Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда БРИКС җыены көннәрендә бюджет оешмаларында эшләүчеләр ял итәчәк


Илюстратив фото
Илюстратив фото

Хосусый оешмаларда эшләүчеләргә дә ял бирергә киңәш ителгән. Моны БРИКС җыены чорында Казандагы "иҗтимагый тәртипне саклауны көчәйтү", "иҗтимагый иминлекне тәэмин итү" өчен кирәк дигәннәр. 

Казанда БРИКС җыены сәбәпле 22-24 октябрь көннәрендә дәүләт оешмаларында эшләүчеләрне ял иттерәчәкләр, аларның хезмәт хаклары сакланып калачак. Хосусый оешмаларда эшләүчеләргә дә ял бирергә киңәш ителгән. Республиканың юстиция министрлыгы президент Рөстәм Миңнехановка имзалату өчен шундый фәрман өлгесе әзерләгән. Документ Татарстан хөкүмәте порталында чыккан, әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.

Моны БРИКС дәүләте башлыкларының очрашуын үткәргән чорда Казандагы "иҗтимагый тәртипне саклауны көчәйтү", "иҗтимагый иминлекне тәэмин итү" өчен кирәк дигәннәр.

Элегрәк Казан мәктәпләренә балаларны ялларга иртәрәк - 21-28 октябрьдә үк чыгарырга киңәш иткәннәр иде. Ә Татарстанның башка мәктәпләрендә көзге яллар ноябрь бәйрәмнәрендә: 1-6 ноябрьдә ниятләнелә. Бу тәкъдимне дә Татарстан мәгариф министрлыгы БРИКС җыены белән аңлатты.

  • Шулай ук быел БРИКС җыены аркасында "Үзгәреш җиле" татар җыры фестивален үткәрмәячәкләр.
  • Казанда БРИКС җыены быел 22-24 октябрьдә үтәчәк. Анда төрле илләрдән 30лап делегация килүе көтелә. Бу вакыйгага әзерлек инде хәзердән үк бара: юллар һәм төрле корылмалар төзекләндерелә.
  • Әмма күсәкнең иң авыр башы Казан федераль университеты (КФУ) студентларына төште. Алар күпләп яшәгән "Универсиада авылы" комплексы БРИКС җыены өчен кулланылышка тапшырылачак. Бу хакта хәбәрләр май ахырында ук ишетелә башлады. Шуңа да алардан тулай торактагы бүлмәләрне бушатуны сорадылар.
  • Хәзерге вакытта бу хәлләргә ризасызлык белдерүче КФУ студентлар аерым оеша башлады. Алар университет җитәкчелегенең карарын гаделсез һәм канунсыз дип саный. 20 июньдә студентлар моңа каршы петиция башлады. "Без саммит (БРИКС) уздыруга каршы түгел, ләкин ни өчен ул шәһәр хакимиятенә түгел, ә университет һәм студентлар җилкәсенә төшәргә тиеш икәнен аңлый алмыйбыз", — диелә аноним мөрәҗәгатьтә.
  • БРИКС (ингл. BRICS — Brazil, Russia, India, China, South Africa) — дәүләтара берлек. 2006 елда оешкан. Аңа иң башта Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай илләре керде, соңрак Көньяк Африка республикасы кушылды.
  • 2024 елда БРИКСка Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре керде. Яңа илләр кушылганнан соң оешма БРИКС+ дип атала башлады. Былтыр Хавьер Милей Аргентина президенты булып сайлангач БРИКСка керүдән баш тартты.
  • БРИКС җыеннарында икътисади, сәяси мәсьәләләр турында фикер алышалар. Берлек халыкара оешма дип саналмый. Аның баш сәркатибе дә, низамнамәсе дә юк. БРИКС эшләрен ел саен үзендә саммит уздыручы берәр ил-әгъза оештыра. 2024 елның көзендә ул Русиядә узачак. Үткәрелү урыны дип Казан шәһәре билгеләнгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG