Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда кондукторсыз түләү системына күчү тәҗрибәсе барып чыкмаган


Зыянга эшләгәннәр. "Бездә юлчыларның кимендә 30 проценты - куяннар. Алар юл өчен түләми", ди ПАТП-2 җитәкчесе Альберт Мөхәммәтшин.

Бүген, 3 июльдә узган брифингта Казандагы 2нче юлчы автотранспорт оешмасы (ПАТП-2) җитәкчесе Альберт Мөхәммәтшин кондукторсыз түләү системына күчүнең тискәре яклары турында сөйләде. Моны 34нче автобуста вакытлыча кертеп караганнар, тик бу зур чыгымнарга китергән.

"Бездә юлчыларның кимендә 30 проценты - куяннар. Алар юл өчен түләми. Тәҗрибә ясап карадык: РКБдан Дәрвишләр бистәсенә кадәр йөрүче 34нче маршрутта кондукторсыз түләү системы көйләнде. Бу маршрутта килгән зарарның күләме өч тапкырга артты. Кондукторсыз түләү системының нәтиҗәләре менә шул", диде ул.

Мөхәммәтшин әйтүенчә, киләчәктә автобусларны шушындый системга күчерергә ниятлиләр. Әмма моңа кадәр билетсыз юлчыларга җәза бирү, компенсацияләр мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Бу юнәлештә эш кануннар дәрәҗәсендә бара, ди ул.

Казанда юлчы ташучы оешмаларга 850 автобус йөртүче һәм 850 кондуктор җитми. Октябрьдә узасы БРИКС җыенына шәһәрдәге 263 иске автобусны алмаштырмакчы булганнар, тик хәзергә исемлектә 157 генә автобус бар. 106сын исә сатып алмаячаклар: автобус йөртүчеләр белән кондукторлар булмагач, билет сатылмаячак, димәк лизингны да түләү өчен акча булмаячак.

Казанда автобус йөртүчеләрнең уртача хезмәт хакы 75 мең сум, кондукторларныкы - 50 мең сум.

  • Казанда беренче кондукторсыз маршрутлар былтыр көз барлыкка килде. Беренче булып 19 сентябрьдә 4нче маршрутның 16 трамвае кондукторсыз гына йөри башлады. Ә 20 сентябрьдә 13нче маршрутның 12 троллейбусы, шулай ук 2нче һәм 3нче маршрут белән йөрүче алты трамвай кондукторсыз түләү системына күчте.
  • Шул ук вакытта Казанда 12 шәһәр маршрутының хәрәкәт итү схумын үзгәртәчәкләр: сигезендә кыскартыла, икесе ябыла, берсе озынайтыла. Шәһәр автобусларының хәзерге хәрәкәт схемы 16 ел буе гамәлдә булды. Үзгәрешләр кертелгәннән соң, Казан автобуслары белән йөрүчеләрнең 30 проценты берничә автобус алмаштырып йөри башалячак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG