Accessibility links

Кайнар хәбәр

Искәндәр Сираҗи 48 сәгатькә кадәр сак астында кала


Искәндәр Сираҗи, архив фотосы
Искәндәр Сираҗи, архив фотосы

Иреккә чыгу-чыкмау мәсьәләсе бүген хәл ителәчәк.

Танылган журналист Искәндәр Сираҗи 48 сәгатькә кадәр сак астында калачак. Бу хакта аның хатыны Эльмира Сираҗи социаль челтәрләрдә белдерде.

— Кичә (9 октябрьдә) тикшерүче иртәгә (10 октябрьдә) чыгачак дип адвокатка вәгъдә биргән булса да, сүзендә тормады. Искәндәрне чыгармадылар, ул бүгенгә тагын кала. Иртәгә (11 октябрьдә) аның тоткарлануына 48 сәгать була. Шуннан да артыкка аны тоткарларга тиеш түгелләр. Бары тик мәхкәмә карары нигезендә генә аның калу вакытын озайта алалар, — дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, 11 октябрьдә Тикшерү комитетында Искәндәр Сираҗидан кабат сорау алу булачак.

Искәндәр Сираҗи шәхси тормыш турында мәгълүмат җыю һәм аны тарату турында (Җинаять кодексының 137нче маддәсе 1нче өлеше) җинаять эше нигезендә тикшерелә.

9 октябрьдә куәт оешмасы вәкилләре Искәндәр Сираҗи өендә һәм редакциядә тентү уздырды. Журналистның үзен Тикшерү комитетына алып киттеләр һәм аннан соң изоляторга яптылар.

Шул ук көнне Искәндәр Сираҗи ачлык игълан итүен белдерде. Аның хатыны төшергән видеода ул "мондый маддә нигезендә болай утыртмыйлар, мин вакыты чикләнмәгән ачлык игълан итәм", дип белдерде.

Искәндәр Сираҗи – танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе. "Сираҗи сүзе" газеты хуҗасы һәм баш мөхәррире.

Журналистка карата тентү беренче тапкыр гына узмый. 2023 елның 16 ноябрь иртәсендә аның өенә куәт оешмасыннан тентү белән килделәр. Килү сәбәбен Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормаш эшенә бәйле дип аңлатып, рәсми кәгазь күрсәткәннәр. Аның, хатыны Эльмира Сираҗиның бөтен телефоннары, компьютерлары алынды. Тентү "Сираҗи сүзе" редакциясе урнашкан офиста да булды. Аннан да бөтен техника алынды. Берничә көннән соң тентү көнендә Эльмира Сираҗи "Мәдәни җомга" редакциясенә килә алмавы аркасында аңлатма язуны таләп иттеләр. Соңрак ул гариза язып эштән китте.

Ул вакытта Искәндәр Сираҗи эзәрлекләнүе артында президент идарәсе торуын фаразлады. Ул "Сираҗи сүзе" газетында һәм үзенең Telegram-каналында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка язган ачык хат белән мөрәҗәгать итте.

• Соңгы вакытта Татарстанда бәйсез журналистларга һәм журналистикага басым көчәйде.
• 2022 елның 17 августында куәт хезмәткәрләре Казанда Азатлык Радиосы һәм Idel.Реалии белән хезмәттәшлек иткән җиде кешедә тентү үткәрде.
• Азат Европа/Азатлык Радиосының (RFE/RL) Татар-Башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормаш 288 көн Русиядә тоткынлыкта булды. Аны Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" таратуда гаепләделәр. 19 июльдә Татарстан Югары мәхкәмәсе аны 6,5 ел колониягә хөкем итте. 1 августта журналист Көнбатыш илләре, Русия һәм Беларус арасында тоткыннар белән алмашу вакытында иреккә чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG