Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һәвәскәр тәрҗемәче ярдәмендә Telegram интерфейсы татарчага тәрҗемә ителгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хәзер бу эшкә галимнәр кушылачак. Әлегә Telegram-ның көйләүдәге рәсми телләр арасында татар теле юк, аны бары сылтама аша татарчалаштырырга була.

Telegram мессенджеры интерфейсы татар теленә тәрҗемә ителгән. Аны һәвәскәр тәрҗемәче, инженер Илгиз Җиһангиров башкарган. Бу хакта ул 11 сентябрьдә матбугат очрашуында сөйләде.

Аның сүзләренчә, мессенджерны тәрҗемә итү бер елга сузылган. Бу эштә Татарстан фәннәр академиясенең TatSoft хезмәтен, татар теле сүзлекләрен кулланган. Шулай ук тәрҗемәнең бер өлешен ясалма фәһем ярдәмендә эшләгән.

Шул ук вакытта бүген Telegram-ның көйләүдәге рәсми телләр арасында татар теле юк. Мессенджерны әлегә сылтама аша гына татарчалаштырып була.

"Телеграмны ясаучы рәсмиләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк", диде Илгиз Җиһангиров, ләкин кайчан тәкъдим итәчәкләрен әйтмәде.

Хәзер Җиһангиров башкарган тәрҗемә эшенә Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре кушылачак. Бу хакта институтның мөдире Илгиз Халиков белдерде. Аның сүзләренчә, интерфейс тәрҗемәсен фәнни яктан шомартырга кирәк.

— Һәрбер урыс сүзенең татар телендә эквиваленты булмаска мөмкин. Адаптив сүз булуы бар. Бүген неологизмнар күп, һәрбер сүзне дә татар телендә бар дип әйтә алмыйбыз. Тел канунчалыкларына нигезләнеп эшләячәкбез, — диде Халиков.

Илгиз Җиһангиров сүзләренчә, бүген Telegram мессенджерында Татарстаннан 525 чат һәм төркемнәр бар, шуларның 181е татар телендә алып барыла.

  • Моңа кадәр Татарстан Фәннәр академиясе "Яндекс" ширкәте белән ширкәтнең хезмәтләренә татар телен кертү өчен көчләрен берләштерәчәге билгеле булды.
  • Быел июнь азагында гына Google Translate хезмәте үз базасына яңа 110 тел өстәде. Алар арасында башкорт һәм чуаш телләре дә бар. Бу яңалыкны тел активистлары зур вакыйга дип бәяли, бу телләр үсешенә уңай йогынты ясар дип көтә.
  • Русиядә киң таралган Яндекс хезмәте дә милли телләргә караган зур яңалык игълан итте: ул үзенең тәрҗемә хезмәтенә Русиянең 20дән артык телен өстәячәк. Кайбер милли телләр өчен сөйләмне тану һәм сөйләм синтезы кебек нейрочелтәр технологияләре дә өстәләчәк. Беренче чиратта, бу татар теле өчен башкарылачак диелә.
  • Татар, башкорт, чуаш кебек телләр Яндекс тәрҗемәчедә күптәннән бар. Яндекс системында алар Google-га кадәр үк барлыкка килде. Мәсәлән, татар теле Яндекс.Тәрҗемәчегә 2015 елда өстәлгән иде.
  • 2024 ел башында гына татар телендә текстны тавышка һәм тавышны текстка әйләндерә торган хезмәт эшли башлады. Бу эшне Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты башкарды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG