Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда төрекләргә Каюм Насыйри турында сөйләделәр


Татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри төрки дөньяны берләштерүе турында фикерне барысыннан да алданрак әйтә белде, диелде чарада.

Каюм Насыйриның тууына бәйле бәйрәмнәр, аңа багышланган чаралар Татарстанда гына түгел, Төркиядә дә уза. 14 февраль — татар мәгърифәтчесенең туган көне. Аның тууына — 200 ел. Мөгаллим, әдәбиятчы, нәшир, үсемлекләр белгече, беренче татар календарен булдыручы һәм, гомумән, киңкырлы шәхесне Истанбулда ике көн дәвамында искә алдылар.

Башта Каюм Насыйриның туган көне Истанбулның кырымтатар үзәгендә узды. Анда кырымтатарлар күпләп җыелды, Әнкарадан бу уңайдан чакырылган кунак, җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан чыгыш ясады. Татарстан һәм кырымтатар байраклары булды, Татарстан һәм кырымтатарларның гимннары яңгырады. Конференция барышында башка татар җырлары да яңгыратылды. Кырымтатарлар арасында кемдер Каюм Насыйри турында белгән, кемнеңдер беренче ишетүе булган.

"Туган тел", Татарстан гимны яңгырамады

Икенче көнне исә Истанбулда Төрек дөньясын өйрәнү вакыфы Каюм Насыйрига багышланган конференция уздырды. Биредә башлыча төрекләр килсә дә, татар мәгърифәтчесе турында лекцияне тыңлаучылар арасында татарлар да бар иде.

Чара Истанбул университетының Тюркология тикшеренүләре институтының китапханәсендә узды. Бу китапханәдә вакытында Зәки Вәлиди, Йосыф Акчура ярдәмендә Казаннан китерелгән, галим Николай Катановның китаплары саклана. Китапханә Татарстан байрагы, Каюм Насыйрига багышланган постерлар белән бизәлгән иде. Чара "Истиклял" маршын башкару белән башланды, бу — Төркия өчен гадәти күренеш. "Туган тел", Татарстан гимны яңгырамады. Шулай ук барысы да Каюм Насыйри, вакыфны коручы шәхесләр рухына дога кылды.

Мәтин Көсә
Мәтин Көсә

Чараны вакыфның мәгариф һәм мәдәният бүлеге башлыгы Мәтин Көсә ачты. Ул Төрки дөньяны өйрәнү үзәгенең бераз тарихы белән таныштырып, татарларның бу зур төрки дөньяның мөһим өлеше дип чыгыш ясады.

— Бүген без Идел-Урал төбәгендә яшәп хезмәт иткән галим турында сөйләшәчәкбез. Бу төбәк борынгы тарих, мәдәният белән танылган. Биредә Болгар дәүләте, аннары Алтын Урда, соңыннан Казан, Себер, Кырым, Әстерхан ханлыклары хакимлек иткән. 1552 елда Казан ханлыгы Мәскәү тарафыннан басып алына, татарның бәйсезлеге юкка чыга. Әмма татарлар әлегәчә яшәвен дәвам итә.

Каюм Насыйри — Идел-Урал төбәгендәге төркиләрнең бер асыл заты. Ул киңкырлы шәхес, эшчәнлеге төрле, мирасы бай. Безгә аның кебек мәгърифәтчеләрне өйрәнү, белү мөһим. Без барыбыз да төрки дөньяны берләштерү турында фикерләрне Исмәгыйль Гаспралыга бәйлибез. Әмма күпкә иртәрәк төрки дөньяны берләштерү идеясен нәкъ менә Каюм Насыйри әйткән. Бу да мөһим, — дип сөйләде Мәтин Көсә.

Конференция башында "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин 2025 ел Каюм Насыйри елы дип игълан ителүен белдерде. Ел дәвамында аның шәхесенә бәйле чаралар булачак дип сөйләде. Җыенда катнашучылар каршында чыгыш ясап, 15 февраль — татарлар өчен матәм көне дип тә сөйләде.

Нәкъ шушы көнне 1938 елда төрмәгә утыртылган 9 асыл татарны атып үтерү карары тормышка ашырыла

— Кичә, 14 февраль Каюм Насыйриның туган көне булды, без аны бүген дә искә алабыз. Әмма бүген татарлар өчен — тагын бер истәлекле көн, ул — матәм көне. Нәкъ шушы көнне 1938 елда төрмәгә утыртылган 9 асыл татарны атып үтерү карары тормышка ашырыла. Һади Атласи — мәгърифәтче, тарихчы, милләтче, туранчы, соңгы сулышына кадәр татарның бәйсезлеге өчен көрәшүче шәхес — атып үтерелә. Аның белән бергә тагын 8 кеше — укытучы Гани Алтынбаев, имам Касыйм Исхаков, язучы Фазыл Туйкин, укытучы Кәбир Туйкин, укытучы Сабир Уразманов, имам Бари Фәттахов, хезмәтче Зәкәрия Фәттахов, имам Рәшит Яруллин. Бу кешеләр барысы да — бер көнне татарлык идеясе өчен атып үтерелгән шәһитләр. Аларны хәтерләү мөһим. Узганнарны, шәхесләрне белү кирәк, — диде Нәбиуллин.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Конференциядә Каюм Насыйри турында төп чыгышны Роза Корбан ясады. Ул аның тормышы, кайда, нинди гаиләдә туганы хакында да, кайда, нинди белемгә ия булуын да сөйләде, аерым аның хезмәтләренә дә тукталды. Казанда ул яшәгән йорт сакланып калуы, аның исемендә урам барлыгы, туган авылында исә аның исемендә мәчет булуы, һәйкәл торуын да искә алды.

Роза Корбан Каюм Насыйри төрки дөньяда беренче адымнарны ясаган кеше, дип телгә алды.

Роза Корбан
Роза Корбан

— Төрекләр "Кем ул Каюм Насыйри? Төрки дөньяга ул нәрсәсе белән кызык шәхес " дип сорасалар, мин аны төрки дөньяда беренче энциклопедист, Коръән сүзлеген төзегән беренче галим булуын әйтер идем. Аның хезмәтләре күп, әмма шушылар аеруча барлык төрки халыкларга да әһәмиятле. Каюм Насыйри — телдә, фикердә, эштә берлек фикерендә булган кеше. Ул татар теленең этимологиясенә әһәмият биргән. Төрки халыклар бар да бер тамырдан икәненә басым ясаган, берләшү кирәк дигән фикергә килүе тел, дин берлеге, кардәшлекне аңлау сәбәп булган дип уйлыйм.

Моннан тыш Мостафа Кәмал Ататөрекнең алып барган тел мәсьәләсендәге инкыйлабы Төркиядә мөһим хезмәт булып бәяләнә. Бу юнәлештә чыннан да күп эшләнгән. Телне төрекчәләштерү юнәлешендә эшләгән. Күп кенә галимнәрне бу эшкә җәлеп иткән. Алар арасында Абдулкадыйр Инан да бар. Ә Каюм Насыйри инде XIX гасыр уртасында ук бу эшне башлап җибәргән, — дип аңлатты Роза Корбан Азатлыкка. — Каюм Насыйриның барлык әсәрләре дә әһәмиятле. Төрекләр өчен бигрәк тә соңыннан табылып нәшер ителгән, 2015 елда басылган "Мифтах Әл Коръән" кызыклы булыр дип уйлыйм. Тәрҗемә итәр өчен, китап буларак укыр өчен кызык. Моннан тыш аның тел мәсьәләсендә язылган әсәрләре дә бүген дә — көнүзәк. Аларны анализлау мөһим, кирәк фикерләрне кулланырга мөмкин бүген дә.

Каюм Насыйриның тырышлыгы, эшчәнлеге барыбызга да үрнәк булып тора. Дөнья малына кызыкмыйча, каршылык көтмичә милләтенә хезмәт итүе дә — аның асыл сыйфатларыннан берсе. Әгәр Каюм Насыйри кебек милләткә хезмәт иткән шәхесләребез күбрәк булса, татарлар бүген бу хәлдә булмас иде дип уйлыйм. Бәйсез бер дәүләткә ия булыр идек күптән. Әйдәп баручы халыклар арасында татарлар лаеклы урын алган булыр иде, — дип сөйләде Роза Корбан..

Конференциядә катнашучылар исә Төркиядә Каюм Насыйрины таныту өчен нишләргә мөмкин, Төркия татарлары нинди тырышлык күрсәтә дип тә кызыксындылар. Мәсәлән, һәйкәл, урамга исем бирү кебек мәсьәләләр күтәреләме дип сорадылар. Роза Корбан исә татарлар даими бу юнәлештә эшләвен аңлатты, мисал итеп Әнкарада татар ханбикәсе Сөембикә исемендә күпер ачылуын искә төшерде, бу — татар җәмәгатьчелеге һәм Әнкара хакимияте тырышлыгы нәтиҗәсе, диде. "Әнкара яки Истанбулда Каюм Насыйри исемендәге урам, парк яки башка истәлекле урын барлыкка килә ала" диде ул.

Мәтин Көсә Азатлык Радиосы белән аерым сөйләшкәндә Каюм Насыйриның хезмәтләрен төрле төрки телләргә тәрҗемә итеп тарату мөһим эш булыр иде диде.

Конференциядә катнашучы татар, Истанбулда яшәүче табиб Рәис Мөхетдин исә Каюм Насыйриның ботаника өлкәсендә хезмәтләре кызык, дин эшләрен дә алып барган, дөньяви фәннәрне дә өйрәнә алуы гаҗәп, дип сөйләде Азатлык Радиосына. Аеруча аны җәдитче буларак таныту кирәк, диде.

Рәис Мөхәммәтдин
Рәис Мөхәммәтдин

— Конференциядә кызыксынып тыңладым, гәрчә Каюм Насыйри турында беләбез кебек булса да. Мин үзем дә вакытында дин белемен Казандагы "Мөхәммәдия"дә алдым, әмма бу уку йортына Каюм Насыйриның бәйләнеше булганын белми идем. Каюм Насыйри дини белемне дә арттырган, шул ук вакытта дөньяви фәннәр белән дә шөгыльләнгән. Ничек өлгергән?! Гаҗәп. Аның ботаника буенча хезмәтләре, шифалы үләннәр, татар ризыкларын пешерү рецептларын туплаган китаплары да — хәзинә, — диде ул.

Якшәмбе көнне исә бер төркем татарлар Каюм Насыйрины искә алу белән беррәттән Истанбулда Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура җирләнгән Әдирнәкапы зиратына барды, анда татар шәхесләре рухына дога укылды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG