Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан боралак заводына 400 эшче җитми


Казан боралак заводында. Архив фотосы
Казан боралак заводында. Архив фотосы

Завод Ми-8/17 боралаклары җитештерә.

Казан боралак заводына өстәмә рәвештә 400 эшче кирәк. Бу хакта заводның баш мөдире урынбасары Гадел Шәһимәрдәнов әйткән. "Оешманың ныклы заказлары бар, шуңа күрә эшчеләр һәм инженерлар кирәк", дигән ул. Рәсми мәгълүматка күрә, эшчеләрнең уртача хезмәт хакы 100 мең сумнан артык.

Завод Ми-8/17 боралаклары җитештерә. Алар Русия гаскәрендә кулланыла. Сугышка кадәр оешма елына күп дигәндә 50 боралак җитештереп чыгарган булган. Тик сугыш башлангач эш арткан. 2022 һәм 2023 елларда йөзләп боралак җитештерелгән булса, 2024 елда - 125 данә ясарга ниятлиләр.

Башка хәрби сәнәгать оешмалары да җитештерүен арттыра. Мәсәлән Казан дары заводы үтенече белән шәһәр читеннән Казанга йөрүче электричкаларның җәдвәлен үзгәртәчәкләр. Бу - эшчеләр сәгать иртәнге җидегә эшкә җитешә алсын өчен эшләнә. Моңарчы эшчеләрне вахта автобуслары йөрткән, тик хезмәткәрләр санын арттыргач автобуслар белән генә йөртү авырлашкан.

Шул ук вакытта эшчеләргә кытлык зур. Татарстанның хәрби-сәнәгать комплексына җиде мең эшче җитми. Быел яз көне мондый оешмаларга хезмәткәрләрне хәтта авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә җәлеп иттеләр.

  • Татарстанда эшчеләр җитми. Аеруча, Украина сугышында Русия гаскәренә корал җитештерүче хәрби сәнәгать заводларында эшче көчләргә кытлык зур. Бу хәрби оешмаларның сугыш өчен туктаусыз эшләвенә бәйле.
  • Җитештерү өлкәсендә гади эшчеләр генә түгел, күпләп инженер һәм югары квалификацияле белгечләр кирәк. Русиядә мигрантларга каршы дәвам итүче сәясәт шартларында вазгыять тагын да кискенләшә.
  • Шуңа да Татарстан хәзер кадрлар җәлеп итүнең төрле юлларын барлый. Шул исәптән 14 яшьтән башлап үсмерләрне хәрби сәнәгать оешмаларына эшкә җәлеп итәргә җыеналар.
  • Татарстанда хәрби сәнәгать өлкәсенә караган өч дистә завод бар, боларга өстәп тагын ике меңләп оешма әлеге заводлар белән бәйле яки хәрби заказлар үти. Казанның үзендә генә 25ләп хәрби җитештерү оешмасы эшли. Бүген республикада сугыш өчен киемнән башлап очкычларга кадәр ясала. Күп өлеше радиоэлектроника, авиация җиһазлары белән бәйле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG