндем — шул акчага яшәдек. Тормышыбыз җитеш иде.

2021 елда Уфадагы һәм Нефтекамадагы мөселман дусларымның өйләренә килә башладылар. Әйтеп тормыйча, иртәнге дүрттә корал белән 15-20 кеше бәреп керәләр һәм алып китәләр. Кешеләр куркуда. Мин әлеге хәлләр башланган вакытта Русиядән киткән генә идем. 2021 елның 17 гыйнварында Уфадан Казан-Мәскәү аша Мисырга очтым. Навальный (Русия оппозиционеры Алексей Навальный — ред.) кайткан көн икәне истә калган: ул башта Внуково һава аланына төшәргә тиеш иде, ул утырган очкычны кабул итмәделәр, соңыннан Шереметьевога киләчәге билгеле булды — бик күп халык, журналистлар аны көтә иде. Шуңа күрә бу көн истә калды. Ә инде 21е көнне дусларга иртәнге дүрттә килделәр, 10-15 кешене тоткарлап бер өемгә җыйдылар: Нефтекамада — биш кешене, Уфада 5-7 кешене тоткарлап, сорау ала башладылар.

Биш кеше төшеп калды, калган ун кешене, "Әт-Тәкъфир Вәл-Һиҗрә" (Русиядә экстремист оешма танылган оешма) төркемен оештыруда яки аның эшчәнлегендә катнашуда гаепләрен танып, кул куюны таләп итә башладылар. Ягъни үзара аралашкан әлеге кешеләрне бер оешма әгъзалары буларак язарга тырышалар. Шуны искәртеп әйтим: "Хизб ут-Тәхрир", мәсәлән, чын оешма, һәм бу төркем әгъзалары — ул фирка Русиядә террорчы дип танылса да — ягъни никадәр куркыныч эш саналса да, алар анда катнашуларын инкарь итми, алар бары тик "без террорчылык белән шөгыльләнмибез" дигән позициядә торалар. Ә без бер оешмада да тормыйбыз. Тик алар безне "Әт-Тәкъфир Вәл-Һиҗрә"гә кертә.

Тоткарланган мөселманнарга карата эш ачылганмы?

Кайберәүләрне, бәлки, мине оештыручы дип әйтергә мәҗбүр иткәннәрдер

— Алар арасында кемдер басым астында гаебен танып кул куйган, ә кемдер баш тартты да аларны сак астына алдылар. Берсе миңа үзен гыйнвар-февраль аенда салкын бүлмәгә ябып куюларын сөйләде — аны кыйнамаганнар, берни эшләмәгәннәр, ул бары тик салкын зинданда катып утырган. "Иң мөһиме, кул куй, ризалаш, без сиңа берни дә эшләмәячәкбез, утыртмаячакбыз, шартлы хөкем генә булачак" дигәннәр. Ул тыңлап кул куйган, аны чынлап та чыгардылар, кул куйган өчен шартлы рәвештә 3,5 ел бирделәр. Бу — мин белгән кадәр.

Ул вакытта инде куәт оешмасы вәкилләре миңа да чыктылар. Янәсе оештыручы. Мин алар арасында иң олы яшьтә идем, бәлки, шуның өчендер, җитмәсә гарәпчә беләм. Кайберәүләрне, бәлки, мине оештыручы дип әйтергә мәҗбүр иткәннәрдер. Миңа "Э" үзәге хезмәткәрләре шалтырата башладылар, "әйдә, кайт, безнең сиңа җитди сораулар бар" диделәр. Мин, әлбәттә, кайтырга ярамаганын аңладым.

Русиядә танылган хокук яклаучы Олег Орловка яздым ("Мемориал" хокук яклау үзәге рәисе), "менә шундый хәл, мине чакыралар, нишләргә" дип яздым. Алар шөгыльләнде һәм бу теманы белә. Орлов миңа Сергей Давидис ("Мемориал" хокук яклау үзәге юристы) контактларын бирде. Ул, минем Мисырда яшәгәнне белгәч, имин ил түгел дип, Европа иленә барып сыену алырга киңәш итте. Әлбәттә, Русиягә кайтырга ярамый, диде.

Мин ничек кирәк — алай Украинага киттем

Европага ничек эләгергә белмәдем, ә бу карарны тиз кабул итәргә кирәк иде. Русия бирергә сораса — Мисыр шунда ук тотып бирергә мөмкин, диде юрист. Миңа ул вакытта бернинди эш тә ачылмаган иде, әмма мин дусларыма ничек басым ясалганын да күреп тордым.

Мин ничек кирәк — алай Украинага киттем. Одесса янында йорт сатып алдым. Аннары 3-4 айдан Мисырдан хатыным һәм җиде балам минем янга күченеп килде. Без теркәлдек, яшәү өчен рөхсәт алдык — һәм Русия Украинага каршы сугыш башлады. Ул вакытта Украинадан визасыз чыгаралар иде — без Польшага чыктык, аннан Германиягә килдек һәм сәяси сыену сорадык. Ул вакытта да безгә "Э" үзәгеннән шалтырата башладылар, хатыным аша шалтыратып, "без сиңа тегене эшлибез, моны эшлибез, сак астына алабыз, халыкара эзләүгә бирәбез, үзең килеп барысына да кул куйсаң, әле шартлы мөддәт алырга мөмкинлегең бар" дип, ишарәләр ясап, шантажлый башладылар. Мин "Юк" дидем.

Миңа карата җинаять эшен 2022 елның мартында ачтылар. Ул вакытта инде Германиядә идем. Физик һәм психологик басым астында дуслар мине оештыручы итеп күрсәткән, алар да миңа — читтә булгач — сылтап калдыру өчен иң кулай вариант дип уйлаганнардыр. Аларга (куәт оешмаларына — ред.) да пазлның тоташуы кирәк бит: кыскасы, мин алар өчен — иң майлы калҗа идем. Җитмәсә, ул оешма да кайчандыр 1960нчы елларда Мисырда оешкан булган. Мин моның белән кызыксынмасам да, бу хакта менә шулай белергә туры килде. Русия мине читтән торып кулга алу карары чыгарды һәм халыкара эзләүгә бирде. Ләкин 282нче маддә сәяси дип санала, Көнбатыш илләре сәяси маддә нигезендә гаепләнүчеләрне хәзерге шартларда Русиягә тапшырмый.

Башкортстанда тоткарланган кардәшләрегез әле дә сак астында тотыламы?

Алар барысы да Росфинмониторинг исемлегенә экстремистлар буларак кертелгән

— Нефтекама, Уфада тоткарланганнарның барысына да шартлы хөкем чыгарылды, башта оешмада катнашуда баш тартканнарны да төрлечә ризалаштырдылар: кайсын — ни беләндер кызыктырып, кайсына — басым ясап. Берсе бөтенләй юләрләр йортына эләкте, ул дүрт айга якын баш бирмәде. Башта шартлы мөддәт бирәчәкләренә ышанмаган, азакта барыбер кул куйган. Дусларына сөйләвенчә, аны шундый хәлгә җиткергәннәр ки, ул нәрсәгә кул куйганын да белми имзалаган. Кемгәдер — ел ярым, кемгәдер 3,5 ел бирделәр. Иң күбе — өч ел да җиде ай шартлы хөкем бирелде. Алар барысы да Росфинмониторинг исемлегенә экстремистлар буларак кертелгән, мин дә — ул исемлектә.

Җәза мөддәтләре чыкса да, ул исемлектә кала бирәләр — берни сата да алмыйлар, кешеләр алар белән эшләргә теләми, күчемсез милекләре белән берни эшли алмыйлар. Яшәгән урыннарыннан да китә алмыйлар, чөнки һәрвакыт полициягә күренеп торырга кирәк. Кыскасы, җиңел түгел.

— Сез сәяси сыену көтәсезме?

— Әйе, без Германиядә сәяси сыену урынын көтү статусында. Мин башта украиналы буларак килдем, бер ел шулай яшәдем, чөнки бездә Украинада яшәүгә рөхсәте бар иде. Германиядә Украина ватандашлары өчен махсус яклау програмы бар, шуны биргәннәрен көттем. Аннары адвокат сәяси сыену сорарга киңәш итте.

Хокук яклаучыларга мөрәҗәгать иттем, алар мине хуплап хат яздылар, "Әт-Тәкъфир Вәл-Һиҗрә" нинди оешма икәнен тасвирладылар, бу оешманың гамәлдә булмавын, аның катнашучы дип саналган кешеләргә булмаган оешма эшчәнлеге тагылуын яздылар.

Мин сыену сорадым, кабат лагерьда яшәдем. Инде сәяси сыену сораганга — ике ел. Әле тагын шул килеп чыкты: җәй көне безне BAMF (BAMF – Bundesamt für Migration und Flüchtlinge – качаклар һәм мөһаҗирләр белән эшләүче федераль хезмәт) әңгәмәгә чакырган булган, әмма аны ни сәбәпледер алмадык. Күрми калганмы, хат югалганмы... Без кабаттан гариза җибәрдек, кабат әлеге әңгәмәне көтәбез.

Дөресен генә әйткәндә, мин Украинада озакка калырга җыена идем, йорт та сатып алдым, әмма Русиянең гаскәр җыя башлаганын күргәч — ялгышканымны аңладым. Йортны да, машинаны да ташларга туры килде — барысын да калдырып, чыгып киттек. Чикне чыкканда 12 чакрымлап чират иде, без бәләкәй бала белән җәяү киттек, чикне чагыштырмача тиз — бер тәүлек эчендә кичтек. Хәзер Германиядә яшибез.

Без инде монда ике ел, торак сертификаты бирделәр, балалар инде бакчага йөри, мәктәптә укый. Интеграцион курслар уздык, мин дә, хатыным да алман теленнән B1 дәрәҗәсе алдык, мин хәзер B2гә барам. Безнең тел өйрәнү укулары өчен дәүләт түли.

— Балаларыгыз мәктәптә укый, бакчага йөри дидегез. Чит илдә үзләрен ничек хис итәләр?

Инде монда туган оныгыбыз бар

— Биредә безнең белән минем икенче никахтан 7 бала яши, иң зурысына — 22 яшь, иң кечесенә тиздән 7 яшь тула. Олы улым Европа илләренең берсендә яши, өйләнде, баласы туды. Элек күчеп киткән танышларның кызына өйләндердем. Инде монда туган оныгыбыз бар. Ә беренче никахтан туган өч балам да — Русиядә.

Украинада мин гаиләмсез өч ай яшәдем. Алар Русиягә кайтып документлар эшләп килделәр, шул вакытта фатирны сатарга җитештек — хәзер минем калган милек арест астында.

Әлбәттә, Русиядәге Экстремизмга каршы көрәш үзәгенә ниндидер җитди куркыныч оешмаларны юк иттек дип хисап тотарга кирәк. "Хизб ут-Тәхрир"оешмасы әгъзалары белән шөгыльләнәләр иде бит, аларны утыртып бетерделәр бит инде — шуңа күрә хәзер эш күрсәтер өчен үз фикере булган, бер төркемгә дә керми торган кешеләрне эзәрлекләүгә күчтеләр. Русиягә кайтсам — мине һичшиксез утыртачаклар.

"Әт-Тәкъфир Вәл-Һиҗрә" — радикаль ислам оешмасы, аның идеологиясе һәр мөселман "кәферләр" белән җиһад алып барырга тиешлегенә нигезләнә. Ә җиһадны танымаган һәр кеше "кәфер" булып тора. 2010 елда ул Русиядә экстремистик дип танылды һәм тыелды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG