Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан үзәгендә Тинчурин театрына яңа янкорма салыначак


Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры бинасы. Архив фотосы
Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры бинасы. Архив фотосы

Яңа һәм иске биналарны җир өсте кичүе тоташтырып торачак.

Казанда Горький урамында урнашкан Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры биләмәсендә яңа дүрт катлы бина салачаклар. Бу хакта "Бизнес Online"га театр мөдире Фәнис Мөсәгыйтов әйткән.

Шулай ук ул театрга капиталь төзекләндерү булачак дип сөйләгән.

Яңа һәм иске биналарны җир өсте кичүе тоташтырып торачак. Яңа янкорманы хәзерге иске кирпеч янкорма урынына салачаклар, бу бина кулланылышта түгел.

"Әлегә проект-смета документларын әзерләү һәм экспертиза уздыру төгәлләнеп килә. Алар төгәлләнгәч кенә күпме акча биреләчәге һәм финанслау чыганаклары билгеле булачак", дип искәрткән мөдир.

Кәрим Тинчурин театрының хәзерге бинасы XX гасыр театрларының үрнәге булып тора. Ул мәдәни мирас объекты. Экспертиза күрсәткәнчә, бинаның төзелеш корылмалары чикләнгән рәвештә генә эшкә сәләтле дип табылган. Түбәсен, инженерия системнарын алмаштырырга кирәк.

  • Элерәк Мөсәгыйтов театрга гримеркалар, декорацияләр саклау бүлмәләре, оркестр репитициясе өчен урын җитми дигән иде.
  • Шулай ук ул Татарстанда татарча опера, мюзикл куярга артистлар җитми, дип тә зарланды. Ул бу хакта "Кара пулат" операсын күрсәтүгә багышланган матбугат очрашуында белдерде.
  • 2023 елда Тинчурин театры "Идегәй" тамашасын күрсәтте. Исемен язмауны сораган бер тарихчы Азатлыкка "Идегәй" дастаны 1944 елдагы карар белән тыелган һәм аны укырга, эзләнергә, язарга ярамаган. Алтын Урда тарихын укучылар эзәрлекләнгән. Бүген алып барылган сәясәт, яшәгән саен, шул чорны хәтерләтә. Шуңа бу дастанның сәхнәгә менүе — шаккатмалы күренеш", дип фикер белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG