Казан шәһәрендә эшсезлек күрсәткече рекордлы дәрәҗәдә — 0,2 процентка төшкән, шул ук вакытта шәһәрдә 12,7 мең буш вакансия бар. Бу базар икътисады өчен проблемга әверелде, дип белдерде бүген Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин Казан шәһәр думасы утырышында.
— Базар икътисады өчен бу горурлык түгел. Бүген шәһәр һәм республика хуҗалыгының барлык өлкәләрендә көчле кадрлар кытлыгы белән бәйле проблем бар, — диде ул.
Бүген иң зур кытлык — сәнәгать тармагында күзәтелә. Татарстан хезмәт министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, Казанда бу өлкәдә 12,7 мең вакансия бар. Шәһәр өчен 718 слесарь, 647 монтажник, 646 инженер, 452 машина йөртүче кирәк, диде ул.
Хәзер Казанда уртача хезмәт хакы 88,6 мең, Татарстанда — 70,8 мең сумга җиткән.
Татарстан хезмәт министрлыгы фаразынча, 2030 елга кадәр Казанда 174 мең кадр кирәк булачак. Иң зур ихтыяҗ эшче көчләргә туры килә. Эш белән тәэмин итүчеләрнең гаризаларына караганда, аларга бары тик 13 мең югары белемле һәм якынча 60 мең урта һөнәри белемле белгеч кирәк булачак.
Татарстанда Украина сугышында Русия гаскәренә корал җитештерүче хәрби сәнәгать заводларында эшче көчләргә кытлык зур.
Бу хәрби оешмаларның сугыш өчен туктаусыз эшләвенә бәйле. Җитештерү өлкәсендә гади эшчеләр генә түгел, күпләп инженер һәм югары квалификацияле белгечләр кирәк. Русиядә мигрантларга каршы дәвам итүче сәясәт шартларында вазгыять тагын да кискенләшә.
Шуңа да Татарстан хәзер кадрлар җәлеп итүнең төрле юлларын барлый. Шул исәптән 14 яшьтән башлап үсмерләрне хәрби сәнәгать оешмаларына эшкә җәлеп итәргә җыеналар диелде. Быел Татарстанда студентларны һәм пенсионерларны да эшкә күбрәк ала башлаганнар.
Сугыш шартларында соңгы ике елда Русиядә, шул исәптән Татарстанда һәм Башкортстанда яңа урта сыйныф оешты. Бу — Украина сугышында катнашучылар һәм хәрби заводларда, келәтләрдә эшләүчеләр һәм IT белгечләр. Аларның 200 мең сумлык айлык кереме Русиядә уртача айлык хезмәт хакыннан ике тапкырга күбрәк. Аларның керемнәре менеджерлардан, банк хезмәткәрләреннән артып китте.
Демограф Алексей Ракша аңлатуынча, Татарстанның кадрлар кытлыгына китергән төп сәбәп — демографик упкын һәм 90нчы еллар кайтавазы. Хезмәт базарын хәрби заводларда җитештерү көчәюе, ир-атларны фронтка җибәрү һәм сугыштан, мобилизациядән качу кискенләштерде, дип сөйләгән иде ул.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум