Accessibility links

Кайнар хәбәр

"HBO" киләсе атнада биткойнны уйлап тапкан кешенең "чын исемен" игълан итәчәк


Биткойнны уйлап тапкан кешегә бюст Будапештта 2021 елның 16 сентябрендә куелды. Һәйкәлдә "Сатоси Накамото" дип язып куелган. Бу исем чынлыкта кемгә карый — монысы сер булып кала.
Биткойнны уйлап тапкан кешегә бюст Будапештта 2021 елның 16 сентябрендә куелды. Һәйкәлдә "Сатоси Накамото" дип язып куелган. Бу исем чынлыкта кемгә карый — монысы сер булып кала.

"НВО" телеканалы әзерләгән яңа документаль фильмда биткойнны уйлап тапкан кешенең чын шәхесе игълан ителәчәк диелә. Ул хакта Politico яза. Фильмның премьерасы киләсе чәршәмбе узачак.

Фильм авторлары ясаган нәтиҗәләр дөрес дип кабул ителгән очракта бу дөнья финанс базарларында да, хәтта АКШтагы президент сайлауларында да көтелмәгән реакция китереп чыгарырга мөмкин: яңадан президент кәнәфиенә дәгъва кылучы Доналд Трампны (Республиканнар фиркасеннән) биткойн энтузиастлары яклап килә. АКШның Politico басмасы әнә шундый фараз чыгарган.

"Биткойн" криптовалютасын уйлап тапкан кешенең шәхесен ачыклаучы документаль фильмны "Эмми" премиясенә дәгъва кылган Каллен Һобак төшергән. Моңарчы аның "Q: Into the Storm" дигән сериалы тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары бәяләнгән иде, бу сериалда "QAnon" теориясе авторлары фаш ителә.

Һобакның яңа фильмында биткойнны уйлап тапкан кешенең чын шәхесе ачыклана, дип яза Politico. Хәзер ул кешене Сатоси Накамото дип атыйлар.

  • Сатоси Накамото — 2008 ел азагында биткойн криптовалютасының протоколын уйлап тапкан кеше яки төркемнең тәхәллүсе. Бу исем артында кем яки кемнәрнең торганы әлегә кадәр төгәл билгеле түгел.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG