Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров авыл башлыкларына мошенникларга каршы көрәшә башларга кушкан


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

Башкортстанда яшәүчеләр узган атнада гына да акча каеручыларга 27 млн сум күчергән. "Бу акчалар Украина кораллы көчләрен финанслауга китә бит", ди Хәбиров.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республиканың 13 районыннан авыл җирлекләре башлыклары катнаша торган семинарда телефоннан шалтыратып акча каеручылар мәсьәләсендә халыкны хәбәрдар итәргә кушкан. Аның әйтүенчә, узган атнада гына да Башкортстанда яшәүчеләр мошенникларга 27 млн сум акча күчергән. Бу хакта "Башинформ" җиткерә.

"Бу акчалар аннары турыдан-туры Украина кораллы көчләрен финанслауга китә", дигән Хәбиров. Ул җирлек башлыкларына "куркынычның нинди булуын аңларга тиешсез", дип кисәткән.

"Кеше фатирын сата, акчасын җибәрә, ыштансыз кала. Аннан шул ук кеше аңа шалтыратып, бер әйберсез калдың мени, бар шартлат яки ут төрт дип әйтә. Бу тагын да авыррак нәтиҗәләргә китерә. Кызганыч, кешеләр мондый җинаятьләргә барган очраклар бар", дигән Башкортстан башлыгы.

Башкортстан эчке эшләр министрлыгы мәгълүматынча, 2023 елда республикада яшәүчеләр телефоннан шалтыратучы һәм онлайн-мошенникларга өч миллиард сум тирәсе акча күчергән.

"Ә быел миллиард ярым сум җибәргәннәр. Бу акчалар дошман гаскәренә ярдәмгә китә", дип искәрткән Хәбиров.

  • Татарстанда да мондый очраклар булды. Азатлык быел февральдә шундый бер очрак турында язган иде. Казан пешекчесе хәрби комиссариатта "Украина кораллы көчләренә дан" дип кычкырган. Аңа мошенниклар шулай эшләргә кушкан.
  • Полиция белән сөйләшкән вакытында пешекче үзенә бер ай буе "төрле оешма вәкилләре" шалтыратуын әйткән. Алар аның хисабыннан ике миллион сумга якын акча урлаган.
  • 7 февральдә хатынга кабат билгесез затлар шалтыратып, мошенник тоткарланды, ә сезгә аны тану өчен хәрби комиссариатка килергә кирәк диләр. Бинага кертсеннәр өчен аңа "Украина кораллы көчләренә дан" дигән яшерен сүз кычкырырга кушканнар диелә.
  • Шушы сүзләрне кычкыруы өчен аңа "экстремизм" турында административ эш ачылды.
  • Былтыр гыйнвар аенда Чаллыдагы банк бүлекчәләренең берсендә сугышка каршы шигарләр кычкырган хатын-кызны Русия гаскәрен дискредитацияләүдә гаепле дип табып, 25 мең сум штрафка хөкем иткәннәр иде.
  • 45 яшьлек хатын банк бүлекчәләренең берсенә буш пыяла шешә тотып килгән һәм сугышка каршы шигарләр кычкырган. Полиция хезмәткәрләренә аңлатма биргәндә ул моны банкның Мәскәүдәге офисы хезмәткәре эшләргә киңәш итте дигән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG